Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем кебек матурларны яратырга ярамый». Косметолог кызны кияве кыйнагач, башы шешкән

news_top_970_100
«Минем кебек матурларны яратырга ярамый». Косметолог кызны кияве кыйнагач, башы шешкән
"Татар-информ" архивы

Ростов өлкәсендә яшәүче кыз киявен кыйнауда гаепли. 30 яшьлек Евгения дөньяда иң якын дип санаган кешесеннән зыян күргән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Евгения 33 яшьлек Сергей (исеме үзгәртелә) белән ярты ел элек уртак компаниядә таныша. Алар очраша башлый. Сергей матур итеп йөри, комплиментлар әйтә. Кыз да каршы килми. Ниһаять, ул теләгенә ирешкән – косметолог булып яраткан эшендә эшли, көчле ир-ат та янында.

«Мин аны гомеремнән артык яраттым. Без бергә яшәргә планлаштыра идек», – ди Евгения.

Сергей бик көнче була «Ул минем 2 тапкыр аерылышкан булуымны белә. Мин аннан берни яшермәдем. Улым да бар. Баланы да Сергейдан яшермәдем. Ләкин ул, хатын-кызның ир-атлары икедән артык булырга тиеш түгел, дип әйткәли иде. Мин гаҗәпләндем, ник мине сайлаган соң ул, алайса?» – ди Евгения.

Сергей Евгениянең социаль челтәрдәге сәхифәләрен дә тикшереп тора. «Гел нидер эзли иде», – ди кыз.

«Бервакыт ул минем чәчемә ут төртте, керфекләремне яндырырга маташты. Минем кебек матурларны яратырга ярамый, дип әйтә иде», – ди Евгения.

Ул әле дә Сергейның үзен ник кыйнаганын аңлый алмый. «Мин йокыдан гына уяндым, ул мине кыйный башлады. Өч сәгать кыйнады. Ничек үтермәгәндер, белмим. Сугудан башым шеште», – ди Евгения.

Аннары ул әнисе һәм улы янына чыгып киткән. Әнисе аны хастаханәгә алып барган.

Сергей хәзер гафу үтенсә дә, Евгения аның белән булырга җыенмый. Ул полициягә гариза да язган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100