Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем катнашым юк, мин улымны селкемәдем»: сабый бала үлемендә кем гаепле булган?

Суд 4 бала анасы булган 27 яшьлек Марина Кәримова эшенә нокта куйды. Баласын, тынычландырырга тырышып, селкегәндә, сабый үлгән. Бу – Маринаның бишенче баласы булган. Хатын-кыз гаебен танымаган. Суд тикшерүе турында «Татар-информ» яза.

news_top_970_100
«Минем катнашым юк, мин улымны селкемәдем»: сабый бала үлемендә кем гаепле булган?
Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Суд Яшел Үзәннән 27 яшьлек күп балалы ана Марина Кәримованы 8 елга колониягә озатты. Аны 4 айлык улының үлемендә гаепле дип таптылар.

Бала 2024 елның 6 гыйнварында вафат булган. Тикшерү ачыклаганча, үлем сәбәбе – арка мие җәрәхәте. Әнисе, сабыйны тынычландырырга тырышып, аны шундый көчле итеп селкегән ки, бала организмы түзә алмаган. Кәримованы тоткарлаганнар һәм СИЗОга озатканнар.

Бу фаҗигале вакыйга җәмәгатьчелектә резонанс тудырды. Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин эшне тикшерүне шәхси контрольгә алды.

«Мин үз гаебемне танымыйм»

Гаепләнүче хатынны суд залына куллары богауланган килеш һәм конвой белән алып кергәннәр. Ул үз йөзен камералардан яшергән. Кәримованы гаепләнүчеләр эскәмиясенә утырталар. Барысы да суд процессы башлануын көтә.

Әле процесс башланганчы ук, гаепләнүче алдан әзерләнгән текстын кабатлап утырган. Ул, борчылып, кулындагы кәгазьне кабат-кабат укыды. Журналистларның сорауларына җавап бирүдән баш тартты. Узган суд процессында ул шактый ачык иде.

Бүген исә ул: «Гаебемне танымыйм», – дип кенә әйтте.

15 августта, бу эш буенча беренче процесста, Марина Кәримова әлеге коточкыч көннең нечкәлекләре белән уртаклашкан иде.

Айзатның күзләре ярым йомык иде. Мин аны һушына китерергә тырышып карадым, ясалма сулыш ясадым. Мин тиз генә җыендым да урамга йөгереп чыктым. Ишегалдында яшь пар басып тора иде, мин алардан «ашыгыч ярдәм» чакыруларын сорадым. Бу гыйнвар иде. Без подъездга кердек. Мин баланың исән булуына өметләнгән идем. Янымдагы хатын-кыз мине тынычландырырга тырышты: «Кара әле, ул исән, сиңа карап тора», – диде. Аннары «ашыгыч ярдәм» килде, һәм мин баланы табибларга тапшырдым, – дип сөйли Марина Кәримова.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Бу җинаять эшендә җәзаны йомшарта алырлык факторлар юк»

Процесс башында Марина Кәримованың 3 тапкыр адвокатын алыштыруны соравы билгеле булды. Утырыш көнендә ул элегрәк куелган барлык таләпләрен кире алуны сорады. Яклаучы судтан аның якланучысын адвокатка чыгымнарны каплау бурычыннан азат итүне һәм аларны дәүләткә күчерүне сорады. Кәримованың хезмәт хакы да, тупланмалары да булмау сәбәпле, түли алмавы белән аңлатты.

Аннары сүзне дәүләт гаепләүчесе Константин Чупринга бирделәр. Фикер алышуларда чыгыш ясаганда, ул, гаепләнүченең гаебе шаһитлар күрсәтмәләре, экспертизалар һәм судта тәкъдим ителгән башка фактлар белән исбатланган, дип билгеләде.

«Гаепләнүченең гаебен танымау позициясе, минемчә, җинаять җәзасыннан качу максатыннан, үз-үзеңне яклау ысулы булып тора. Беренчел тикшерү һәм суд тикшерүе барышында ул башка кешеләрне гаепләргә тырышып карады», – дип укыды дәүләт гаепләүчесе.

Ул бу җинаять эшендә җәзаны йомшарта алырлык факторлар булмавын әйтте. Гаепләнүченең хәлен авырайта торган хәл, киресенчә, бар – баланың бик бәләкәй булуы.

Прокуратура вәкиле судтан Кәримовага гомуми режимлы колониядә 11,5 ел җәза билгеләүне сорады.

«Минем катнашым юк, мин улымны селкемәдем»

Шуннан соң суд гаепләнүчегә сүз бирде. Елаган хатын хәтта ачык итеп сөйли дә алмады.

«Минем өчен яклаучымның чыгыш ясавын сорыйм. Яки судны бүтән вакытка күчерүегезне үтенәм, чөнки мин хәзер сөйләшә алмыйм», – дип елап җибәрде ул.

Судья аңа процесска әзерләнергә вакыт булуын искәртте, чөнки узган утырышта аны, фикер алышуларга әзерләнергә кирәк булачак, дип кисәттеләр. Эш материалларын өйрәнү мөмкинлеге бирделәр. Әмма хатын елавын дәвам итте, һәм судья 15 минутка тәнәфес игълан итте.

Процесс яңадан башлангач, Марина Кәримова, ниһаять, сөйли башлады.

«Минем катнашым юк, мин улымны селкемәдем. Әгәр гаепле кеше иректә калса, гадел булмаячак», – диде ул.

Адвокат чыгыш ясаганда, аның якланучысы басым астында үз гаебен тану күрсәтмәләрен биргән, дип белдерде.

«Ул баланы селкемәде, аңа бернинди җәрәхәтләр дә китермәде. Ул баланың үлемендә Ильичев гаепле дип раслый, ул баланы нык селкегән, аның аркасына суккан, чөнки бала елаган, ә ул йокларга теләгән. Ильичев күрсәтмәләре буенча, Кәримова баланы култык астына алган, аны селкегән – бу мәгълүматка тәнкыйди каравыгызны сорыйм, чөнки ул үзе җинаять җаваплылыгыннан китәргә теләгән һәм гаепне Кәримовага сылтаган дип саныйм», – дип, үз дәлилләрен китерде яклаучы.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Ул аның белән шулай уйный иде, тынычландыра иде»

Адвокат сөйләгән Константин Ильичев – ул Марина Кәримованың элеккеге тормыш иптәше. Аның белән «Татар-информ» әлеге эш буенча процессларның берсендә аралашты. Башта ул, баланың әнисе кебек үк, тикшерүчеләр шиге астына эләгә, ләкин соңрак шаһитлар исемлегенә күчә. Аның сүзләренчә, алар Марина белән бер балалар йортында үскәннәр һәм вакыт-вакыт бергә яшәгәннәр. Хатынның тагын 4 баласы бар, әмма алар берсе да аның белән яшәми: кемдер туганнарында, кемдер балалар йортында.

«Ул бала белән стена буенда йоклый иде, ә мин һәрвакыт кырыйда ята идем. Бу көнне мин өйдә юк идем. Соңрак мин подъезд янында «ашыгыч ярдәм» машинасы торганын күрдем», – дип искә ала Ильичев.

Тикшерү версиясе буенча, Марина баланы селкегәндә, Константин аның янында булган. «Ул аның белән шулай уйный, тынычландыра иде. Мин бу вакытта йоклый идем», – дип аңлатты ул.

Ильичев сүзләренчә, Марина Кәримова еш кына башка ирләр белән дә аралашкан, ләкин һәрвакыт аның янына кайткан. Алар еш кына бергә эчкәннәр, ләкин, Константин әйтүенчә, Марина үзенең ана бурычларын намус белән үтәгән.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Мине аклавыгызны үтенәм, мин бала үтерерлек берни дә эшләмәдем»

Үз чыгышын дәвам итеп, адвокат судтан Марина Кәримованы аклауны сорады. Бу сүзләрдән соң, гаепләү ягы реплика белән чыгыш ясады.

«Кәримова үз адвокаты барында күрсәтмәләр бирде, үзен яклавына хокуклары чикләнмәде. Кәримованың үзеннән дә, адвокаттан да нинди дә булса басым куллану турында искәрмәләр, үтенечләр белдерелмәде», – дип белдерде дәүләт гаепләүчесе.

Якларны тыңлап, суд гаепләнүчегә соңгы сүз белән чыгыш ясау хокукын бирде. Ләкин ул, тагын да ныграк елап, яңадан әзер булмавын әйтте һәм процессны күчерүне сорады. Судья аңа әзерләнү өчен тагын 15 минут вакыт бирде.

Шуннан соң ул гаепле түгеллеген белдерде һәм үзенең элеккеге тормыш иптәшен җаваплылыкка тартуны сорады.

«Мине аклавыгызны үтенәм, мин бала үтерердәй бернинди гамәлләр кылмадым», – диде ул.

Судья, карар чыгару өчен, киңәшмә бүлмәсенә китте.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Суд тикшерүе вакытында Марина сөйләгәнчә, баланың хәле начар булуын аңлагач, ул аның белән урамга йөгереп чыга, үтеп баручылардан «ашыгыч ярдәм» чакыртуны сорый – үз телефоны булмавы ачыкланган. Шаһитлардан судта сорау алдылар. Алар ул вакытта сабыйның карашы пыяла кебек булганын әйткән.

Гаепләнүче хатын рәсми рәвештә никахта булган булып чыкты, гәрчә ирен күптән күрмәгән булса да. Аның бердәнбер якын туганы – үги абыйсы бар. Ул бу эш буенча зыян күрүче булып тора. Ул судка бары бер тапкыр гына килгән һәм мораль зыянны компенсацияләү турында үтенеч белдермәгән.

Дәүләт гаепләүчесе Константин Чуприн сүзләренчә, суд тикшерүе вакытында Кәримова берничә тапкыр төрле тарих сөйләгән.

«Җинаять кылу алдыннан ул үзенең тормыш иптәше белән дусларында – Ильичевның дусты һәм аның әнисендә кунакта булган. Кәримова бала үлемендә хатын-кызны гаепли. Әмма бу версия расланмады», – дип сөйләде Константин Чуприн журналистларга.

Улы аның тормыш иптәше кыйнаганга үлгән, дигән сүзләре дә исбатланмаган.

«Эш буенча берничә дәлил җыелды, белгечләрдән, шул исәптән балалар медицинасы өлкәсендә белгечләрдән сорау алынды. Алар законлы йомгаклау карары чыгару өчен җитәрлек күрсәтмәләр бирде», – дип өстәде Константин Чуприн.

Судьяга ахыргы карарны кабул итү өчен якынча 1 сәгать вакыт кирәк булды. Киңәшмә бүлмәсеннән кайткач, хөкемдар Кәримовага гомуми режимлы колониядә 8 ел җәза билгеләргә кушты. Җәза прокуратура сораганча ук кырыс булмады.

«Татар-информ»нан Елена Фенина язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100