Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем җизни чибәр икән...» (Айдар Солтан)

Фәйрүзә белән Динар югары уку йортында укыганда таныштылар.

news_top_970_100
«Минем җизни чибәр икән...» (Айдар Солтан)
Рамил Гали

Тулай торакта оештырылган бер кичәдә Динар сабырлык, тыйнаклык бөркелеп торган, өстенә гади генә булса да бик килешле күлмәк кигән кызга игътибар итте. Шунда ук башына: «Бу кызны гомерлек ярың итеп сайласаң була икән», — дигән уй килде.

Моңа кадәр ул үзенең киләчәк тормышы турында уйламый да диярлек иде. Матурлыгы белән кызларның хушын алуын белгән егет, гел соңгы модалы кием киюче җиңел акыллы чибәркәйләрне алыштырып кына торды. «Яшь чагында күңел ачып калырга кирәк, өйләнер вакыт җиткәч уңган, акыллы кызны сайлап алырмын әле», — дип уйлады ул. Хәзер менә нәкъ шул вакыт җитеп килә, егет соңгы курста белем ала иде. Әти-әнисе дә малайларына укып бетерүгә башлы-күзле булырга кушып гел тукып торалар. Динар үзенә тәрбияле кәләш эзләү эшенә кереште. Һәм Фәйрүзәнең бәхетсезлегенә каршы, беренче күрүдә үк кызны үзенә гомерлек яр итеп сайларга булды.

Артык чибәрләр рәтендә йөрмәгән кыз, егетләр белән танышудан гел читләшә килә иде. Иптәш кызларының күбесе укларын тәмамламаган килеш үк кияүгә чыгып беттеләр, ә Фәйрүзәнең исә дуслашып йөргән егете дә юк. Динар килеп биергә чакыргач, ул югалып калды. Бераз ышанмыйча торды: күп кызларның төн йокыларын качырган егет сине биергә чакырсын әле!

Кыз аз сүзле иде. Шулай да Динарның бертуктаусыз биргән сорауларына сабыр гына җаваплар бирде. Икенче көнне егет аны кинога чакырды. Шулай дуслашып киттеләр.

Фәйрүзә бәхет диңгезендә йөзде. Бүлмәдәш кызлары моңа кадәр күп кызларны елаткан егеттән араларга тырыштылар. Егет йомшак күңелле, эчкерсез Фәйрүзәне рәнҗетеп, йөрәген җәрәхәтләп китеп барыр дип курыктылар.

Аларның куркулары рас килде. Тик соңрак, шактый соңрак. Их шул вакытта киткән булсачы! Кыз бер елар да онытыр, бәхетен башкада табар, ике якын кешесенең хыянәтен йөрәгенә сыйдырырга туры килмәс иде. Нишлисең, язмыштан узып булмый шул...

Берничә айдан Динар булачак кәләшен әти-әнисе белән таныштырырга үз якларына алып кайтты. Алар кызны бер күрүдә үк ошаттылар, улларының шундый акыллы кызны гомер юлдашы итеп сайларга җыенуына куаныштылар. Икенче атнаны кыз егетне үз әти-әнисе белән таныштырыга булды. Авылга кайтып ишек алдына аяк басуга ишектән Фәйрүзәнең унберенче сыйныфта укучы сеңлесе атылып чыкты. Фәридә Фәйрүзәнең капма-каршысы иде. Чибәр, чая, ваемсыз, сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел. «У-у, минем җизни нинди чибәр икән, ападан элек мин очратмаганмын, кызганыч», — дип чыркылдады кыз.

Ата-ана егетне ошаттылар. Тик әни кеше күңеленә: «Артык чибәр икән бу егет, кинодагы артистлар төсле, баламны санга сугып, бер хатынына гына карап торыр микән, әллә башкаларга күз салырмы?» — дигән уй килде. Шулай да кызының күзләрендә егеткә карата чиксез ярату, Динарның карашында кызына буган назны күреп, тынычланды.

Бер айдан гөрләтеп туй үткәрделәр. Яшьләр шәһәрдә яшәп калдылар. Икесе дә эшкә урнашты. Башта тулай торакта тордылар, бер елдан тырышып тапкан акчаларына, әлбәттә инде бераз әти-әниләре ярдәме белән дә фатир сатып алдылар. Куаныч өстенә куаныч булып кызлары туды. Алар бик тату бәхетле яшәделәр. Ике якның әти-әнисе дә алар бәхетенә куанып бетә алмады. Дуслары аларга сокланып, кайберләре исә кызыгып карый иде.

Тик алар бәхетенә көнләшеп караучы бер кеше табылды. Ул — Фәйрүзәнең бертуган сеңлесе Фәридә. Динарны беренче күргән көненнән башлап кыз тынычлыгын югалтты. Мондый чибәр кеше сүзен үлчәп кенә сөйләшә, бизәнә дә белми торган җебегән апасына түгел, ә үзенә булырга тиеш кебек тоелды аңа. Кыз ничек тә аны үзенә каратырга дигән максат куйды. Динар үзләренә кунакка кайткачмы, яки үзе апаларына кунакка баргандамы ничек тә җизнәсенең игътибарын үзенә җәлеп итәргә тырышты.

Фәйрүзә сеңлесенең ире белән чытлыклануын яшьлек җүләрлеге дип кабул итә, шунлыктан аның сырпалануларын артык игътибарга алмады.

Кызына ике яшь тулгач, Фәйрүзә икенче баласын табарга булды. Бу баласын ул никтер авыр күтәрде, гел хастаханәдә, табиб күзәтүе астында ятарга туры килде.

Кызының икенче баласы булачагын белгәннән соң, Фәйүзәнең әнисен гел бер төш эзәрлекли башлады: имеш кызы чокыр кырыенда басып тора, ә кияве белән Фәридә аны чокырга төртеп төшерергә җыеналар. Бала әнисен төртеп төшермәүләрен сорап әтисенең кулына ябышкан. Ана кеше бу төшне күргәннән соң үзенә тынычлык тапмый, ни дип юрарга да белми аптырый, кызы икенче баласын исән-сау табармы дип борчыла иде.

Апасы хастаханәдә ятканлыктан, Фәридә аның нәни кызын карау өчен шәһәргә килде. Һәм аңа ниһаять җизнәсенең кылларын тартып карар вакыт җитте. Динар башта аңа игътибар итмәгән кебек булса да, чибәр кызга битараф түгел иде. Апасы җан газабы белән ир баласын дөньяга китергәндә, Фәридә җизнәсе кочагында иде инде... Аның апасының кискән тырнагына да тормавын белсә дә, Динарның күңеле гел чибәр кызга тартыла, хатыныннан суына бара.

Фәридә бел авылга кайткан арада ничек кирәк алай очрашкаладылар, бергә булу турында хыялландылар. Күңеленә: «Бәхет табу өчен нинди юл да яхшы», — дигән фикер сеңдергән Фәридә апасын, аның ике сабыен бәхетсез итүе хакында уйлап та карамады.

Икенче баласына бер яшь тулгач Фәйрүзә ике баласын алып ире белән туган авылына кайтып берничә көн кунак булып килергә уйлады. Үз машиналары булганлыктан анда кайту әлләни авырлык тудырмый иде. Әти-әнисе бик куанып каршы алдылар. Фәйрүзә туган авылында рәхәтләнеп ял итте, әнисе пешергән тансык ризыклар белән сыйланды.

Фәйрүзә үзен гомерлек җан газабы көтүен башына да китермәде. Бу вакытта ире белән сеңлесе бергәләп качу планын корган иде, аны бу юлы тормышка ашырырга булдылар. Китәр көн җиткәч, Фәйрүзә балаларын киендерә, әйберләрен җыйный башлады. Әти-әнисе күчтәнәчләр хәстәрләделәр. Инде озатырга дип чыксалар, капка төбендә машина да, машинаны карый торуны сәбәп итеп чыккан Динар да, Фәридә дә юк иде... Башта бер урам әйләнеп килергә уйлаганнардыр, дип уйладылар. Кич җитте. Тегеләр һаман юк иделәр. Борчылып беттеләр.

Икенче көнне генә Динар телефоннан шалтыратып хәлне аңлатып бирде. Фәридә елый алмады, күңеле таш булып катты. Әтисе бу хәбәрне күтәрә алмады, йөрәге чыдамады. Хәсрәт өстенә хәсрәт өстәлде...

Фәридә түзде, балалар хакына яшәргә кирәк иде. Әнисе олы баласының хәсрәтен уртаклашырга тырышты, кулыннан килгәнчә ярдәм итте, балаларын үстереште. Фәйрүзә шулай итеп авылда яшәп калды. Еллар үтте, хатынга ике якын кешесенең хыянәтен йөрәгенә сыйдыру бик авыр иде.

Сеңлесе туган нигезгә бүтән аяк басмады. Аның Динар белән яшәвен, балалары булмавын, Динарның эчеп кешелектән чыгуын Фәйрүзә кеше аркылы ишетеп кенә белде. Ул бөтен барлыгын балаларын тәрбияләүгә бирде. Инде балалары үсеп буйга җитеп киләләр. Әниләрен хөрмәт итәләр, борчу китермәскә тырыштылар.

Фәридәнең матур чагы узды, гомер буе кассир булып эшләүдән уза алмады. Балалары үсеп тарала башлагач, Фәридә апасы янына гафу үтенергә кайтты. Әмма салмыш сеңлесен Фәйрүзә өенә дә кертмәде. Тормышын бозган сеңлесен ничә еллар узса да кичерә алмады ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100