«Минем иремнең сакалында эшегез булмасын» - Ләйсән Гыймаеваның ачуын чыгарганнар
Җырчы Ләйсән Гыймаева үзенең сторислары аша язылучыларына, төгәлрәк итеп әйткәндә, тормыш иптәше Булат Бәйрәмновның тышкы кыяфәтенә бәйләнүче язылучыларына мөрәҗәгать яздырган.
Булатка кайберәүләр: «Барысы да шәп, тик бу сакалны кыскарак ясап булмыймы?», «Шул сакалга ут төртәсе килә. Гафу, тик сакал яшь кешегә килешми. Сакал ул намаздагы бабайларда гына күркәм күренә» ише смс-комментарийлар юллый икән.
«Иртә таңнан мондый комментарийлар укыгач, җавап бирәсе килә – минем иремнең сакалында сезнең эшегез булмасын. Ул сезгә түгел, миңа ошарга тиеш», – дигән Ләйсән Гыймаева.
«Мин үз тормышым белән яши торган кеше. Бер кешедә дә эшем юк. Кеше тормышын карап, көнләшеп, гайбәтен сатып, киенгәнен, бизәнгән-бизәнмәгәнен, ябыккан-тазарганын, нинди машинада утырып йөргәнен тикшермим, сөйләп йөрмим. Минем күңел халәтем шундый. Сорамасалар киңәш тә бирмим, һәр кеше үз ялгышларында өйрәнә. Миңа кешенең эчке дөньясын, иман ныклыгын, юмор хисен, күңел байлыгын күрә белү күбрәк ошый.
Гайбәт, кеше тикшерү, кеше сөйләү соңгы елларда безнең гаиләдә чит-ят әйбергә әверелеп бара. Гаилә белән өстәл артына утыргач сөйләшергә күпме темалар бар. Бераз фантазияне генә кушарга кирәк. Бүгенге көн белән яшик», – дип киңәш иткән җырчы.