news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Минем ирем бул!» - Егетләренә тәкъдим ясаган хатын-кызлар тарихы

news_top
«Минем ирем бул!» - Егетләренә тәкъдим ясаган хатын-кызлар тарихы
Фото: © «Татар-информ»

Чаллы хатын-кызлары үзләренең сөеклеләренә гомер юлын бергә узарга тәкъдим ясау тарихларын сөйләгән.

Алла, 24 яшь (4 ел никахта):

Илья белән дүрт ай очрашып йөргәч, туебыз өчен 22.02.2022 көнен бергәләп сайладык. Әти-әниләр белән диңгездә ял иткәндә, «Госуслуги» порталында шул көнгә гаризалар кабул ителүе турында мәгълүмат күрдем. Ильяга шалтыраттым: «Тиз булырга кирәк, югыйсә соңга калабыз!» – дидем. Ул каршы килмәде. Минем җиңел кулым белән барысы да без планлаштырганча узды.

Бүгенге көнгә кадәр иремә: «Мин бит синнән өйләнергә тәкъдим ишетмәдем, зарыгып көткән балдагымны алмадым», – дип исенә төшереп торам. Бу ритуал туебызның биш еллык юбилеенда булыр, дип өметләнәм күңелемдә.

Гүзәл, 49 яшь (10 ел никахта):

Мәктәп дуслары очрашуында сыйныфташым белән мөнәсәбәтләр башланып китте. Бер ел очраштык, минем инде гаилә кору ниятем җитди иде. Өебездә, мулла чакырып, аш үткәрергә җыенганда, мин Кәримгә: «Әйдә, шул көнне никах та укытыйк», – дип тәкъдим иттем. Тиешенчә, ул миңа бүләк – бриллиантлы балдак сатып алды. Кунакларыбыз никах буласын белә иде, барысы да бүләкләр белән килде. Ә ЗАГСка бер елдан соң гына бардык.

Софья, 45 яшь (15 ел никахта):

Яраткан кешем минем янга күчеп килде, беренче никахымнан туган улымны үз итте. Биш ел дәвамында гражданлык никахы белән яшәдек, ләкин ул өйләнергә ашыкмады. Хезмәттәшләрем мине: «Хәл ит, я алга таба бергә яшисез, я юк», – диделәр. Шул ук кичне аңардан: «Без кайчан өйләнешәбез?» – дип сорадым. Ирем, бер сүз дә әйтмичә, өйдән чыгып китте, шалтыратмады да. Ярты айдан соң чәчәк бәйләме белән кайтты һәм тәкъдим ясады. Ә мин аңа бала бүләк иттем.

Ирина, 34 яшь (13 ел никахта):

Өч ел буе Максимнан ниндидер адымнар көттем. «Миңа тәкъдим яса», – дип ялваруны үзем өчен түбәнчелек дип санадым. Шуңа күрә романтик кичке аш әзерләдем, матур күлмәгемне кидем дә: «Минем ирем бул!» – дидем. Ул ризалашты.

Яшермим, башка кызларга егетләре чәчәкләр һәм балдаклар белән тәкъдим ясаганын күргәч, әле дә күңелемдә үпкә барлыгын сизәм. Минем дә шул дулкынландыргыч мизгелне кичерәсе килгән иде! Ләкин иремә бервакытта да бу хакта сүз әйтмәдем һәм әйтмәячәкмен дә. Никахыбызда мин бик бәхетле: ике кызыбыз үсә, ирем мине һәрвакыт хуплый, булыша, иң мөһиме – аның мине ничек яратуын күрәм.

Үз адымым өчен үкенмим: йөрәгем белән сизә идем – егетемне барысы да канәгатьләндерә, әгәр мин бу адымны ясамасам, гаиләсез яшәү гадәткә керер иде. Кызларга киңәшем: сайлаган кешегезгә ышанасыз, гомерегезне аның белән бәйләргә теләвегезне аңлыйсыз икән – үзегез ЗАГСка барырга тәкъдим итегез. Бу аның сезгә карата ниятләре никадәр җитди икәнен тикшерү өчен дә яхшы ысул, – ди ул.

Белешмә: Психологлар раслаганча, ир-атларның 90 проценты танышуның беренче елында сөеклеләренә тәкъдим ясый, 9 проценты – икенче елда, һәм 1 проценты гына – аннан да соңрак.

Чыганак: «Челнинские известия», Лалә Гайфетдинова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар