news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Минем җир»: Авылда фермер хәрбине зиратта җирләргә комачаулаган, каберне кире күмдерткән

news_top

Башкортстанның Бүздәк районының Сабанай авылында җирле фермер махсус операциядә һәлак булган хәрбине авыл зиратына җирләргә комачаулаган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Һәлак булган Рәсим Хәйруллинның туганнары сөйләгәнчә, аны авылга 18 августта алып кайтканнар. Якыннары, зират карап торучы кеше ризалыгы белән, геройны әтисе һәм әнисе янына җирләргә була. Тик кабер казуга җирле фермер – Фәнүз комачаулый, янәсе, ул җир аныкы. Җитмәсә, ул зиратка кешеләр алып килә һәм каберне кире күмеп куя. Бу низаг аздан гына сугыш белән бетми кала.

«Без зиратка килдек, ә анда Фәнүз басып тора, «Бу – минем җир, мин монда әниемне җирләячәкмен», – ди. Мин аңа: «Бу – безнең җир, монда минем әти-әни, әби, туганнарыбыз җирләнгән», – дим. Без сеңелләрем белән елап җибәрдек, ә улым мине яклый башлады. Ә Фәнүз аны сугышырга котырта башлады. «Әйдә, миңа көрәк белән сук», – ди. Миңа сукмакчы булды, теләсә нәрсә әйтте, мине «начар әни» диде», – дип сөйләгән журналистларга һәлак булган геройның апасы.

Бүздәк районы администрациясе «Башинформ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Сабанай авылында хәрби белән хушлашу 19 августта узган. Хәрбине соңга юлга озаткан вакытта фермер катнашында күңелсез хәл килеп чыгуын, аның хәрбинең кабер урынына дәгъва итүен алар да раслаган.

«Авыл администрациясе вәкилләре бу хәлгә тиз арада катнашты, аның гамәлләренең дөрес булмавын аңлаттылар. Ахыр чиктә, махсус операциядә катнашучыны алдан планлаштырылган урынга җирләделәр. Матәм чарасын уздыруга комачауларга теләгән фермерның гамәлләренә хокукый бәя бирү белән хокук саклау органнары шөгыльләнә», – диделәр администрациядә.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 24 август 2024
    Исемсез
    Бу байларның зират эчендә дә үз законнарын төзеп йөрүе, бер дә матур күренеш түгел!!! Үлгән әнисен җир өсендә калдырмаслар, зиратта урын бардыр?! Бәлки әнисенә кадәр ул үзе үләр әле.
  • 22 август 2024
    Исемсез
    Эй, Алла, улгэч ике метр жир житэ дилэр... Шунысы очен дэ талаш!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар