Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем йөрәгем түзмәс иде...» – Алинә Сафиуллина аэропортта булган хәл турында

news_top_970_100
«Минем йөрәгем түзмәс иде...» – Алинә Сафиуллина аэропортта булган хәл турында
Владимир Васильев

Җырчы улы Нариман белән сәяхәттән кайткан вакытта, аэропортта бер күренешне күреп уйга баткан. Беренче карашка гадәти генә кебек тоелган әлеге хәл Алинәдә: «Балаларны ничек итеп дөрес тәрбияләргә?» – кебек җитди сорау тудырган.

«Кайтабыз. Аэропортта утырабыз. Нариман йоклый...

Минем кырыйда бер урын буш иде. Яныма бер хатын-кыз килеп утырды, бездә аларны «кара халык» диләр (кимсетеп әйтүем түгел, милләтен төгәл белмәгәнгә генә әйтүем)... Килеп утырды, артыннан баласы килә. Карап торышка 8-10 яшьләр тирәсе... Әни кеше утырды, бала бераз әнисенең кырыенда басып торды. Аннары стенага сөялеп чүгәләде...

Без булсак, иң беренче баланы утыртабыз. Үзебез басып та торырга мөмкин. Уйлап куйдым: бәлки, аларда ир-атлар шуңа күрә таш астыннан чыккан кебектер? Шуңа күрә эшләүне, гаиләне туендыру ягын кайгырталардыр?

Сез ничек уйлыйсыз? Ничек итеп баланы дөрес тәрбияләргә икән? Элек тәрбия ничек булды икән?

...Алар әле һаман утыра. Әни кеше баласын утыртырга уйламый да. Юк, минем йөрәгем түзмәс иде, мөгаен», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Фото: Алинә Сафиуллинаның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100