Фәйрүзә авылдан шәһәргә педучилищега укырга керергә килде. Дискотекада Назыйм белән танышты. Егет аннан дүрт яшькә олырак. Ул вакытта инде Назыйм укып бетереп, права алган, каладагы автовокзалда автобус йөртүчесе булып эшли иде. Хезмәт хакы да Фәйрүзәне чәчәкләр, бүләкләр белән иркәләргә, кинога, кафеларга йөртергә дә җитеп барды. Нәрсә күрде Фәйрүзә авылда яшәп? Бернәрсә дә күрмәде. Мал-туар, бакча арасыннан башы чыкмады. Ялларда, кичләрне тизрәк уздырырга теләп, клубка чыгыштырды. Шул чакта ук Фәйрүзә «бары тик шәһәр егетенә генә кияүгә чыгам» дип, үз-үзенә сүз бирде.
Ә Назыйм – ир өчен бер дигән кандидат. Әти-әнисенең бердәнбер улы, шәһәрдә өе бар. Хәер, кызга артык тырышырга, әллә нинди хәйләләргә барырга туры килмәде, егет Фәйрүзәгә бер күрүдә гашыйк булды. Еллар буе очрашып йөрмәделәр, эшне тиз тоттылар – озакка сузмый гына өйләнешеп тә куйдылар. Фәйрүзә тулай торактагы бүлмәсеннән кайната-кайнанасы йортына күченде. Яхшы яшәделәр, сүзгә килеп, ачуланышып ятмадылар. Кайнанасы Гөлзифа да өй эшләрен эшләтеп, яшьләрнең башын ашамады, ул эшләми, өйдә генә утыра, шуңа күрә хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә вакыты күп. Иртәдән үк балаларны гел яңа пешкән тәмле коймаклар, ботка белән сыйлый. Оныклар алып кайтуны да озакка сузмауларын үтенә.
Фәйрүзәнең, педучилищены укып бетергәндә, биш айлык авыры бар иде инде. Ул эшләргә өлгермәде, хәер, эшләргә әллә ни атлыгып та тормады.
«18 еллык гомеремдә, кайбер кешеләр гомер буе да эшләмәгәнне эшләргә өлгердем инде мин. Ял да итәсем килә!» – дияргә яратты ул.
Фәйрүзә беренче баласын табып хәлләнеп тә бетмәде, кабат балага узганын аңлады. Кайнанасы өзмәде-куймады, баланы табарга кыстады.
«Фәйрүзә, балакаем, тап. Без баланы карашырга да булышырбыз, акча белән дә ярдәм итәрбез», – диде Гөлзифа апа.
Гөлзифа чыннан да мәрхәмәтле, киң күңелле апа иде. Оныкларын кайгырту аның өчен чын ләззәт булды. Йортларының ишегалдында бәләкәчләре өчен комлык та, атынгыч та, тау да ясатты, аларның тирә-ягына аллы-гөлле чәчәкләр утыртты бәхетле дәү әни.
Әмма бәла килде. Икенче оныгына 1,5 яшь булганда, Гөлзифа апа үлеп китте. Үз йортының ишегалдында чәчәкләрен карап йөргән җирдән инсульт сукты аны. Гөлзифа апаның «аягөсте» генә үләсе килә иде, урынга калып, кеше күзенә карап ятудан бик курыкты ул. Нәкъ шулай булды да. Фәйрүзә кибеттән кайтып кергәч, ишегалдында җирдә яткан әбиләрен торгызырга тырышкан, шыңшый-шыңшый елаган балаларын күрде, әмма соң иде инде.
Кайнанасы вафат булгач, Фәйрүзәгә бигрәк тә авырга туры килде. Шушы вакыт эчендә ул кайнанасына нык ияләште, аны яратты, кызларын карарга да бик булышты шул кайнанасы. Кечкенә балаларга гел күз-колак булып торырга кирәк бит, борылуың гына була, әле урамга чыгып китәргә торалар, әле җирдән берәр нәрсә алып чәйни башлыйлар. Гөлзифа апа да Фәйрүзәне жәлләде, аңа «кызым» дип кенә эндәште, иртән дә аны озаграк йоклатырга тырышты, аның ничек арыганын аңлый иде ул. Ә хәзер Фәйрүзә ике нәни баласы, йорт эшләре, тау кадәр хуҗалык белән япа-ялгызы диярлек калды. Ире дә, кайнатасы да иртәдән кичкә кадәр эштә. Фәйрүзәнең нервалары какшады, гел елады, ире белән ачуланышты.
«Нәрсә телисең соң миннән? Син акчага интекмәсен дип, мин көне-төне эшлим. Әллә, эштән китеп, синең итәгеңә ябышып ятаргамы миңа? Минең ызгышларыңнан гарык инде мин! Хет өйгә кайтма, чистый...» – дип тузынды Назыйм да.
Шундый минутларда Фәйрүзәгә ире дә, кайнатасы да аны аңламыйлар, аңа ничек авыр булганын, аның арыганын күрмиләр кебек тоела. Бөтен хатын-кыз да шулай яши, аңа карап кына бер җирләре дә кителеп төшми әле, дип уйлыйлардыр.
Чираттагы ызгыштан соң, Фәйрүзә әйберләрен җыйды да, кызларын алып, әнисе янына кайтып китте.
«Син үзгәрмичә, кайтмыйм!» – дигән язу гына калдырды иренә.
Бәлки, алар бик яшь булгандыр, бәлки, Назыймга хатыны белән мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен зирәклек җитмәгәндер, ә бәлки алар бер-берсеннән туйган булгандыр...
Менә бер ай да үтмәс, ире аны һәм кызларын алырга килеп җитәр, дип уйлаган иде Фәйрүзә. Ни гаҗәп, Назыйм да шулай уйлады. Берәр ай әнисендә ял итәр дә, кызуын басар да, берни булмагандай кайтып җитәр, дип уйлады ир. Әмма икесенең берсе дә беренче адым ясарга ашыкмады. Икесенә дә болай да рәхәт иде.
Фәйрүзәгә әнисе ярдәм итте, хәер, авылда «нянькалар» җитәрлек инде. Ә Назыймны исә берәү дә «игәүләп» тормады, өенә кайта да телевизор каршына диванга сузылып ята.
Фәйрүзә белән кызларның киткәненә айдан артты. Назыйм яңа мөнәсәбәтләр корып җибәргәнен үзе дә сизми калды. Үзе эшләгән автовокзалдагы диспетчер кыз белән чуалып китте. Тыныч кына, тыйнак кына кыз. Алар ашханәдә гел бергә төшке ашыйлар иде. Берсендә Назыйм аны өенә кадәр озатты. Бер атнадан соң паркта йөрделәр, күңелле итеп аралаштылар. Ландыш Назыймның гаиләсе, хатыны һәм ике кечкенә баласы барлыгын белә. Аңа бу хакта бухгалтериядәге хезмәттәшләре шундук әйтеп куйды. Ә Назыйм исә, хатынының аны ташлап китүен һәм кайтырга җыенмавын әйтте. Күрәсең, ир чынлап та шулай уйлагандыр, ул Фәйрүзәнең иренә үпкәләвен, аруын һәм аның беренче адым ясаганын көтеп ятканын аңламый иде. Ә Фәйрүзә чынлап та аны көтте һәм Назыймның үзен, кызларын алырга килмәвен һич аңламады...
Берсендә Фәйрүзә Назыймга өй телефонына шалтыратты, трубканы кайнатасы алды. Фәйрүзә «кызлар әтиләрен сагынды» дигән сылтау белән сөйләшеп алды.
«Назыйм кайда?» – дип сорады.
Ә Назыйм өйдә түгел иде, төнгә кадәр кайда йөргәнен әтисенә дә әйтми. Кайнатасы Фәйрүзәне дә, оныкларын да бик сагынган иде, әмма Назыйм белән аларның арасына кысыласы килмәде. Оныгы белән сөйләшкәч, дәү әтигә тагын да ямансурак булды.
Ә Назыйм Ландышта кунарга ешрак кала башлады. Аңа кызның шат күңелле булуы, гамьсезлеге ошый иде. Ялларда төшкә кадәр рәхәтләнеп караватта ауныйлар. Телиләр икән – дуслары белән төнгә кадәр күңел ачалар. Назыйм Фәйрүзәне дә, кызларын да сагынды, әлбәттә, әмма, алар киткәнгә, күңел түрендә ниндидер шатлык хисе дә бар иде. Ул аларга гел акча җибәреп торды, бераз соңрак кызларын шәһәргә алып килеп, паркта йөрергә, кино, мультфильм карарга алып барырга да уйлап йөрде. Назыйм Фәйрүзәне кире кайтарырга уйламады, аңа Ландыш белән дә рәхәт. Ул кайчандыр Фәйрүзәне яраткан кебек хәзер Ландышны ярата.
Ландыш һаман саен ешрак Назыймга аерылышу турында сүз кузгата башлады. Ә нәрсәгә? Аңа болай да уңайлы бит. Назыйм да башсыз түгел, Фәйрүзә белән аерылышуга ук, Ландышның үзенә «камыт кидерергә» ашыгачагын белә бит ул. Ә соңгы хәлләрдән соң «нәкъ менә өйләнешү, гаилә кору Фәйрүзә белән аларның мөнәсәбәтләрен бозды, бөтен романтиканы юкка чыгарды» дип уйлый башлады.
Фәйрүзә һәр кич диярлек шалтыратты. Сирәк-мирәк кенә трубканы кайнатасы алды, «Назыйм эштә тоткарлана» дип, улын акларга тырышты. Ә еш кына телефонны беркем дә алмый иде. Трубкадагы бу тынлык куркыта иде аны никтер. Фәйрүзә Назыйм белән аралары тәмам бозылып беткәнен үзе дә яхшы аңлый, әле җитмәсә, әнисе дә гел җанын ашап тора.
«Ну, тиле дә инде син, кызым. Кем ирне шулкадәр озакка калдырып китә инде, җитмәсә шәһәрдә?! Анда кызлар буа буарлык, кыска итәк киеп, бизәнеп-ясанып, арт болгап йөриләр. Холык күрсәтергә уйлаган икән берәү, нәрсә, ризамы инде?» – диде орышты әнисе.
Фәйрүзә кайтып киткәненә чынлап та үкенә башлады. Ул Назыймны «тормыш итәр өчен бик яхшы вариант» дип уйлады. Нәкъ шулай. Күрәсең, мәхәббәт тә, ярату да булмагандыр. Ә нәрсәсе начар моның? Шундый исәп-хисап белән корылган гаиләләр ныграк та була бит әле. Фәйрүзә барысын да уйлаган, исәпләгән кебек тә иде, күрәсең, нәрсәдер дөрес булмаган. Уртак балалары булса да, Назыйм аны алырга килмәде.
Фәйрүзә үзенең дус кызына шалтыратты. Назыйм турында белешергә кушты. Аның Фәйрүзәгә хисләре сүрелүе болай да билгеле инде, әмма аның яңа мөнәсәбәтләр коруы Фәйрүзә өчен бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Моны көтмәгән иде ул. Инде икенче көнне үк ул Назыйм һәм кайнатасы яшәгән йортка килде. Барысы да яхшы кебек кыланды.
«Исәнме, әти. Булды, әниләрдә кунак булдык, җитәр. Кызлар да сезне сагынды, әтиләрен дә бик юксыналар. Бүген иртәрәк кайтыгыз, кичкә берәр тәмле әйбер пешерермен», – диде кайнатасына.
Кайнатасы Назыймның башка хатын-кызы барлыкка килгәнен чамалый иде. Шуңа күрә Назыймның эш урынына шалтыратып, Фәйрүзәнең һәм балаларның кайтуы турында кисәтте, кич өйгә кайтырга кушты.
Назыйм эштән соң өенә кайтты. Фәйрүзә иренең муенына сарылды, әйтерсең аерылышып торган бу 3 ай булмаган да, алар кичә генә хушлашкан... Кызлар да әтиләренең аякларына сарылды, аның яныннан китмәделәр дә... Һәм шунда Назыйм хатынын да, кызларын ничек сагынганын аңлады. Кызлар 3 ай эчендә үсеп киткән, тәннәре кояшта карачутыр булып янган, әллә нинди яңа сүзләр өйрәнгәннәр һәм әтиләрен бик сагынганнар.
Фәйрүзә тәмле кичке аш әзерләде. Әйтерсең, барысы да элекке кебек, ә бәлки, яхшырактыр да әле. Фәйрүзә, ни генә булса да ирен кире кайтарырга, дип карар кылды. Ул Назыймның читтәге «мәхәббәт уенын» белмәмешкә салышты.
Ландыш инде 3 көн рәттән Назыймның болай кына качып йөрмәвен яхшы белә. Төнлә кунарга да килми, ашханәгә дә йөрми... Хатыны әллә нинди тәмле ризыклар тутырып җибәргәч, нишләп ашханәгә йөрсен, ди. Хәер, Ландышта да ашханә кайгысы калмады әле. Ничә көн инде ризык исенә чыдый алмый, бөтен эчен айкалдырып укшыта.
Фәйрүзә, балаларын ияртеп, төш вакытында Назыйм эшләгән автовокзалга килде. Ул Назыймның күп хезмәттәшләре белән таныш, шулар белән матур гына аны-моны сөйләшеп тордылар. Фәйрүзә «ялда булдык, Назыймга тәмле төшке аш алып килдек» дип сөйләнгән булды. Әмма Фәйрүзә монда ирен ашату өчен генә килмәде. 3 ай дәвамында аның ире белән йоклап йөргән хатынны күрәсе килде Фәйрүзәнең. «Гаеп атта да, тәртәдә дә» дигән кебек, бу хәлләрдә ул аларның икесенең дә гаепле булуын бик яхшы аңлый. Әмма Фәйрүзә ул хатынны бөтен җаны-тәне белән күралмады, аннан котылу турында гына түгел, ә аны ире күз алдында изеп-сытып бетерергә хыялланды.
Ландыш Фәйрүзәне һәм кызларны күрде. Назыймның, башын иеп, диспетчерлар бүлмәсе яныннан узганын да күрде. Ул бит аңа «Фәйрүзә башка кайтмаячак, аралар өзелде» дигән иде. Аны гына – Ландышны гына сөюен, аның гына иреннәрен, күзләрен, елмаюын-көлүен яратуны әйткән иде...
Икенче көнне Фәйрүзә кызларын күрше апага кертеп калдырды да, кабат Назыймның эшенә килде. Әмма иренең күзенә күренергә ярамый иде бу юлы. Ул автовокзал җитәкчесе янына килде. Утырды, елады, калтыранган куллары белән яулыгын бөрештереп утырды. Шушында эшләүче бер кызның, әрсезләрчә кыланып, ире белән аның арасына керүен, Назыймны гаиләдән алып китәргә, әле бәләкәй генә булган кызларын әтисез калдырырга тырышуын сөйләде. Кыскасы, хәзерге хатын-кызлар ирле булу өчен бернигә дә карап тормый, дип сөйләнде.
Автовокзал җитәкчесе үзе дә бик гаилә җанлы кеше, шуңа күрә мондый сөйләшүгә бик җитди карады. Назыймны исә эштә хөрмәт итәләр, ул – тәртипле, җаваплы хезмәткәр, эчеп-тузып йөрми. Хәер, Ландыш та яхшылар исәбендә. Фәйрүзә сөйләгәннәрнең дөреслегенә ышанырга теләп, җитәкче бухгалтериядәге бер хезмәткәрдән сораштырып карарга булды.
Бухгалтерия хезмәткәреннән җентекләп белешкәч, Назыйм белән Ландыш арасындагы мөнәсәбәтләрнең хак булуына шиге калмады җитәкченең. Ландыш ирне гаиләсеннән аерырга теләгәнме, әллә Назыйм үзе кыз артыннан йөргәнме – аларын ачыклап тормады ул. Кабинетына Ландышны чакырды һәм мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Өйләнгән, ике баласы булган ир-ат белән очрашып йөргәне өчен Ландышны оялтырга теләде. Үз теләге белән эштән китү турында гариза язарга тәкъдим итте.
Ландышка оят иде. Эштә «этенең дә, бетенең дә» аны сөйләвен, аның турында гайбәт сатуын һәр күзәнәге белән тойды кыз. Кемдер Назыймның хатыны һәм балалары белән калуына сөенеп, Ландышка каһкаһәле елмаеп карады, ә кемдер Ландышны «бәхетсез хатын» дип кызганды.
Эштән китү турында гариза язганда, Ландыш үзенең авырлы икәнен белә иде инде. Закон буенча аны эштән җибәрергә хокуклы булмауларын да белә, әмма аның үзенең бу коллективта эшлисе килми иде инде.
Ландыш кыз бала тапты, суд буенча Назыймнан алиментлар түләттерде. Назыйм бервакытта да кызы белән аралашмады. Кайнатасы вафат булгач, Фәйрүзә иреннән ике кызына васыятьнамә яздырды.
...Бу вакытлардан бирле 30 ел узды инде. Ике ел элек Назыйм да вафат булды. Күптән түгел социаль челтәрдә Назыйм белән Фәйрүзәнең төпчек кызларын Ландышның кызы эзләп табып, аңа аралашырга тәкъдим итте. Ни дисәң дә, алар апалы-сеңелле, әтиләре бер бит.
Назыйм Ландышка һәм кызына карата намуссыз кыланса да, Ландыш кызын бу гаиләгә карата ачулы, нәфрәтле итеп тәрбияләмәгән, димәк. Ә Фәйрүзә... Фәйрүзә нәрсә, ул да гаиләсен саклап калу өчен тырышты. Булдыра алганча, кулыннан килгәнчә көрәште. Аны да гаепләп булмый.