Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем дә үлеп гашыйк буласым килә»: Зәмирә – Макс мәхәббәте

news_top_970_100
«Минем дә үлеп гашыйк буласым килә»: Зәмирә – Макс мәхәббәте
Зәмирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге битеннән

Телетапшырулар алып баручы, журналист Зәмирә Рәҗәпова ире Макс белән яңа торак комплекстан фатир алган һәм шул эмоцияләрдән йоклый алмыйча уйланып яткан. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә ул гашыйк булган мизгелләрен искә алган.

«Бу – 13 ел элек төшкән фото. Мин дә аерылган, ул да аерылган. Мин «снимать» итеп яшәгән фатирдан ипотекага алынган буш фатирыма күчендем, ә ул әнисе белән яши иде. Аның 14нче модельле машинасы, барабаннары... һәм бетте. Минем беренче ирем калдырган зур суммадагы бурычым бар, тагын автокредит һәм ипотека алдым. Ә безгә барыбер иде. Без шулкадәр гашыйк идек ки, безне бу «багажлар» куркытмады. Ул муеннан бурычы булган балалы хатынга өйләнергә булды. Ә мин ул вакытта күпләр тукыган «ни кола, ни двора» дигән кешегә кияүгә чыгарга җыендым.

Кичә мин йоклап ятканда аны кочакладым да, уйга калдым. Әллә фатир алудан эмоцияләр йоклатмады, әллә аруым җитмәгән. Бу елларда без 2 бала алып кайттык, өй салдык, ипотеканы яптык, кредитларны түләп бетердек, дөнья күрдек, акча эшләргә өйрәндек, мөмкинлекләрне киңәйттек», – дип язган ул.

«Матурлар. Минем дә үлеп гашыйк буласым килә. Эх!» – дип язган җырчы Алинә Сафиуллина.

Матур гаиләгә бәхетле тормыш теләгәннәр, шулай ук «Авыл кызы, авыл кызы бит син! Көчле дә, усал да син, ягымлы да син, үткен дә, мөлаем да, сөйкемле дә, уңган да, мәхәббәтле дә син, Зәмирә!», «Молодец син, горурланам синең белән», «Сезне күзәтергә яратам», – кебек комментарийлар да бар.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 19 май 2024
    Сирень
    Көнләшәсең Зәмирә бәхетеннән
  • 21 июнь 2023
    Исемсез
    шундый отвратительный парочка , эле пиариться итэргэ дэ яраталар, кешенен кунелен болгатып
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100