news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Минем белән тагын 50 ел...»: Җәвит Шакиров хатынына урманда мәхәббәт аңлаткан

news_top
«Минем белән тагын 50 ел...»: Җәвит Шакиров хатынына урманда мәхәббәт аңлаткан
Фото: Җәвит Шакировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Юмор остасы Җәвит Шакиров белән аның тормыш иптәше, җырчы Зөлфия Шакирова татар эстрадасының үрнәк парларының берсе. Җәвит Шакиров хатынына шигырьләр дә багышлый, матур сүзләрен дә кызганмый. Һәм менә ул урманда, беренче чәчәкләрне тотып, хатынына мәхәббәт аңлата.

Җәвит Шакиров хатынының алдына килеп тезләнә дә: «Зөлфия, тарихи мизгел. Ярату хисләремне Ишимбай урманнарында аңлатыйм әле. Мин сине үлеп яратам. Минем белән тагын бер 40-50 ел яшәргә ризамы?» – дип сорый ул хатыныннан. «Белмим шул», – дип көлә Зөлфия Шакирова. «Рәхәтен күр, киләсе елга кадәр сакла», – дип, Җәвит Шакиров хәләленә чәчәк бәйләмен тоттыра..

«И, маладис та инде сез, Җәвит абый. Тагын шулай озак еллар бергә, исәнлектә, тигезлектә яшәргә язсын сезгә», «Әле дә син бар әле хатынны үлеп яратырга өйрәтүче. Озын гомерләр сезгә», «Тигезлеклектә картлыкка җитәргә насыйп булсын», – дип сокланган бу парга язылучылары.

Шул ук вакытта яз көне урманда талпан кадалу куркынычы булуы турында кисәтүчеләр дә табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар