Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем башка төшмәде!» — Татарстанда метеорит күргәннәр

Йолдыз атылу турында социаль челтәрләрдә шаяртып язалар.

news_top_970_100
«Минем башка төшмәде!» — Татарстанда метеорит күргәннәр

17 ноябрь кичендә Татарстанның, Чувашия, Марий Эл, Удмуртиянең кайбер районнарында яшәүчеләр күктә «шартлау» күрә. Караңгы күктә кисәк кенә якты шар барлыкка килә, ул очып үткәч, күк кабат караңгы булып кала.

«НЛО» дип шаяртып язалар социаль челтәрләрдә. Кайберәүләр шартлау тавышын да ишеттек ди.

Җир шары 30 ноябрьгә кадәр Леонида метеор агымына кергән, 17 ноябрьдә бу агымның уртасына туры килә. Шуңа күрә кичә һәм бүген метеоритлар, татарча әйтсәк, йолдыз атылу күренергә мөмкин.

Йолдыз атылганны язучы Зиннур Тимергали дә күргән. «Арча белән Мари Республикасы чигендә метеорит шартлады. Борчылмагыз минем башка төшмәде», — дип шаяртып яза ул.

«Нинди метеорит?! Сезгә күк капусы ачылган бит!!! Белми калгансыз!» — дип җавап биргән Нәзифә Кәримова.

«Марсианнар безнең бай һәм изге Татарстанны яулап алырга телиләр! Безнең пенсияне һәм минималканы кесәләренә салырга уйлаганнар! Ләкин безнең баш командующий дошманнарга юл бирмәгән!!!» — дип киная белән язып куйган Рамай Юлдашев.


https://www.youtube.com/watch?v=D9RCubRvt0Q&feature=youtu.be
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100