Минем әтием – Хабибрахманов Рамил Габдерәшит улы, Кукмара районының күмәклектән таркалу чорында үзен саклап исән калган һәм бөтен тирә-якта авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдәге уңышлары белән дан тоткан «Урал» күмәк хуҗалыгында баш агроном булып эшли. Менә 23 ел инде үзенә тигән зур йөкне, җигелеп, оста тарта.
Мин мәктәптә укыйм. Беркөнне: «Әтиең кайда эшли?» – дип сорады бер апа.
– Колхозда агроном ул, – дим.
– Әй, рәхәт кеше икән, «кыш көне агроном бул, җәй көне укытучы бул» диләр бит, – диде бу.
Юк, килешмим бу сүзләр белән, чөнки, үземне белә башлаганнар бирле, әтинең эшсез өйдә утырганын күргәнем юк. Кышынмы ул, җәенме, һаман йөгереп барып машинасына утыра да эшкә чаба.
Әни сөйли: «Кечкенә чагыңда, җәй көне урак өстендә, иртән тордың да «әни, безнең әти бездә торамы соң ул, бер дә күргәнем юк бит минем аны, сагынып беттем инде» дип әйтәсең», – ди. Әтиебез иртүк басуларга китә икән дә, тамак ялгарга да кайтмыйча, шунда комбайннар янында эш оештырып, кичен соң гына, без йоклагач кына кайта икән. Ничә еллар шулай кыр кешесе, басулар хуҗасы булып яши бит инде.
«Кышын агрономга эш җиңел» дигән сүз дә минем әти турында түгел.
Әтинең кышкы чордагы бер көнен күзәтергә булдым. Аның өчен йокыдан бик иртә торырга кирәк инде, булырмы икән? Сәгать иртәнге 6да сикереп торсам, әтидән җилләр искән. Тәрәзәгә күзем төште: җил-җил атлап, әти кайтып килә. Колхоз идарәсендә председатель янында иртәнге «наряд»та булган икән. Мин чәй эчкән арада, әти тагын юкка чыкты. Ә-ә, әнә, чаңгы алып, машинасына салып маташа. Тиз генә киендем дә янына чыктым. Көләсем килеп китте.
– Чаңгы ярышына барасыңмы әллә, әти? – дим.
– Юк, кызым. Тагын да ашыгычрак эшем бар әле. Басуларга барып, уҗымнарның кар астында ничек кышлап ятуларын карап кайтам, – ди.
Бераздан, «әйбәт кышлыйлар әле» дип, шатланып кайтты да, тиз-тиз ашап, бәрәңге, ашлык саклана торган колхоз складларына китте. Мин дә аңа иярдем әле бу юлы.
Әй. Күп икән монда эш. Әнә бер җирдә язгы чәчүгә орлык сортлыйлар, машиналар шау-гөр килә. Берсе туктап калган икән, әти аны көйләп җибәрде. Орлыкны кулына алып, тикшереп карады. Беразын пакетка салып, кесәсенә тыкты.
– Тавыкларгамыни анысы, әти?
– Өйдә туфраклы әрҗәне күрдеңме, шунда чәчеп, тишелдереп карарга кирәк моны, кызым.
Шулай, эшләүче кешеләр белән киңәшеп, тиешле күрсәтмәләрен биреп йөргәндә, көзен җыеп алган бәрәңге уңышын сатып алучылар килде. Әти шунда китте. Әйбәт сортлы бәрәңгегә кызыгучылар күп икән. Мин шуннан өйгә кайтып киттем. Әнигә дә йортта булышырга кирәк бит. Ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 2нче сыйныфта укучы сеңлемә дәрес хәзерләргә булышасым да бар.
Әти белән кичке аштан соң рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырырмын әле, дисәм (ул, йомшак тавыш белән, үз эше турында шундый тәмләп сөйли, тыңлап туя алмассың) өстәлгә бер төргәк кәгазьләр, журналлар чыгарып салды.
– Нәрсәләр инде бу, әти, кич белән? – дим.
– Иртәгә отчёт җыелышы колхозда, эшләгән эшләр турында чыгыш ясыйсы бар, шуңа әзерләнәм, кызым.
– Иртәгә вакытың булмасмы соң?
– Иртәгә Кукмарага киңәшмәгә барасы, бөрсекөнгә Казанда авыл хуҗалыгы машиналары күргәзмәсенә барып, үзебезгә кирәклеләре юкмы икән, күреп кайтасым бар. Алардан башка ашлык үстереп булмый ул, кызым.
Әти белән аның үткән тормыш юлы турында иркенләп сөйләшеп булмады бу көнне. Ярар, бер булыр әле. Мин беләм бит инде, күргәнем бар, аның белән машинага утырып язгы басуга чыкканда, ямь-яшел уҗымнарны бармаклары белән сыпырып куйганын. Җәй көне кырлардан әнигә чәчәк букеты җыеп алып кайтканын; ашлык өлгергән басуга барып, башакларны учында уып, иснәп караганын; без «кар күп ява» дип зарланганда, «эх, басуларга дым була» дип шатланганын.
Шунда туып, шунда үскән, шул җирне йөрәге белән яраткан чын җир кешесе шундый буладыр инде ул...
Әй, әти! Исән-сау бул инде. Сиңа шулай озак еллар, йөгерә-йөгерә, ялкынланып эшләргә язсын. Өйдә күп күренмәгәнеңә дә үпкәләмибез инде. Синдәй әтиебез булуга горурланабыз. Синең кебек тырыш кешеләр бөтен илне ипекәй белән туендырганын да аңлыйбыз. Үзебездә дә синең сыйфатларың тамыр җәйсен иде...