Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минем әти бул! (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Флүсә 6 яшьлек ул Әмир белән туган авылында яши. Алар яшәгән йорт Флүсәнең әбисеннән калды. Әбисе вафатыннан соң, бу йорт буш торды. Флүсә, кабат туган авылыма яшәргә кайтырмын дип, уйлап та карамаган иде.

Әмма, ире белән аерылышканнан соң, башка барыр җире булмады хатынның. Фатир яллап тору кыйммәт, аның укытучы хезмәт хакы белән буй җитмәслек купшылык иде ул аның өчен. Ә аңа улын үстерергә кирәк. Хәер, авылда аларга җиңелрәк тә булыр, чөнки анда Флүсәнең әтисе белән әнисе дә яши бит әле. Әмиргә дә күз-колак булырга кеше бар.

Әмир – тиктормас, шук-шаян малай. Үз ягымлы, итагатьле бала, әмма чып-чын ташбаш инде, артыннан карап кына өлгер! Гел нәрсәдер уйлап табып кына тора. Әле берәр җиргә менеп китә, әле берәр шуклык эшләп куя, берәр нәрсәнең ничек төзелгән белергә теләп, сүтеп ташлый... Кыскасы, җимерелми торган әйберләрнең дә эчен тышка әйләндереп куя.

Аңа әти җитми. Нишләп башка балаларның әтиләре бар, ә үзенеке булмавын аңламый ул. Үзенең әтисе булуын бик тели шул сабый.

Әбисе белән бабасы да шушы ук авылда яши. Әмир аларда еш кунак була. Бабасы да оныгын бик ярата, гел ниндидер кызыклар сөйли, нәрсәгәдер өйрәтергә тырыша. Ләкин Флүсә алар белән яши алмый. Анда, әти-әнисе янында, аның энесе дә гаиләсе белән яши. Хәзер энесе авыру, ул үзе дә кеше ярдәменә мохтаҗ.

Менә шулай Флүсә әбисенең иске генә йортында яши башлады. Монда инде күптәннән ремонт булганы юк. Җиңелчә генә буяу-бизәү эшләрен Флүсә үзе дә эшли ала, ә менә түбәне, болдырны карау, койма-капка тоту... Боларын ир-ат кулыннан башка эшләрлек түгел шул. Алардан да мөһимрәге бар әле – өйдәге электр чыбыгын карарга кирәк. Монда инде берничә ел кеше кулы тимәгән, бернәрсә каралмаган. Ә электр чыбыгы – җитди һәм куркыныч нәрсә. Коридорда ут кабызгач, түшәм астында ниндидер очкыннар чыга, чытырдый башлый. Болай итеп янгын чыгару да озак эш түгел. Ә Флүсәнең баласы бар. Ул Әмиргә коридорда утны кабызмаска куша. Тиз арада кемне дә булса табып, бу чыбыкны каратырга кирәк.

Ә Флүсәләрнең күрше ихатасында гына яңа йорт төзиләр. Яшь эшмәкәр аларның авылында ферма төзи икән, ә бу ихатаны үзенә йорт салу өчен сатып алган.

Өе зур, матур. Ул анда бөтен нәрсәне үзе эшли, фермадагы эшчеләр әллә нидә бер, ярдәм кирәк булганда гына килеп китә.

Флүсә күршесеннән ярдәм сорап карарга булды. Һәрхәлдә, аның электригы бардыр әле.

Күршесенең исеме Ринат икән, Флүсәнең гозерен кире какмады, ризалашты. Үзе кереп карарга булды. Өйдәге электр чыбыклары бик мөшкел хәлдә булып чыкты, аларны әллә кайчан алмаштырырга кирәк булган инде.

Флүсә ризалашты. Болай әйбәтрәк тә әле, ул кадәр куркыныч та булмас. Ә соңыннан бераз ремонт ясап алырга да булыр.

Ринат чыбыкларны алмаштырырга керде. Ә Әмир аның яныннан бер адымга да китми. Янында бөтерелеп йөри, мең дә бер сорау бирә, үзенчә булышмакчы була, Ринатка эш коралларын биреп тора, әле аларның исемнәрен дә, кайсысының нәрсә өчен кулланылганын да истә калдырырга тырыша.

Ә Ринатка кызык, ошый аңа бу ташбаш малай. Бик ошый! Ә Әмир менә нәкъ шушындый әти турында хыяллана. Шундый ук әйбәт, булдыклы әтисе булсын иде аның да. Кычкырмый, ачуланмый, ә барысын да аңлатып сөйли, күрсәтә торган әти кирәк аңа. Хәтта нәрсәнедер үзенә эшләп карарга да рөхсәт итә торган әти...

Икенче көнне Ринат тагын керде. Ә Әмирнең «балтасы суга төшкән». Кичә кич бабасының ишегалдыннан иске велосипедны алып чыкты Әмир. Йөреп карарга. Әмма бу – олылар велосипеды, Әмирнең буе җитми. Рамы югары, велосипед үзе дә зур. Әмма малай, педальләрне әйләндерү өчен, рам аркылы аякларын керткән. Ләкин болай бару да авыр. Өстәвенә, велосипед үзе дә авыр бит әле, болай итеп, рульгә дә үрелеп җитеп булмый. Әмма Әмир ничек итсә итте, аның барып чыкты. Шулай итеп урамны берничә мәртәбә әйләнде. Әмма, үрдән төшкәндә, велосипед кызулап китте, Әмир туктый алмады, кеше коймасына килеп бәрелде. Велосипедның тәгәрмәче кәкрәйде, руле дә ничектер каерылып чыкты. Ә Әмир үзе тезләре җимерелеп, уч төпләре сыдырылып, ямь-яшел булып, зеленкага буялып, өйдә ята. Әнисе мәктәпкә китте, ә улына үзе кайтканчы өйдән чыкмаска кушты. Әле бит бабасы сәпит турында берни дә белми... Аннан да эләгәчәк бит әле...

Ринат абыйсы ватылган сәпитне төзәтергә вәгъдә итте. Ә әлегә икесе бергә өйдәге эшләрне дәвам иттеләр.

Флүсә кайткач, аларны кичтән пешереп куйган пирог белән чәй эчерде. Ринатка улы майтарган хәлләрне сөйләде, гел ниндидер хикмәтләр ясап торуына зарланып алды. Һич тә караусыз калдырырлык түгел. Әз генә күрми калсаң, шундук нидер китереп чыгара.

Ринат аңа да велосипедны төзәтергә вәгъдә итте. Бабасының Әмиргә үпкәләвен теләми иде ул.

«Аның үзенә велосипед алсаң да ярар инде инде. Балаларныкын. Ошый икән, рәхәтләнеп йөрсен», – диде Ринат.

«Кирәк тә соң, күптән сорый инде ул. Һич кенә дә җаен чыгарып булмый бит әле... Миңа әле ремонт ясыйсы, өйне тәртипкә китерәсе бар бит. Монда әле электр чыбыгыннан башка да әллә никадәр эш бар. Түбә дә, болдыр да ишелергә тора. Җимерелгән баскычта Әмир аягын сындыра күрмәсен дип куркам, ул бит атлап йөри белми, чаба гына, аяк астына карамый. Шуңа әле велосипед алырлык хәл юк. Ярар, соңрак булыр», – диде Флүсә.

Ринат чыбыкларны урнаштырып, тоташтырып бетерде. Флүсәдән акча алмады. Флүсә аңа акча тәкъдим иткәч, хәтта ачуы да чыкты. Ул бит аңа күршеләрчә ярдәм итәргә генә теләде. Берәр вакыт аңа Флүсәнең ярдәме кирәк булса, ул да Ринаттан акча алмаячак бит инде.

Велосипедны да төзәтеп бирде. Түбәне рәтләргә дә ярдәм итте, үзендәге бер эшчене җибәрде, тегесе барысын да эшләп бирде. Яңа болдыр да ясады. Ә Флүсәгә уңайсыз иде никтер. Ул күршесенә ничек тә рәхмәт әйтергә тырыша. Берәр тәмле әйбер пешереп, Әмирне кертеп җибәрә яки Ринатны үзләренә дәшә. Флүсәнең дә аңа ярдәм итәсе килә. Өендә, ихатасында булышырга кирәкмиме дип, гел сорап тора. Әгәр Ринат аннан акча алмаган икән, ул да аңа ничектер ярдәм итәргә тиеш бит инде.

Ринат үзе дә малайга ияләште. Әмир хәзер гел Ринат абыйсы янына керә. Аңа өендә «булышырга» тырыша. Ә Ринат аңа кадак кагарга өйрәтә, ышкы белән ничек эшләргә икәнен дә күрсәтә. Мондый мизгелләрдә Әмирнең башы күккә тия инде. Ул хәзер гел Ринат тирәсендә бөтерелә, хәтта аның белән берничә мәртәбә фермасына да барды.

Ә Ринатка Әмирнең әнисе дә бик ошый. Әмма бу хакта әйтергә никтер кыюлыгы җитми әле. Нишләптер, Флүсә бик кырыс кебек тоела аңа.

Ә берсендә Ринат шәһәргә китте. Һәм Әмиргә өр-яңа велосипед алып кайтты. Әмир сөенеченнән кулларын чәбәкли-чәбәкли сикергәләде. Әмма менә әнисе генә нишләптер куанмады. Хәтта, киресенчә, үпкәләде һәм ачуланды. Велосипедны аласы килмәде, Ринаттан бүләген алып китүен һәм башка беркайчан да болай эшләмәвен таләп итте.

Ринат та үпкәләде. Берни дәшми генә чыгып китте.

Ә Әмир соңыннан Ринат абыйсы янына кереп китте. Елап беткән сабый. Ринат баланы тынычландырды. Ә Әмир нәни куллары белән Ринатны кочаклап алды. Шундый рәхәт, тыныч иде иргә бу мизгелдә. Ә Әмир күзләренә тутырып карады.

«Ринат абый, син хәзер мине ташламыйсың бит, әйеме? Синең гел минем янда булуыңны телим... Син минем әти була алмыйсыңмы? Әйдә, минем әнигә өйлән әле, ул әйбәт. Чып-чын әйтәм. Ул болай гына усал кебек күренә, ә чынлыкта ул бик әйбәт. Мин беләм. Аның берүзенә генә минем белән кыен бит. Аның төннәрен ничек елаганын беләсеңме? Мин үзем берничә тапкыр күрдем. Сорап та карадым, миңа үпкәләп елыйдыр, дигән идем. Ә ул мине үзенә кысып кочаклый, үбә, елмая, ә үзе нигәдер елый...» – диде Әмир.

«Синең минем әти булуыңны телим...» – диде соңыннан, пышылдап кына.

Ринат та баланы кочагына алды.

«Мин дә телим бит, Әмир... Чынлап әйтәм. Сиңа бер сер әйтимме – миңа да синең әниең бик ошый бит. Ә мин аңа ошамыйм бугай шул... Минем бит аны үпкәләтәсем килмәгән иде. Сиңа бүләк ясыйсым килде. Нәрсәсе бар инде аның? Яхшылык эшләргә теләдем. Әниең белән бүген кич сөйләшергә, аны яратуымны әйтергә теләгән идем. Мин дә бергә яшәвебезне телим. Менә кара әле», – диде дә Ринат кесәсеннән кечкенә генә, матур тартмачык алды. Ачты, ә анда – бик матур йөзек.

«Менә аңа тәкъдим ясарга теләгән идем. Миңа кияүгә чыгуын сорыйсым килде. Аның – минем хатыным, ә синең минем улым булуыңны телим. Әмма вакыты бүген түгел бугай. Ә син борчылма, яме. Әниең тынычлансын да, мин аннан аның белән сөйләшәчәкмен. Барысы да яхшы булачак. Кайгырма!» – диде Ринат.

«Юк! Әйдә хәзер үк безгә керәбез. Аңа барысын да хәзер әйтәбез. Әни анда борчылып ята бит, мин беләм. Кычкыра, ачулана да, ә аннары үзе борчылып, елап йөри. Ул гел шулай. Әйдә киттек, Ринат абый!» – дип, Ринатны кулларыннан тарткалый башлады Әмир.

Флүсә белән Ринат шул ук кичне дуслашты. Улы өчен бүләк итеп алып кайткан сәпитен дә кабул итте. Әмма башка мондый кыйммәтле бүләкләр алмавын үтенде, һичьюгы башта үзеннән сорарга кушты. Ә Ринат аңа җавап итеп мәхәббәт аңлатты. Тәкъдим ясады, йөзек бүләк итте.

Флүсә югалып калды, оялды, кыенсынды. Ә Әмиргә нәрсә? Ул сөенеченнән кулларын чәбәкләп, әнисе белән Ринат абыйсы тирәли бөтерелде.

«Ура! Әни, ризалаш инде, без риза, дип әйт!.. Ура, хәзер минем дә әтием бар! Хәзер син минем әтием!» – дип бәхетеннән кычкырды сабый.

Ул Ринат абыйсының кулларына сикереп диярлек менде, аны муеныннан кочты һәм әле байтак вакыт сөенеченнән «Ура!» кычкырды, көлде.

Ә Флүсә белән Ринат аңа карап елмайды. Флүсә Ринатның тәкъдименә ризалашты. Ниһаять, алар хәзер чын гаилә булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100