news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Минем аркада күтәрелдең»: Милли әйберләр остасы Ильмира Нәгыймовны дорфалыкта гаепли

news_top
«Минем аркада күтәрелдең»: Милли әйберләр остасы Ильмира Нәгыймовны дорфалыкта гаепли
Фото: © «Татар-информ»

Эксклюзив милли киемнәр һәм кул эшләнмәләре ясаучы Илүзә Мөбәрәкҗанова җырчы Ильмира Нәгыймованы дорфалыкта, сүгенү сүзләре кулланып сөйләшүдә һәм биргән вәгъдәсен үтәмәүдә гаепләп чыкты.

Ильмира Илүзәдән «Татар кызы» клибын төшерү өчен төрле кул эшләнмәләре, милли стильдәге киемнәр алып торган. Моның өчен Илүзәгә яхшы итеп реклама ясарга вәгъдә иткән. Ләкин, клип төшерелеп, сөйләшенгән кадәр реклама куелмагач, Илүзә җырчыга янә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Илүзә сүзләренчә, нәкъ менә шул вакытта Ильмира аңа чын йөзен күрсәткән дә инде.

Бу тарихны башыннан ук сөйләргә кирәктер инде. Инде күптән минем Ильмира белән хезмәттәшлек итәсем килде. Ул миннән кул эшләнмәсе сайлап алды. Мин аны җырчыга концертында бүләк иттем һәм бер ай дәвамында реклама ясаганын көттем. Ләкин бер ай узуга ул миңа кул эшләнәмәсен ошатмавы һәм кире кайтарырга теләве турында язды. Әлбәттә инде, реклама ясамады, мин дә бу хакта оныттым, - ди ул.

Күпмедер вакыт узгач Ильмира Илүзә белән үзе элемтәгә керә. Кул остасыннан интернетта бик тә популяр булып киткән «Татар кызы» җырына клип төшерү өчен милли киемнәр биреп торуын сорый.

Мин аңа кул эшләнмәләремне алып килдем. Ильмира янына аның фанаты, үземнең иптәш кызым белән килдем. Дус кызым аңа чәчәк бәйләме тапшырырга һәм иҗаты өчен рәхмәт әйтергә теләде.

Ә инде икенче тапкыр әйберләрне илтергә барыр алдыннан Ильмира миннән иптәш кызым белән килмәвемне сорады. Ирең белән килсәң яхшырак булыр диде. Бу инде минем өчен беренче билге булды.

Мин аларга бөтен сөйләшенгән әйберләрне дә алып килдем. 6 күлмәк, 3 түбәтәй, кофталар, кыскасы 40 мең сумлык әйбер. Ильмира миңа клип төшергән көнне әле билбаулар да кирәк булуын язды. Эштән китеп, билбаулар да илттем. Шушы урында иң кызыгы башланды. Ильмира миңа реклама ясарга вәгъдә биргән иде. Мин аны сторисларымда билгеләп куйдым, ул бу сторисны үзенә күчереп куйды. Бу реклама дип саналамы? Ничек уйлыйсыз? Өченче тапкыр сторис куяр вакыт җиткәч, ул аны ясады. Ләкин ул көнне аның сәхифәсендә шундый күп сторислар иде. Күп кеше, мөгаен, аны карамый да үтеп киткәндер.

Бер атна узгач мин аңа: «Башка реклама булмыймы, бәлки үзегез киеп тә реклама ясарсыз?» - дип сорадым. Ул шунда ук миңа шалтыратып, сүгенү сүзләре белән кычкыра башлады. «Син минем аркада күтәрелдең, беркем түгел идең. Мин сине судка бирәм, син миңа реклама өчен акча түләячәксең. Мин сиңа барлык барлык әйберләреңне дә кире кайтарам», - дип җикеренде.

Дөрес, шуннан соң безнең аралашу мессенеджерларга күчте, ул сүгенгәне өчен гафу үтенде, бөтенләй башка кешегә әверелеп сөйләшә башлады, - ди Илүзә.

Кул остасы сүзләренчә,Илүзә - Ильмира дорфа итеп аралашкан беренче кеше түгел. Аның язылучылары арасында да Ильмира белән низагка кергән шактый кеше табылган.

Ильмира белән бәйле ситуацияне сөйләгәннән соң миңа йөздән артык хат килде, Ильмира күпләр белән шулай эшләгән икән. Мәсәлән, популярлашып киткән «Татар кызы» җырының авторы Энҗе миңа үзе язды. Үзен сториста билгеләвен сорагач, Ильмира аңа да шалтыратып, начар сүзләр әйткән, башка шалтыратмаска, язмаска кушкан. Үзен тынычлыкта калдыруын сораган. Илмира аның 3 җырын җырлый. Аларның берсе – Гүзәл Уразова белән башкара торган «Татар кызы» җыры өчен ул аңа 10 мең сум акча түләгән. Ләкин бу факт Ильмирага кешеләр белән шулай аралашу хокукы бирми.

Ильмира Зарина Асылкаева белән дә конфликтка кергән иде. Мин ул чакта моны хайп дип кабул иттем. Кичә Зарина белән аралаштым, ул да минем сүзләремне җөпли ала.

Кыскасы, зыян күрәсегез килмәсә, Ильмира белән бәйләнмәгез. Аны инде үзгәртеп булмаячак , - дигән Илүзә Мөбәрәкҗанова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар