Миңа 20 яшь. Икенче курста укыйм, әни һәм энеләрем белән бергә яшим. Барысы да яхшы кебек, тик менә әнием бишенче баласына авырлы! Бер ел элек ниндидер ир-ат белән танышты, аңа кияүгә чыгарга теләгән иде… әмма тегесе каядыр китте һәм юкка чыкты. Әни башта депрессиягә бирелде, ләкин соңыннан бала көтүен белде һәм хәзер бик бәхетле.
Мин гаиләмне бик яратам. Әмма башка булдыра алмыйм.
Мин тугыз яшемнән энеләремне карый башладым. Иртәдән кичкә тикле ишегалдында уйнар урынга, мин аларның асларын алмаштырдым, юындырдым, ботка пешердем, зурракларына дәресләрен әзерләргә булыштым, түгәрәкләргә йөрттем, чөнки әни эшли. Кечеләрен хастаханәгә йөртәм, мәктәпкә ата-аналар җыелышына йөрим, хуҗалык эшләрен карыйм. Үземә вакытым юк та диярлек, дус кызларым да, йөргән егетем дә, яратып шөгыльләнгән шөгылем дә юк. Бала караудан, хуҗалык эшеннән башы чыкмаган кыз белән кем аралашсын, дус булсын инде?
Әнинең миңа мөнәсәбәте мине «үтерә». Аның мине болай гына, сәбәпсез генә кочаклаганын, хәлләремне белешкәнен «берәр җирең авыртмыймы, кызым?» дип сораганын хәтерләмим. Мин гел «олы бала», «икенче әни» булдым. Тик мин дә бит бала… идем.
Ә хәзер әни кабат йөкле. Бөтен туганнар котлый, бу юлы кыз тууын тели. Ә мин «Юк! Минем тагын бер бала карыйсы килми! Укыйсым килә. Үз тормышымы яшисе килә», дип кычкырырга телим.
Бер тапкыр булса да иртән уянып кеше турында уйламыйча, тагын кайсысы ач икән, кайсысы чирли икән, кайсысы дәресен әзерләмәде икән, дип уйламыйча гына яшисе килә. Мин арыдым, үземне карт хис итәм. Ә миңа нибары 20 генә яшь бит!
Бер елдан лекцияләремне өйрәнер урынга, кабат бала коляскасы белән утырырмын, тагын бөтен мәшәкать минем җилкәгә өеләчәк, дип куркам.
Әнигә нәфрәтләнеп яшисем килми. Аның бер генә мәртәбә булса да минем хакта да уйлавын, минем өчен борчылуын телим. Минем бушлай няня түгел, ә әнинең кызы, баласы буласын килә.
Бу баланы карарга җыенмыйм дигәч, әнидән шелтә-зар гына ишеттем.
«Ничек шулай дип әйтә аласың? Мин сине ялгызым үстердем, ике эштә эшләдем, барысын да сиңа бирдем. Минем өйдә яшисең, мин сине ашатам, киендерәм. Сине аякка бастырдым, ә син рәхмәт тә әйтмәдең, гел зарланасың», – дип ачуланды.
Мин дә үземнең кичерешләрне аңлатып карарга тырыштым, тик кая ул, әни ишетмәде дә.
«Син миңа җиңел, дип уйлыйсыңмы? Мин сезнең өчен тырыштым, таңнан төнгә кадәр борчу-мәшәкатьтә! Ә син үзең турында гына уйлыйсың!Мин булмасам син нишләргә җыенасың соң? Үз башыма үстергәнмен инде сине. Шушы сүзләреңнән соң ничек бала табыйм? Борчылудан мине үлсен дисеңме әллә? Әгәр балага ул-бу булса, бел, синең намуста булачак!» – дип тузынды гына.
Миңа нибары 20 яшь, ә мин тормыштан арыдым инде. Бик тә күченергә хыялланам, тик шәһәрдәге тулай торакка алмыйлар. Аннан, энеләрем дә жәл инде, мин дә булмасам, алар ятим балалар кебек булачак.
Башка әти-әниләргә шуны әйтәсем килә: сез үзегез өчен бала табасыз, ә әби-бабай, олы балалар өчен түгел. Сезнең балалар – сезнең бурыч.