Тугач та нәни Айдаш әбисе Фагыйлә тәрбиясендә калды. Малайның әнисе үз вакытын әрәм итәргә теләмәде һәм каядыр китеп югалды. Фагыйлә апа кызын эзләмәде, ул вакытта да, хәзер дә аннан ярдәм сорамады. Әлбәттә, авыр вакытлар булды, әмма Фагыйлә апа бар көчен йодрыгына төйнәп, оныгын тәрбияләүне дәвам итте. Ни гаҗәп, Айдаш хәтта әнисе белән кызыксынмады да, аның кайда булуын да сорамады, бары тик үзен яратып, кайгыртып яшәүче әбисе барлыгына куанды.
Айдаш бераз үсә төшкәч, әбисенә ярдәм итә башлады. Өйдәге вак-төяк эшләрне эшләүдән чирканып тормады малай. Керләр юып карамады әле, әмма ашарга пешерергә ярдәм итә, савыт-саба юа, өйне җыештыра иде. Айдаш балачагыннан ук әбисенә кыен булуын аңлап үсте. Фагыйлә апа бу хакта оныгына әйтмәде, билгеле, әмма барасы да сүзсез дә аңлашыла шул. Еш кына тәрәзә янына утырып уйга чума әбисе, соңыннан халат кесәсеннән кулъяулык чыгарып, күзләрен сөртеп ала.
Оныгы сораштырганда ул бары тик күзгә чүп керде дип кенә әйтә иде. Оныгы бу сүзгә ышана кебек тоелды аңа. Айдаш ышанган кебек башын гына кагып куя. Ә үзе инде үскәч эшли башлаячагы турында планнар кора, әмма аңа хәтле ерак әле, ә акча белән проблемалар инде хәзердән үк башланды.
Шулай һәр тиеннәрен санап яшәделәр алар. 12 яше тулгач, Айдаш дусларыннан эш белешә башлады. Кемдер машина юарга тәкъдим итеп карады, әмма анда кечкенә балаларны алмыйлар шул. Моның чыннан да шулай булуына ышаныр өчен Айдаш үзе автомойкага барып кайтты. Анда хуҗаны тапты да күз яшьләре белән эшкә алуын үтенде.
«Бер елдан кил. Балаларны алырга ярамаса да, сиңа искәрмә ясыйм. Әллә әниең ярдәм итмиме?» – диде хуҗа кеше.
«Әни ташлады безне. Мине әбекәй карый, ә әнине беркайчан да күргәнем булмады. Минем акча эшләп, әбигә бирәсем килә», - диде Айдаш.
Фагыйлә карчыкның да сәламәтлеге какшый башлады. Ул пенсиясенең яртысын диярлек даруларга тота, шуңа күрә оныгына тәмле әйберләр дә бик ала алмый. Әмма Айдаш моңа үпкәләми, чөнки үзе дә акчаны саклап, кысып тотарга кирәген аңлый иде. Ул бер елның тизрәк узуын, автомойка хуҗасының үзен эшкә алуын зарыгып көтә иде. Дөрес, ул бу хакта әбисенә берни әйтмәде, чөнки белә, ул аңа рөхсәт итмәячәк.
Ул бер елны Айдаш заяга уздырмады. Гел күнегүләр ясап торды, аңа чыныгырга кирәк иде. Сулы чиләкләр күтәреп йөргәндә арыдым дип зарланып йөрмәс бит инде! Җәй көне, килешенгәнчә, ул мойкада эшли башлады. Баштагы мәлләрдә ачуланганнарына да түзәргә туры килде, машиналарны дөрес юарга шундук өйрәнеп булмый, өстәвенә монда затлы машиналарда бай кешеләр дә килә. Машинаның буявын кырмас өчен бик сак булырга кирәк.
Хуҗасы да малайны хөрмәт итте, Айдаш күпме генә түләсәләр дә риза иде. Ул акчаны ала да, хуҗасына рәхмәт әйтеп кесәсенә салып куя. Һәм бу эшне ул уку белән беррәттән алып барды. Айдашның машиналар юып йөргәнен хәтта укытучылар да белмәде, әгәр бу хәбәр аларга барып ирешсә, Айдаш эшләгән акчаларын күрмәс иде. Әле әбисенә дә сораулар булыр иде, чөнки Фагыйлә карчык оныгына опекун булырга үзе теләк белдерде. Әгәр әбисе шулай эшләмәгән булса, Айдаш балалар йортына эләгер иде.
Фагыйлә карчык оныгының эшләп йөргәнен чамалый иде. Айдаш тәмле әйберләр дә сорамый башлады, үзен бер дә акчасызлыктан тилмергән кеше кебек тоймый. Соңыннан өйдә өстәмә азык-төлек тә барлыкка килә башлады, хәтта ит тә ашый башладылар. Айдаш азык-төлек алуда хуҗасыннан ярдәм сорый иде, чөнки әле үзе эшкә урнашуы турында әбисенә әйтергә курка. Ләкин берсендә әбисе үзе оныгыннан сорады, шунда Айдашның сере тишелде дә инде.
«Улым, әйт әле, син дәресләреңне калдырмыйсыңмы? Мин җыелышларга сирәк барам, аякларым авырта. Әгәр начар укуың беленсә, тиле кыяфәтендә каласым килми бит», - диде әбисе.
«Юк, әбекәй, миннән беркем дә зарланмый, мин әйбәт укыйм. Ә буш вакытта мин эштә» – диде Айдаш. Ниһаять, ул күпме вакыт әбисенә әйтергә куркып йөргән серен әйтте. Ни гаҗәп, Фагыйлә карчык оныгын орышмады.
«И, улыкаем, акчасыз яшәү авыр да шул, әмма сиңа эшләргә иртәрәк бит әле. Әниең кайткач, аңа нәрсә дип әйтермен?» – диде әбисе.
«Аңа бернәрсә дә әйтергә кирәкми. Шушы вакытка кадәр кайда йөргән, шунда йөрсен!» – диде Айдаш.
Айдаш әнисенең ташлап киткәнен үзе аңлады. Ул бит мәктәптәге башка балалар белән аралаша, аларны әти-әниләре ничек тәрбияләгәнне күрә ул. Бу бик зур аерма. Ә язмыш Айдашка күп сынаулар әзерләгән, ул аларны лаеклы узып бара, холкын чыныктыра.
Әнисеннән башка тәрбияләнеп, Айдаш бөтен дөньяга ачулы булыр дип уйлаган иде әбисе, әмма үз-үзен тотышы артык җитди булса да, ул мөлаем, ачык күңелле бала. Айдаш 14 яше тулганда бер нәрсәне анык аңлаган иде: әгәр ул барысын да үзе эшләмәсә, ярдәм көтәр җир юк һәм көтмәгәндә берәр бәла килеп чыга калса, хәзер аның янында булган кешеләр барысы да юкка чыгачак. Малай моңа берничә мәртәбә инанды инде. Классташларына өй эшләрен әзерләргә ярдәм иткәне булды, ә үзе автомойкада соңга калып эшләргә өлгермәде. Әмма беркем дә аңа өй эшен күчерергә бирмәде. Янәсе, алар да үзләре эшләгән. Нәтиҗәдә, укытучы Айдашка «икеле», ә калганнарга «бишле» куйды.
Менә шул вакытта Айдаш чын дусларның санаулы гына булуын аңлады. Ә калганнар бары тик танышлар гына һәм аларга ышанырга ярамый, ярдәм кулын да иң соңгы чиктә генә сузарга кирәк.
Мойкада эшләгән елларда аңа күп нәрсәгә өйрәнергә туры килде. Машиналарны дөрес юарга гына түгел, ә үзеңә дусларны дөрес сайларга кирәгенә дә төшенде малай. Мойка хуҗасы бик аралашучан кеше булып чыкты. Эштән соң бераз салып алса, ул Айдаш белән сөйләшеп утыра иде. Һәм бу юлы да алар арасында ачыктан-ачык сөйләшү булды.
«Менә Айдаш, мин яхшы кеше булгач, мине файдаланырга була дип уйлыйсыңдыр инде? Юк, минем баш артында тагын бер күз бар һәм минем артта ниләр майтарылганын белеп торам. Кешеләрне китап укыган кебек укырга өйрән син, егет. Кеше үз-үзен сөйләшү һәм гамәлләре ярдәмендә сата ул. Моны гел исеңдә тот, шул вакытта син алга таба нәрсә булачагын белеп торачаксың һәм сине беркем дә алдый алмаячак. Миндә тагын берәр ел эшләсәң, минем киңәшләрне ятлап бетерерсең әле», – дип күз кысты мойка хуҗасы.
Дулкынланудан Айдаш бу сөйләшү турында әбисенә дә әйтте.
«Ул кешегә эшкә урнашып дөрес эшләгәнсең, улым. Хуҗаң синнән күпкә өлкән булса да, сиңа ышана һәм дөрес киңәшләр бирә. Әмма үзең дә йоклап йөрмә. Тирә-якта мәкерле, астыртын кешеләр бик күп ул, андыйлар синең юлдан язуыңны көтеп кенә тора», - диде әбисе.
«Мин берәрсеннән куркырга тиешме?» – дип сорады малай.
Шушы мизгелдә әбисе аңа иң мөһим һәм кирәкле киңәшне биргәндер, мөгаен.
«Син кемне телисең, шуны тыңлый аласың, теләсә кем белән сөйләшә аласың, әмма бары тик үзеңә генә ышан, улым! Һәр кешенең дә караңгы ягы була, бер генә гөнаһсыз кеше дә юк бу җирдә», - диде әбисе.
«Син дәме?» – дип елмайды Айдаш.
«Дөрес, мин дә гөнаһсыз түгел. Ә син бик акыллы. Дөрес юлны сайлый алдың. Ә менә әниең ялгышты, ярамаган эш эшләде», - диде Фагыйлә карчык.
Айдаш кабат аның турында ишетте. Әйтерсең, әбисе аңа бу сүзләрне мәҗбүри тагарга тырыша иде, ә Айдашның әнисе турында бер сүз дә ишетәсе килми. Айдаш өчен әнисе һәм аның белән бәйле бар нәрсә дә үткәндә. Өйдә әнисенең яшь, чибәр чагында төшкән фотолары бар, әмма болар тышкы яктан гына шулай, эчендә ниләр барлыгы бер Аллаһка гына мәгълүм. Айдаш әнисенең үзе белгәнчә, үзе дөрес дип санаганча эшләгәнен аңлый. Бәлки чыннан да аны ниндидер хәлләр шулай эшләргә мәҗбүр иткәндер. Айдаш әнисен гаепләми, малай аннан башка да бөтен киртә-сынауларны җиңеп бара.
Әбисе сак булырга кушкач, Айдаш автомойкага аулак ишегаллары аша бара башлады. Берсендә ул чыннан да үзен кемдер күзәтүен сизде. Бинага кергән булып кыланды, шунда гына артыннан үзенең классташы килгәнен аңлады. Нигә килүен һәм кем җибәргәнен белү өчен, аның белән сөйләшергә туры килде.
Баксаң, Әмир дә акча эшләргә тели икән.
«Ну, ярар, - диде Айдаш. - Миңа ярдәм итәрсең, тик бик аяк астында буталып йөрмә».
Хәзер аңа эшләү күңеллерәк иде. Ул көнне алар икесе бергә гадәттәгедән күбрәк акча эшләде. Башлыча байлар килде һәм алар кыйммәтле чит ил машиналарын малайларга ышанып тапшырырга курыкмады. Озакламый Әмир дә үз эшен җиренә җиткереп башкарырга өйрәнде.
Ул көнне өенә кайтканда Айдашны ниндидер курку биләп алды. Юл буе ул як-ягына каранып кайтты, әйтерсең кемнедер очратудан курка иде. Малайны нәрсәдер борчый, эчен пошыра, әмма нәрсә икәнен ул үзе дә аңлый алмады. Хәтта эченә салкын йөгерде аның. Шул вакытта иртән әбисенең йөрәк авыртуыннан зарлануын исенә төшерде, әмма өйдә дә барысы да тыныч, тәртиптә иде.
Фагыйлә карчык гадәттәгечә кичке аш әзерләп йөри. Ул инде фатир буйлап бик авырлык белән генә йөри, әмма тик кенә ятып тора аламыни инде ул. Карчык оныгын ашатты, аның боегып утыруын күрде дә сорап куйды:
«Берәр нәрсә булдымы әллә, улым? Арыгансыңдыр инде, ял итәсең киләдер...» – диде әбисе.
«Юк, әбекәй, әйбәт. Кемдер килер төсле тоела», - диде.
«Бу вакытта кем йөрсен, балакаем! Бөтен җүнле кеше өендә инде, йә телевизор карый, йә йоклый» – дип кулын гына селтәде әбисе.
«Җүнле кешеләр йоклыйдыр шул...» – диде малай.
Һәм шул мизгелдә ишек кыңгыравына бастылар. Фагыйлә карчык белән Айдаш бер-берсенә карашып куйды. Әбисе кулларын сөртте дә, ишек ачарга чыгып китте. Берничә мизгелдән ул кире бүлмәгә әйләнеп керде, ә аның артыннан бусагада бер хатын-кыз пәйда булды. Аннан кыйммәтле хушбуй исләре аңкып тора иде. Айдаш әзме-күпме хушбуйларны аера, чөнки автомойкага кыйммәтле хушбуйлар сипкән байлар килә иде. Малай кызыксынып, ул хушбуйларның исемен, бәясен сораштыра.
Бу хатын-кыз Айдашка текәлеп карап торды да кулларын сузды.
«Кил, улым! Әниеңне кочакла бер!» – диде.
«Ә, шулаймыни? Син минем әниме? Мин сине күпме көттем бит!» – диде малай.
Хатын бу сүзләрдән соң малай аны кочып алыр дип уйлаган иде. Әмма Айдаш стенага сөялеп торган швабраны алды да, әнисенең аякларына болгый-болгый бәреп, аны подъездга куып чыгарды, җилкәсеннән төшеп калган сумканы атып бәрде. Бернәрсә дә аңламаган хатын сөйләнә башлады.
«Улым, ничек әниеңне шулай куып чыгара аласың?!» – диде.
«Минем әни юк! Каян килдең, шунда олак» – дигән җавап кына ишетте күке-ана.
Айдашның бу адымы дөресме-юкмы икәнен әйтү авыр, әмма әнисе башка аның белән элемтәгә чыкмады. Малай һаман да әбисе белән яши һәм әнисен куып чыгарганда тамчы да үкенми иде.