«Мине театр яшәтте»: Дания Нуруллина тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде
Кичә Татарстан урамында урнашкан Шәрык клубында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Камал театрының алыштыргысыз артисткасы – Дания Нуруллинаның (Нурлы) иҗат кичәсе узды.
Ул Казанда 1946 елда туып үскән. 13 яшендә анасын югалткан. 8 бала арасыннан иң төпчеге. Рәшит Шамкай белән бер курста укыган. 2016 елда «Гомерем агышлары» дигән китап та бастырып чыгарган…
Ярты гасырдан артык иҗат дәверендә актриса күп рольләр башкара. Алар арасында Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасында Зәмзәмбану, Николай Погодинның «Баһадирлар» спектаклендә Ирина, Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе»ндә – Саҗидә, «Зәңгәр шәл»дә – Мәрфуга, Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» спектаклендә – Сәлимә, Туфан Миңнуллинның «Илгизәр+Вера»сында – Дания, «Хушыгыз»да – Саҗидә, Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» пьесасында – Дилфүзә, Зөлфәт Хәкимнең «Мин төш күрдем» әсәрендә – Мөршидә, Мансур Гыйләҗевның «Баскетболист» спектаклендә – Люция кебек образлар бар.

Шәрык клубы бик матур бина. Күптән түгел генә, 2018-2021 елларда аңа капиталь ремонт ясалган. «Бездә мондый чаралар еш үтә, төрле яшьтәге халык яратып йөри, соңгы тапкыр Илдар Хәйруллинның иҗат кичәсен оештырган идек», – дип билгеләп үтте Шәрык клубы хезмәткәре Эльвира ханым. Бу чара – Өлкәннәр көненә дә багышланды. Билет бәясе әллә ни кыйммәт түгел иде – 200 сум гына, Пушкин картасы белән алу мөмкинлеге дә бар иде. Дания апаны хөрмәт итеп 15-20 кеше җыелды.
Иҗат кичәсен сәламләү сүзе белән Шәрык клубы җитәкчесе Гөлдания Зиннәтова башлап җибәрде. Ул мондый чаралар еш уздырылуын, җылы әңгәмә форматында баруын белдерде һәм дәрәҗәле артистлар күп, шуның берсе – Дания Нуруллина дип искәртеп узды. Иҗат кичәсе башлангач та Дания апаны алкышлар белән каршы алдылар. Күпчелек тамашачы аңа чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. «Гөлбакча булды», – дип сөенеп, шаярып та куйды ул. Кичә бик рәхәт барды. Дания Нурлы үзенең тумышы, тормыш юлы турында сөйләде.

Ул шундый тәмле итеп сөйләде, тамашачылар да дикъкать белән тыңлады. Тормышы бик аяныч булган. Гомумән, ул бу чарада тамашачыны көлдертте дә, елатты да. Дания апа инде 2 курста ук дебют спектаклендә уйнаган. 1966 елда беренче ролен башкара: «Миркәй белән Айсылу»да Айсылу булып уйный. Нәкый Исәнбәт үзенең пьесасын сәхнәгә кую турында Марсель Сәлимҗановка: «Нуруллина уйнаса гына бирәм», – дип әйткән булган.
«Минем килүем театрга бер бельмо иде», – ди актриса. Марсель Хәкимович аңа роль артыннан роль биргән. «Мине театр яшәтте», – ди ул. Марсель Сәлимҗановны бик хөрмәт иткәнен әйтеп үтте. Режиссер исә үз вакытында Дания Нуруллина турында: «Җигелеп эшли торган артист», – дип әйткән булган.
Кызы Айсылу да «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә кечкенә малай – Илсур ролен 7 ел дәверендә уйнаган. Хәтта Марсель Хәкимҗанович аны имтиханнарсыз театр училищесына да алырга риза булган, әмма ул медицина өлкәсен сайлаган.
Бу сезонда Дания Нурлы 2-3 спектакльдә уйнавын әйтте: «Гөргөри кияүләре»; «Өйләнәм.Тат», һ.б.
Кичә ахырында тамашачылар Дания Нуруллинага сораулар бирү мөмкинлеге булды. Дания апа аларның һәрберсенә аңлаешлы итеп җавап бирде. Соңыннан күмәк фото ясап, тамашачылар актрисага теләкләрен белдерде, иҗат кичәсе матур ноктада тәмамланды. «Барыгызга да мине хөрмәт итеп килгәнегез өчен рәхмәт», – диде Дания Нуруллина.
Кызыклы формат, мондый очрашулар бик кирәк дип уйлыйм. Атаклы шәхесләрнең үзләре исән чакта биографияләрен белеп калу – безнең бурыч. Иҗади кичәләрдә алар турында күбрәк мәгълүмат аласың, кызык хатирәләр ишетәсең.

- Дания апа Нуруллинаның 80 яшьлек юбилей кичәсе 24 октябрьдә була. Шул хөрмәткә Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле куелачак.
-
Дания Нургаяз кызы Нуруллина – драма актрисасы, ТАССРның халык артисты (1991), Россиянең атказанган артисты (2010). 1946 елда Казанда туган. 1966 елда Казан театр училищесен тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2021).
Искәндәр Зиннуров