news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар җырчылары сайлауда: Мине Татарстан, татар халкы күтәрде, аңа горурланып хезмәт итәм

Татар җырчылары бүген, үзләренең гражданлык позициясен белдереп, Татарстан Рәисен сайлауларда катнашты. Күп кенә артистлар ТНВ телеканалы үткәргән «Мин яратам сине, Татарстан!» марафонында да катнашты.

news_top
Татар җырчылары сайлауда: Мине Татарстан, татар халкы күтәрде, аңа горурланып хезмәт итәм
Фото: "Татар-информ"

Җырчы Зәринә Хәсәншина: «Татарстанның киләчәге аның халкыннан тора»

Танылган җырчы Зәринә Хәсәншина «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында кунакта булды. Үзе исә Балык Бистәсе районында, туган авылында тавыш бирергә ниятләгән булган.

«Татарстанның киләчәге аның халкыннан тора. Без бер-беребезгә, җитәкчелеккә терәк булырга тиеш. Бер-беребезне аңлап, үз бурычыбызны матур итеп үтәргә тиешбез. Әлбәттә, безне беркем дә мәҗбүр итми, ләкин һәрбер кешенең бу үз күңелендә булырга тиеш», – диде ул.

Җырчы ИлСаф: «Мин яратам сине, Татарстан» дип әйтү өчен сәбәпләр бик күп»

Татарстанның халык артисты ИлСаф шулай ук марафонда катнашты.

«Мин яратам сине, Татарстан», – дип әйтү өчен сәбәпләр бик күп.

Икътисад ягыннан бик зур үсеш сизелә, юллар, социаль объектлар – мәктәпләр, балалар бакчалары. Безгә кагыла торган мәдәният йортлары бигрәк тә, кая гына барып керсәң дә җылы, матур – рәхәтләнеп җырла, рәхәтләнеп аралаш. Искиткеч матур җирдә урнашкан республикабыз. Кешеләре, табигате бик матур, мине һәрвакыт горурлык хисе яулап ала, бүген бигрәк тә. Тормышыбыз шундый матур булган өчен, киләчәгебез тагын да яктырак булсын өчен тавышыбызны бирик», – диде ул.

Роберт Андреев: «Мин яратам сине, Татарстан» җырының көе горурлык хисе белән туды»

Композитор, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, «Мин яратам сине, Татарстан» җырының авторы Роберт Андреев җырының көе язылу тарихы белән уртаклашты.

«1990 еллар – без ул вакытта патриотик хисләр белән йөри идек. 1990 елның 30 августында мөстәкыйльлек турында декларация кабул ителде. Әлбәттә, бу җыр әлеге вакыйгага карап язылмады. Мин ул көнне шундый патриотик рух белән йөргәндә, кулыма Роберт Рәкыйповның шигырьләр җыентыгын алып «Мин яратам сине, Татарстан» шигырен укыдым да аңа гашыйк булдым. «Табигатең, горур, хезмәт сөючән халкың, Җәлилләрең, Тукайларың өчен яратам» дигән сүзләре миңа шундый зур тәэсир ясады. Шуннан соң әлеге көй үзеннән-үзе язылды, ул горурлык хисе белән туды

Җырны, иң беренче булып, Габидулла Хөрмәтуллин башкарган. Ләкин аның җырлаганын минем ишеткәнем булмады. Җыр 1990 елда язылды, ә Салаватка ул 1994 елларда кереп китте. Салават ул – Салават инде, аның кебек башка җырлаучы юк. Салаватның тавышы җырны бөтен дөньяга танытты», – диде ул.

Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев: «Сайлауларга һәрвакыт гаилә белән барабыз»

Җырлы гаилә – Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев – шулай ук студиядә кунак булдылар. Рафил беренче тапкыр сайлауда катнашуын искә алды.

«Беренче тавыш бирүемне ачык хәтерлим, чөнки анда бүләк бирәләр иде. Нинди бүләк биргәннәрен төгәл хәтерләмим, ләкин сайлау бүлегенә зур дулкынлану хисләре белән барган идем. Беренче тапкыр үземнең туган авылымда тавыш бирдем, истәлекле вакыйга бит», – дип сөйләде ул.

Эльмира Гыйльфанова сайлауларга һәрвакыт гаилә белән бергә йөрүләрен искәртте.

«Без сайлауларга һәрвакыт зур җаваплылык, дулкынлану хисләре белән барабыз. Бүген дә шулай булачак, җитәкләшеп, гаилә белән бергә тавыш бирергә җыенабыз», – диде ул.

Рөстәм Асаев: «Татарстанда яшәвем, иҗат итүем белән бик бәхетле»

Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев:

«Кайсы төбәккә, дөньяның кайсы почмагына барсак та «Татарстан, Казан» дисәң, барысы да «аһ» диләр. Чөнки безнең горурланырлык, мактанырлык Татарстаныбыз бар. Казаныбыз нинди матур, кайсы гына районга барсаң да, алар барысы да чәчәк ата. Нинди горур, тырыш халык яши бездә. Ул шуның белән бай да. Мин Татарстанда яшәвем, иҗат итүем белән бик горурланам һәм бик шатмын. 4 балам да монда туды, рәхәтләнеп яшибез. Җырларга, иҗат итәргә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган», – диде ул.

Фирдүс Тямаев: «Мине Татарстан, татар халкы күтәрде»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев:

«Мин Татарстанда туган, минем нәселемнең, әби-бабаларымның кабере монда. Татарстанда минем әти-әнием, гаиләм – 3 балам, яраткан хатыным, үзем яшим. Мине Татарстан күтәрде, мин Татарстан халкына һәм читтә торган милләттәшләребезгә, татарларга горурланып хезмәт итәм. Татарстанны яратам, горурланам. Мин һәрвакытта да милләтпәрвәр булдым, кайда гына барсам да Татарстаным турында горурланып сөйлим. Бүгенге көндә республикабыз күз алдында үсә, матурлана, исеме дә алга бара, ул лаеклы рәвештә иң беренче регионнар исемендә тора», – дип сөйләде Фирдүс Тямаев.

Илнат Фәрхуллин: «Татарстан, Казан – ул йөрәк түрендә, ул – йөрәкнең яртысы»

Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллин:

«Гастрольләрдә 100дән артык шәһәр, дистәләгән төбәк күрәбез. Мин бәхетле Татарстанда туганыма. Күп кенә өлкәләрне, шәһәрләрне карыйсың. «Монда болай, ә бездә 20 ел элек болай иде бит инде. Монда нишләп һаман болай?» – дип уйлыйсың. Шулай да барлык өлкә үзенчә күңелгә якын. Ә Татарстан, Казан инде – ул йөрәк түрендә, ул – йөрәкнең яртысы», – дип сөйләде Илнат Фәрхуллин.

Фото: © «Татар-информ»

Салават Фәтхетдинов сайлауга хатыны белән килде: «Без үзебезнең бурычыбызны үтәдек»

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Татарстан Республикасы Рәисен сайларга тормыш иптәше белән килде. Ул Казанның 107 нче гимназиясендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.

«Без бирегә аерым бер көтеп алынган хисләр белән киләбез. Без үзебезнең бурычыбызны үтәдек. Гаилә белән сайладык.

Биредә без киләчәгебезне сайлыйбыз, киләчәк безнең кулда. Нәрсә сайласаң, нәрсә уйласаң – шул була хәзер. Безнең илдә, Татарстанда зарланырга бер сәбәп тә юк, бөтен милләтләргә, халыкларга үрнәк булып яшибез», – диде ул.

Вадим Захаров: «Татарстанга, Казанга, туган авылларга читтәге дусларны чакыру оят түгел»

Җырчы, Татарстанның халык артисты Вадим Захаров:

«Мин горурланам, мин үземнең туган якны яратам. Кая гына барсак та, чит төбәккә чыксак та, Татарстаныбыз, Казаныбыз белән горурланам. Татарстанга, Казанга, туган авылларга читтән кунакларны, дусларны чакырырга оят түгел. Мин Татарстанда яшәвем, иҗат итүем белән бәхетле».

«Сайлауга йөрүне һәркемнең бурычы дип саныйм. Киләчәк үзеңнән тора. Яраткан кешемнең әйткән сүзе бар: «Эшләп күрсәткән кешеләрне сайлыйк!» – дип мөрәҗәгать итте җырчы.

Фото: © «Татар-информ»

100 яшьлек Әлфия Айдарская Татарстан Рәисен сайлауда катнашты

100 яшьлек Әлфия Айдарская Бердәм тавыш бирү көнендә катнашты, Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда тавыш бирде.

Әлфия Айдарская – Татарстанның атказанган артисты, балет биючесе, татар классик балет сәнгатенә нигез салучыларның берсе, композитор Сара Садыйкова һәм режиссер Газиз Айдарскийның кызы.

Винера Ганиева: «Ватанпәрвәрлекне җыр аша да тәрбияләргә була»

Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонына кушылды.

«Мин бөтен булган тәҗрибәм белән уртаклашам. Җыр аша да ватанпәрвәрлек сыйфатларын тәрбияләп була. Минем «Яратыгыз» дигән җырым – чын мәгънәсендә патриотик җыр. Ул – туган илебез, туган җиребезне ярату турында. Бу җырны һәр концертта җырлыйм, һәрдаим башкарып киләм», – диде Винера Ганиева.

Җырчы Марат Фәйрушин: «Татарстаныбыз гөрләп торсын!»

Җырчы Марат Фәйрушин:

«Татарстанны, Түбән Каманы, Чаллыны яратам. Әлбәттә, Казанны бик яратам, монда укыдым, монда студент елларым, яшь чакларым узды. Барлык ватандашларга, милләттәшләребезгә бәхетле тормыш теләп калам. Чәчәк атсын Татарстаныбыз!» – диде ул.

Рифат Зарипов: «Татарстандагы рәхәтлекне сүз белән генә сөйләп бетереп булмый»

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов:

«Казан, Татарстан һәрвакыт читтә яшәүче татарларның кыйбласы, мәркәзе булды. Мондагы рәхәтлек, җылылык, татарлыкны сүз белән генә сөйләп бетереп булмый. Аны читтән килеп, үз күзләре белән күрәләр, танышалар. Татарстан – үзе бер матур утрау», – диде ул.

Ришат Төхвәтуллин: «Җырчы буларак Татарстанда танылдым»

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин:

«Мин Татарстанга рәхмәтле. Башкортстанда туып үссәм дә, җырчы буларак, мин Татарстан аша танылдым. Тамашачымны Татарстанда таптым. Биредә төпләнеп, гаиләм белән яшим.

Татарстан – бик алдынгы төбәк. Мин килгән елларда Универсиада узган иде, башка чаралар да узып тора, яңа гына «Яңа дулкын» фестивале узды. Татарстан бөтен яклап үсештә. Килүчеләр сокланып кайтып китәләр», – дип сөйләде Ришат.

Эльза Заяри һәм Артур Исламов: «Без – республикабызның зур патриотлары»

Җырчы гаилә – Эльза Заяри һәм Артур Исламов:

«Татарстаныбыз – безнең йортыбыз, туган җиребез. Биредә әти-әнием, үзем туганым, гаиләмне булдырганым өчен, республиканы яратам. Татарстаныбыз гел алга бара, чәчәк ата, киләчәктә дә гөрләп торыр, дигән теләктә калабыз», – диде Артур Исламов.

«Без – республикабызның зур патриотлары, безнең өчен республикабыз – туган җир генә түгел, ул – туган йорт, безнең тарих, ата-бабалар җиңгән җир һәм зур горурлык», – диде Эльза Заяри.

Гүзәл Уразова әнисе белән сайлауга барган

Җырчылар сайлаудан фото һәм видеолар белән социаль челтәрдәге сәхифәләрендә дә уртаклаштылар. Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова сайлауга әнисе белән барган.\

Татарстанның атказанган артисты, скрипкачы Динә Закирова, тавыш бирер өчен, авылга махсус кайтуларын хәбәр итте.

Татарстанның халык артисты Марат Галимов һәм тормыш иптәше, Татарстанның атказанган артисты Линара Батталова бергә тавыш бирергә барганнар.

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар сайлауга балалары белән бергә барган.

Алып баручы Айрат Ильясов «тяп-ляп» итмичә генә тавыш биргән.

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов та сайлаган.

Дилә Нигъмәтуллина да гражданлык бурычын үтәгән.

Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров та участокта булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар