Минем йөргән кызым кинаяләрне, читләтеп әйтүләрне тамчы да аңламый, ә мин үземне иң актык кабәхәт итеп тоям. Без 3 ел бергә яшәдек (никахсыз, язылышмыйча), ә хәзер мин аның белән аерылышырга телим. Юк, аның ниндидер кысага сыймаслык җитешсез ягы да юк, әмма мин мөнәсәбәтләребездән туйдым. Беләм, ул туй турында, балалар турында хыялланды, ә мин булдыра алганча кичектереп килдем. Чөнки аны үз хатыным итеп күрмим һәм, гомумән, якын арада өйләнергә җыенмыйм да. Менә хәзер аннан туйганымны, арыганымны сизәм. Аңа ипләп кенә, җайлап кына кинаяләп әйтеп караганым булды, әмма ул әллә чынлап аңламый, әллә ишетмәмешкә салыша. Белмим.
Шуннан соң махсус рәвештә үземне бик начар тота башладым: кич соң гына кайтам, сөйләшмим яки бик тупас, дорфа гына эндәшәм, кычкырам, вак-төяккә бәйләнәм. Инде, аптырагач, тышкы кыяфәтенә бәйләнә башладым. Ямьсезләндең, сыер кебек тазардың, күп ашыйсың, дип әйтә башладым. Бу сүзләр җанына тияр, миңа рәнҗер һәм ташлап китәр, дип өметләндем. Ул үпкәли яки миңа ишеттермәскә тырышып кына елый, ләкин ул моны, бары тик начар кәеф аркасында гына, дип уйлый, ахрысы. Ә чынлыкта мин аны кызганам һәм аны шулай мыскыл иткәнем өчен үземне гаепле хис итәм, әмма башкача аннан ничек котылырга икәнен белмим бит.
Социаль челтәрләрдә ачыктан-ачык башка кызларга яза башладым, компьютерны да махсус сүндерми калдырам, ул күрсен һәм, ниһаять, үзенә моннан китәргә кирәк икәнен аңласын, дип тырышам...
Ә ул киресенчә, минем белән аңлашырга, сөйләшергә, нәрсәдер ачыкларга тели, хәтта бергә психологка да барырга тәкъдим итте. Ул шундый сабырмы әллә анда тамчы да «хатын-кыз горурлыгы» дигән нәрсә юкмы – аңламыйм мин шуны? Башка берәр кыз булса, әллә кайчан битемә төкереп, ишекне дөбердәтеп ябып чыгып киткән булыр иде, ә бу һаман монда һәм китәргә уйлап та карамый.
Берсендә шулкадәр ачуымны чыгарды, «Хәзер үк ычкын моннан!» – дип кычкырдым. Ул чынлап та төн уртасында дус кызына чыгып китте, әмма иртән кире кайтты, әйдә дуслашыйк, диде. Нәрсәдер пешерә башлады, әйтерсең берни дә булмаган! Без минем фатирда яшибез. Берәр вакыт түземлегем бетеп, бөтен әйберләрен җыеп, куып чыгарырмын инде мин аны.
Мин берничә тапкыр аның белән тынычлап сөйләшеп карарга һәм «безнең арада бар да бетте» дип әйтергә тырыштым, әмма ул мине бөтенләй ишетми кебек. Һәм нәтиҗәдә, без, иң мөһим нәрсәләр турында сөйләшер урынга, ниндидер вак-төяк көнкүреш мәшәкатьләре турында сөйләшәбез. Мин инде «безнең киләчәк юк, мин сине яратмыйм» дип, турыдан-туры, йөзенә бәреп әйтә башладым. Ә ул моны – безнең мөнәсәбәтләрдә вакытлы кризис һәм моны һичшиксез җиңеп чыгачакбыз, дип ышана. Без бернигә карамый бергә булырга тиешбез, дип тәкрарлый, ә мин минутлык хисләргә генә биреләм, әмма ул, мин аны чынлап яратам, дип уйлый. Ул бит саңгырау кебек, мин әйткәннәрне ишетергә дә, аңларга да теләми. Барысы да беткәнен аңа ничек аңлатырга тагын?