Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мине рәсми рәвештә кияү дип атарга була!" Иң "текә" татар блогеры "Татар-малай" яшереп өйләнгән?

Иң популяр татар блогеры – Ринат Галиәхмәтов сөйгән яры Илүзә белән ЗАГС документы тотып төшкән фотоларын урнаштыргач, укучылар гаҗәпләнеп калды. Һәр адымы хакында әйтеп барган блогер рәсми никахлашуын кунаклар чакырмыйча, тыйнак кына уздырып җибәргәнме? “Татар-малай” белән “Татар-информ” хәбәрчесе сөйләште.

news_top_970_100
"Мине рәсми рәвештә кияү дип атарга була!" Иң "текә" татар блогеры "Татар-малай" яшереп өйләнгән?

- Бу рәсми рәвештә никахлашу түгел, - дип аңлатты Ринат. – Без никахлашу өчен ЗАГСта гариза бирдек, ә алар безгә шушындый сертификат бирде, анда без “кияү һәм кәләш” дип аталган. Мондый әйбер хакында белми идем, күрәсең бу тәртип әле яңа гына кертелгән. Кешеләр бу фотоны күргәч, әллә регистрация булдымы диләр.

Без гаризаны электрон форматта мартта бирдек, бүген килеп алдык. Икебез дә эштән сорап китеп, барып алдык. Дулкынландыра торган вакыт, бу мизгелне истә калдырачакбыз. Бу дәүләт белән безнең өчебез арасында бәйләнеш бар дигән сүз. Бер беребез арасында да бәйлелек бар хәзер. Әлегә кадәр безне кияү белән кәләш дип әйтеп булмый иде, ә хәзер инде әйтеп була. Шуңа шатланып, инстаграмга куйдым.

Мин бик шат, безнең туганнар Туган Камада, Илүзәнеке Апаста, туйны оештыру бик авыр, нервлы эш, гариза язгач, ун процент эшләнде дип уйладык. Дулкынландыргыч, бәхетле мизгел. Аннары Дәүләкигә, туй узасы җиргә бардык.

- Рәсми никахыгыз кайчан булачак?

14 июльдә. Туй Дәүләкидә (Давлекеево) булачак. 3 ай элек дусларымнан кайда уздырыйк туйны дип сораган идем. Кешеләргә охшый торган зал кирәк иде - 100 дән артык кешегә исәпләнгән һәм биергә урыны да булсын.

- Туйга Элвин Грейны чакырдыңмы соң?

- Радик Юльякшинны чакырдым, мин бит Илүзәгә аның концертында тәкъдим ясадым. РишатТөхвәтуллины чакырдым. Килерләрме, әлегә белмим, аларның концерт вакыты. Килмәсәләр, һич үпкәләмим.

Туй тулысынча татарча булачак. 99 процент кунаклар – татарлар, башкалар да чакырулы, әмма туй татарча узачак.

Бер күңелне кырган әйбер булды. Сертификатта без русча “жених и невеста” дип язылган. Бер татар сүзе тапмадык! Кияү белән кәләш дип язсалар, күңеллерәк булыр иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100