«Мине кызлар ярата» – Фирзәр Мортазин үзенең эстраданың «секс-символы» булуын таныган
Татарстанның халык артисты Фирзәр Мортазин блогер Олеся Лесная сорауларына җаваплар биргән. Блогер популяр җырчыларга кызыклы сораулар бирә, араларында уңайсызлары да була. Фирзәр Мортазин Олесяга үзенең әле хәзер дә секс-символ булуын, ни өчен банкетларга һәм тамашачы буларак концертларга йөрмәвен сөйләгән. Берничә яшь җырчының иҗатын анализлаган.
Фирзәр абый, элек өчешәр концерт бирә торган булгансыз. Хәзер энергия җитмиме?
Хәзер бит инде яшьләр күп. Без инде хәзер – неформаллар. Хәзер бит халыкка җырлый торган кеше кирәк түгел, сикерә торган кеше кирәк.
Ә сез нигә сикермисез?
Юк, минем андый гадәт юк шул.
Банкетларга еш йөрисезме?
Бөтенләй йөрмим. Чакыручы юк (көлә).
Заманында үзегезне татар эстрадасының «секс-символы» булдым дип әйтә аласызмы?
Мин хәзер дә шул әле. Мин үзем матур булмасам да, мине кызлар ярата. Ир кешегә бит аңа маймылдан аз гына матур булса җиткән.
Яшьләр арасыннан кемнең иҗатын тыңлыйсыз?
Салават Фәтхетдиновныкын.
Яшьләр арасыннан?
Яшьләр бар ул. Ну, ничек дип әйтим, бер төсле барысы да. Теге сикереп-акырып 7 кеше килеп китә, бөтенесе дә бер төсле җырлаган шикелле.
Ә Казанга концертларга тамашачы буларак йөрисезме?
Бер концертка да йөрмим.
Карарга?
Карый алмыйм.
Нишләп?
Ошамый.
Квадробер кем ул?
Нәрсә дигән сүз соң ул?
Яшүсмерләрнең җанвар булып киенеп йөрүе.
О-о, авырудыр инде ул.
Артистлар арасыннан аралашмаган артистларыгыз бармы?
Барысы белән дә аралашам. Менә Вадим Захаров килеп чыкты. Аның иҗаты ошый миңа. Филүс Каһиров менә – шәп җырчы, мин аны кеше буларак ихтирам итәм. Тик кеше җырларын җырларга ярата. Үзенең чыгарган җырлары бик сирәк. Андый тавыш белән алай кирәкми. Раяз Фасыйхов менә нинди җырчы. Че-то килеп чыкмый менә.
Татар эстрадасына нәрсә җитеп бетми?
Эстрада җитеп бетми.
Сезнең пенсиягез күпме?
Квартирга түләргә җитә.
Кергәндә каты, чыкканда юеш, ул нәрсә?
Әллә нинди уйлар килә шунда.
Шул бит инде ул.
Юк, ул түгел ул. Подвох монда.
Сагыз.
Олеся Лесная «тозагыннан ычкынгач» Фирзәр Мортазин, каты гына итеп, бер «ирләр сүзе» дә әйтеп куйган.