Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мине «күке» дип атыйлар, аңламыйлар» – баласын калдырып киткән ана язмышы

Бу гаиләдә әтиләре киткән, теге хатын баласын әтисез үстерә, дигәннәр гадәти хәлгә әверелеп бара. Мондый хәлләр шатландырмаса да, гаҗәпләнмибез. Ә менә баласын калдырган хатын-кызларга җәмгыятьтә бөтенләй башка төрле караш яши. «Афиша Daily» порталына, ире белән аерылышканнан соң, баласын иренә калдырган шундый бер яшь әни үзенең язмышын сөйли.

news_top_970_100

Шушы көннәрдә генә улыма 2 яшь тулачак. Мин Мәскәүгә күченгәннән бирле, ул әтисе белән башка шәһәрдә яши. Без июнь аеннан аерым тора башладык, аннары аерылыштык. Суд хөкеме үз көченә керде, ирем мин югында аерылышуга гариза язган иде.

Без ирем белән 2012 ел ахырында, Яңа ел алдыннан таныштык та бергә тора да башладык. Мине аның әнисе кабул итмәде, үзе моны беркайчан яшермәде дә. Гадәттә, авырлы хатын-кыз турында күбрәк кайгырталар, күп эшләтмиләр, кәефен дә еш сорашып торалар. Ә мине кайнанам, киресенчә, студент кына булсам да, авырлы булган чагымда 9 ай буе эшкә куды. Йөклелегемнең соңгы чорында хәлем начарайды: кан басымы белән кыенлыклар килеп туды, умыртка баганасы да авырта башлады. Ирем булышты, хәтта аяк киеменә хәтле кидерә иде. Кызганыч, бу – аның миңа карата булган соңгы яхшы гамәлләре булды.

«Бер-бер артлы әти-әниемне югалттым»

2014 елның ноябрендә балабыз туды. Аңа кадәр кайнанам Мәскәүгә күченеп киткән иде. Бала тапканнан соң, бик каты депрессиягә бирелдем: үземне кая куярга белмәдем. Әнием миңа булышырга килде.

2015 елның бер май иртәсендә балам бик каты елап җибәрде. Мин аны тынычландырдым, әмма бу тавышка әниемнең йөгереп чыкмавы мине бик сәерсендерде. Аның бүлмәсенә кердем, әнине селкетәм, уятмакчы булам... Табиблар килгәндә соң иде инде. Аңа кадәр генә эчәклек яман чиреннән әтием вафат булды. Шушы авыр минутларда миңа ярдәм итәсе, миңа терәк буласы урынга, ирем әнием үлемендә мине гаепли башлады. Имеш, мин теләсә нәрсә эшләп йөргәндә, баланы әни караган һәм ул бик арыган, ә мин укырга йөри идем бит. Әни, нәкъ менә мин укуымны бетерә алсын өчен, бала белән булышырга килгән иде дә. Кайнанам ул вакытта кызында Мәскәүдә яшәде.

Әни үлгәннән соң, ирем бик еш кына өебезгә үзенең ике дус кызын алып кайтып, бергә эчеп утыра башладылар. Аларның минем балам янына килеп, кулларына алулары миңа бер дә ошамады. Шунда мин бала караватын башка бүлмәгә күчереп куйдым, үзем дә аның белән бергә йоклый башладым. Фатирда 4 бүлмә булу яхшы булды, без улым белән ярты ел икәү генә яшәдек. Ирем белән теге хатыннарның безгә килеп йөрүе ошамавы турында сүз чыгуга ук: «Алар сиңа түгел, минем янга килә. Тынычлан», – дип авызымны яба иде.

Бервакыт ирем эшсез калды. Башкасын эзләргә тырышмады да, моның аркасында бик еш кына талаша идек. Ярты елдан артык без аена 6 мең сумга яшәдек. 3 меңне кайнана җибәрә, калганы – бала акчасы. Мин, болай яшәп булмый икәнен аңлагач, эш эзли башладым. Тик мине беркая да алмыйлар иде. Эш бирүчеләргә ялварып та, сорап та, елап та карадым, чөнки баламны ашатырлык та акчам юк иде. Алар барысы да баламны балалар бакчасына биргәч килергә кушалар иде, югыйсә баланы ирем дә карап тора ала иде бит.

«Күке»

Җәй көне кайнанам кире кайтты. Көн саен миңа чемоданнарымны җыеп чыгып китәргә куша иде. Мине ераккарак олактыру өчен, ул хәтта миңа билетка акча да бирергә әзер. Ул кайтуга ук, ирем эшкә чыкты.

Мин башкача чыгу юлын таба алмадым. Баламны әтисе белән калдырып чыгып киттем. Мәскәүдә эш табуы да җиңелрәк булды. Минем улымны 4 ай күргәнем юк. Эшлим, янына кайта алмыйм. Элеккеге ирем: «Син бу юлны үзең сайладың», – ди. Аның әнисе мине ничек куганны да искә төшерәм үзенә. Моның белән килешсә дә, үзе миңа шундый сүзләр әйтмәвен ассызыклый.

Мәскәүгә киткәч үк, иремнең дус кызлары социаль челтәрләрдә миңа «күке» һәм башка шуның ише ямьсез сүзләр язып тутыралар иде. Миңа бик еш кына башкалардан «әни түгел», «хатын-кыз түгел» дигән сүзләр ишетергә туры килә. Үземнең туганнарым да мине гаепли. Әти-әнием юк, эшем, акчам – бернәрсәм дә юк, җитмәсә, кайнанам да фатирдан куа иде.

Кеше, әни булгач, үз йөзен югалта. Ул балага өстәмә генә – уенчык, пенал, китап кебек кенә булып кала. Кешеләр аның үз тормышы белән кызыксынмыйлар, алар аңардан баласы, ире хакында гына сораша, ә инде ул хатынның ире дә, баласы да булмаса, ул «тулы» булып саналмый.

Кешеләр миннән гел: «Син улыңны аннары барып аласыңмы соң?» – дип сорыйлар. Мин эндәшмим, бу – аларның эше түгел. Мин әле «бу тормышта нык басып торам» дип тә һәм баламны әтисеннән кайчан барып алачагымны да әйтә алмыйм. Элеккеге ирем белән мөнәсәбәтләребез дә бик начар.

Иремә шалтыратып, баламның хәлләрен сорашам. Хәзер улымның нянясы бар, ул – кайнанамның ерак туганы. Аңа шалтыратып, улым белән сөйләшергә сорадым. «Ирегез белән килешегез, мин аңа эшлим, ул кушмыйча, берни дә эшли алмыйм», – дип җавап бирде ул.

«Бала белән әни дуслар булырга тиеш»

Хәзер мин яшь бер егет белән очраша башладым. Белемле, армия сафларында булып кайткан егет. Ул минем элекке тормышым турында барысын да белә. «Улың янына барырга әзерләнсәң, миңа да әйт, эштән ял бирсәләр, мин дә барырга тырышам синең белән», – ди егетем.

Җәмгыятьтә шундый фикер яши: яхшы әни үзен тулысынча баласына багышлап, үз мәнфәгатьләрен онытырга тиеш. Минемчә, яхшы әни ул – балага дус була белә торган кеше. Бу кабул ителгән стереотип әни булуга караганда яхшырак. Минем әнием белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы, дустанә иде. Минем бу фикерем белән бөтен кеше дә килешеп бетми, чөнки минем балам әтисе белән, ә мин аңа күп нәрсәне бирә алмыйм.

Иремнең бала өчен яхшы әтиме, юкмы икәнен әйтә алмыйм, әмма ул балага эмоциональ яктан бик бәйләнгән. Няня белән соңгы сөйләшүебездә, ул миңа баланың артык иркә булуын һәм «юк» дигән төшенчәне аңламавын әйтте. Хәзер мин, ирем боерыгы буенча, няня белән дә сөйләшә алмыйм.

Әлбәттә, мин балам өчен борчылам. Элеккеге ирем тәртипсез хатын алып кайтыр яисә миңа аннары бала белән күрешергә рөхсәт итмәс, дип куркам.

«Мине аңлаучылар да бар»

Хәзер минем янәшәмдә бу хәлләргә түземлелек, сабырлык белән карый торган кешеләр җыелган. Минем белән бер вакытта бала тапкан иптәш кызым бар. Аңа шалтыратканда, арткы фонда бала тавышын ишетү җиңел түгел. Иптәшем дә аңлый, артык сораулар бирми, хәтта үз баласы турында, үзем сорамасам, сөйләми.

Миңа үз әнием алдында бик оят: ул үзенең бөтен тормышын миңа багышлады, ә мин үз балам янында кала алмадым. Аның шәхси тормышы, үз эшләре, шөгыльләре булмады. Мин үзем турында алай дип әйтә алмыйм. Шушы гаеп хисе йөрәгемә кереп утырды, күңелемне биләп алды, мин аның белән хәтта көрәшмим дә, ә мондый хис белән яшәве бик авыр...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 июль 2023
    Исемсез
    Чын күке.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100