«Мине кемгә охшап зәвыклы киенә дисезме?» - Гөлназ Сәфәрова әнисенең яшь чагын күрсәтте
Алып баручы Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрләргә матур видео урнаштырган. «Мине кемгә охшап зәвыклы киенә диясезме? Менә кемгә» – дип, әнисенең үзе яшендәге чагын күрсәтә ул.
Гөлназ Сәфәрованың әнисе ике кызы белән мәктәпкә Белем бәйрәменә килгән. Өстендә ак чәчәкле күлмәк һәм кызыл костюм, биек үкчәле туфли. Кыскасы, Резидә Илдусовна бик тә үзенчәлекле һәм стильле.
Гөлназның язылучылары да видеоны карап: «Әниегез хәзер дә бик зәвыклы сезнең. Элек тә шундый булган», «Мин аның модалы прическасына безнең беренче сыйныфка килгәндә үк бәя биргән идем», – ди язып калдырганнар.
Гөлназ белән әнисен бик тә охшаш дип тә тапканнар. «Сез бигрәк охшагансыз. Мин моны башта ясалма зиһен аша эшләнгән дип торам», «Алма агачыннан ерак төшмәгән», – дип язалар аларга.