«Мине чүпрәк урынына кулландылар»: сынау срогына эшкә алынган Айгөл тарихы
Айгөл исемле бер танышым: «Бу компаниядән әйберләргә заказ бирә күрмәгез, алар мине бер сәбәпсезгә эштән азат итте!» – дигән сүзләр белән сторислар урнаштырды. Айгөлнең бик тырыш һәм җаваплы кеше икәнен белеп, бу ситуациягә ачыклык кертергә теләп, аның хәлен белеп шалтыраттым.
«Мине чүпрәк урынына кулландылар һәм көннәрдән бер көнне урамга чыгарып ташладылар»
Айгөл – 2 бала анасы, мөслимә. Бүгенге көндә балаларын ул берүзе тәрбияләп үстерә. Без Айгөл белән көн саен аралашып тормасак та, элемтәдә торабыз, бер-беребезне социаль челтәрләрдән күзәтеп барабыз, спектакльләрдә дә күрешкәлибез.
Айгөлнең бер компаниягә эшкә урнашуын, шушы компаниядә берничә көн эшләп, азат ителүен социаль челтәрдәге аккаунтыннан күреп белдем. Бу хәлне ачыклап бетерер өчен, Айгөлнең номерын җыйдым.
– Айгөл, бу компанияне кайдан таптың?
– Әлеге компанияне «ВКонтакте»да мөселманнар өчен эш төркемендә таптым. Бу компаниядә контент менеджер эше булуы ошады. Җитәкчеләр – ирле-хатынлы мөселманнар.
Компаниягә әңгәмәгә килгәч, үзе дә әле 1 ай гына эшләүче бер кыз каршы алды. Бүлек җитәкчесе эштән киткән, ә контент менеджер ай ахырында китәргә тиеш икән. Мине шул 2 вакансиягә кандидат буларак карадылар.
Шәхесне ачыклау, мотивация буенча сораулар бирделәр, дөньяви карашны ачыклау өчен психологик тест үткәрделәр. Сораулар бик үк күңелгә ятышлы түгел иде. «Сезнең иң зур уңышсызлык?», «Иң зур уңышыгыз?», «Ни өчен элекке эштән киттегез?» кебек сораулар. Эшкә керергә теләүчеләр күп, дип, минем белән саубуллаштылар, ләкин ял көннәрендә дүшәмбегә эшкә чакырдылар.
3 июль иде ул. Шул көннән биремнәр буенча уку-өйрәнү башланды. Компания 2 өлештән: кибет һәм офистан тора. Товарларны 1С программасына кертү, алу, текстлар әзерләү, заказлар кабул итү һәм формалаштыру, клиентлардан кире элемтә белән эшләү, барлык каналлардан килгән хатларга җавап бирү һәм башка бик күп төрле программалар, таблицалар белән эшләү башланды. Шулай ук кибет ягына чыгып, фото-видео төшерү дә шул бер кеше өстендә иде.
Миңа кадәр эшләгән кыз белән бергә дә, үзем генә дә төшердем. Фотошопта баннерлар ясадым, сайтка куйдым. Шулай ук айга 2 тапкыр блогерлар да килә, алар белән дә эшләргә кирәк булачак, диделәр. Алар арасында Данир һәм Миләүшә Сабировлар, Динә Вәлиева, Гөлназ Сәфәрова бар иде. Мин блогерлар белән эшләргә өлгерми калдым. Ләкин алар белән даими эшләгәннәр икәнлеге билгеле иде.
– Нинди шартлар куйдылар, нәрсә дип ышандырдылар?
– Беренче айда 20 мең түлибез, аннары 30 мең оклад һәм премия булачак, диделәр. Ниндидер документларга кул куйдым, ләкин миндә аның күчермәсе юк.
– Ни өчен?
– Сынау срогы булгач, әле тәгаен билгеле булмагач, эшләп карыйм, дигән ният белән, үзем дә ул турыда сорарга уйламадым...
– Синең кебек очракка юлыгучылар бармы? Алар нәрсә ди?
– Коллективта эшләүчеләр белән бик яхшы мөгамәләдә булдык, җитәкче җомга саен тәм-томнар белән сыйлый иде. Ул кешегә карата претензияләр юк, хатыны шулай хәл итте. Мине бер тапкыр гына күргән иде ул, шул көннән 2-3 көн эшләгәннән соң, мине эштән азат итү бик урынсыз һәм сәер вакыйга булды.
Ул көнне мине эшләргә өйрәткән кыз белән бергә каһвә ясарга да өйрәндек, бик күңелле, җылы атмосфералы көн иде. Ләкин кибеттән бергә чыгуга, аның йөзе үзгәрде, кәефе төшкәне сизелде. «Айгөл, мин синең белән сөйләшергә тиеш, җитәкче сиңа башка килмәскә кушты», – диде. Шуннан соң бернинди аңлату булмады. 4700 сум акча күчерделәр. Аннары минем канәгатьсезлекне белгәч, тагын 1966 сум килде. 7 көн эшләгән өчен 6666 сум түләделәр.
Нәрсәсе күңелне тырнады: мине чүпрәк урынына кулландылар һәм көннәрдән бер көнне урамга чыгарып ташладылар. Хезмәт хакын да өлешләп түләделәр. Сүздә 2 атна өчен түлибез, диделәр. Ягъни ул 10 мең булырга тиеш иде. Ләкин ул сүздә генә калды.
Мин берни дә яшермим, алдамадым да, урламадым да. Миңа исәп-хисап буенча түләделәр. Расчет буенча бар да дөрес түләнде. Әмма өлешләп түләүләре, бер сәбәпсез эштән азат итүләре – күңелгә ятмый. Эшкә көн саен 1,5 сәгать килә идем, беренче 2 көндә – 4 сәгать, калган көннәрдә 8 сәгать эшләдем.
– Хәзер эшсез калдыңмы?
– Әле яңа гына эшкә урнаштым, әлхәмдүлилләһ. Хезмәт хакын да яшәргә җитәрлек итеп түләргә тиешләр. Хәзер инде тынычландым. Әмма бу очрак миңа зур сабак булды, стресс та булмыйча калмады. 10 көн эчендә тәҗрибәсез кешенең өйрәнү дәверендә эшләү тизлеге ничек тиз булырга мөмкиндер? Шунысын аңламыйм, – дип сөйләде Айгөл.
«Без барлык хезмәткәрләргә гадел карыйбыз, беркемне дә кимсетмибез»
Айгөл әйткән компаниягә шалтыраттык. Безгә Айгөлне эшкә өйрәткән кызның номерын бирделәр.
– Айгөл бездә 7 көн эшләде. Сынау срогы 1 ай өчен – 20 мең сум. Ул: 3 һәм 4 июльдә 4шәр сәгать, 5,6,7 июль көннәрендә 8әр сәгать эшләде. Шимбә һәм якшәмбе ял көннәре иде. Җәмгысе – 56 сәгать. 20 меңне 21гә бүлгәч, көненә 952 сум килеп чыга. 952 сумны 7 көнгә тапкырлагач, 6666 сум килеп чыга. Ул шушы саннарны күрде, риза булды.
Без аңа 2 атна өчен түләргә тиеш, дип уйлый. Әмма фактта ул 8 көн эшләде.
– Ни өчен хезмәт хакын өлешләп түләгәннәр?
– Хата киткән. Без аңа икенче көнне калган акчасын түләдек.
– Ни сәбәпле эштән азат иттегез?
– Аналитика алып бара белмәгәнгә, эшләү тизлеге канәгатьләндермәде, – диде ул.
Озак та үтми, компаниянең җитәкчесе шалтыратты. Ул ике якның фикерен дә тыңлаганыбыз өчен рәхмәт әйтте.
– Бу хәл безне борчуга салды. Айгөлне без «сынау срогына» дип кабул иттек. Сынау срогында 1 ай өчен 20 мең түләнергә тиеш. Без баштан ук кешегә карыйбыз. Аның эшли белү-белмәвен бәялибез. Нәрсәдер җитешеп бетми икән, кисәтәбез. Айгөл беренче эш атнасының сынау срогын узды, әмма икенче эш атнасының сынау срогын уза алмады.
Исәпләүләр буенча, 7 көн өчен аңа 6666 сум түләргә тиеш идек. Баштан 4700 сум түләдек. Хаталанганыбызны аңлагач, калган сумманы җибәрдек. Мин аңа ипләп кенә аңлатырга тырыштым. Айгөлнең ул сумма белән ризалашасы килмәде. Ул расчет суммасы кызыксындырмавын, аның эшен тиешенчә бәяләмәүләре турында әйтте. Әгәр кеше безгә туры килә икән, без аны, һичшиксез, алабыз. Баштан без аны өйрәтәбез, ул 1 ай эчендә өйрәнергә тиеш була. Әгәр кеше безгә туры килми, безнең бурычларны үтәп бетерә алмый икән, без аны азат итәргә тиеш булабыз.
Без Айгөлне ялламадык. Ул үзе теләп безгә килгән. Без аңа барлык сәбәпләрне дә аңлаттык, кычкырмадык, тавыш күтәрмәдек, кимсетмәдек. Безгә аналитика, эшнең тиз башкарылуы кирәк иде. Айгөл бик тырышса да, реакциясе әкренрәк булды. Чөнки клиентлар күп, агылып тора, анда бик җитез, тиз эшләргә кирәк. Мәгълүмат бик күп.
Безнең яктан Айгөл алдындагы барлык бурычлар да үтәлде. Без барлык хезмәткәрләргә гадел карыйбыз, беркемне дә кимсетмибез. Бездән канәгатьсезлек белдергән хезмәткәр булмады. Айгөл безнең башка хезмәткәрләр белән дә язышкан, әмма алар барысы да бездә эшләүләре белән канәгать. Бу хакта Айгөлнең үзенә дә әйткәннәр.
– Айгөл белән килешү төзелгән идеме?
– Кеше закон буенча рәсми рәвештә эшкә урнаша. Ләкин Айгөл нинди документларга кул куйганын хәтерләми. Кирәк булса, без, бу мәсьәләне ачыклар өчен, дәүләт учреждениесендә очрашырга әзер. Барлык сорауларны без суд тәртибендә барлык кирәкле документлар белән хәл итәчәкбез. Айгөл нинди документларга кул куйганын искә төшерсен иде.
Безнең өчен бу – бик үк яхшы ситуация түгел. Без дә мөселманнар, ислам динен тотабыз, әлхәмдүлилләһ. Аллаһы Тәгалә алдында җавап тотарга туры килгәнен дә бик яхшы беләбез, – дип сөйләде җитәкче.
Сынау срогын үткән хезмәткәргә хезмәт хакы тулы күләмдә түләнергә тиеш
Нәрсә ул – сынау срогы? Ул күпме дәвам итә ала? Сынау срогында кешегә хезмәт хакы түләнергә тиешме? Сынау срогында килешү төзелү шартмы? Кызганыч, бу сорауларга җавапларны күп кеше белми. Шуңа күрә, белмәсәгез, белеп калыгыз! Бу сорауларга Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясеннән массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүче хезмәткәр Никита Хуртин җавап бирде.
Сынау срогы хезмәткәрне йөкләнгән эшкә туры килүен тикшерү максатыннан, ике як (эш белән тәэмин итүче һәм эшләүче) килешүе буенча билгеләнә.
Хезмәт законнары нигезендә, сынау срогы 3 айдан артмаска тиеш, ә оешма җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, баш бухгалтерлар һәм аларның урынбасарлары, оешмаларның филиаллары, вәкиллекләре яки башка аерым структур бүлекчәләре җитәкчеләре өчен бу срок – 6 ай.
Сынау вакытын билгеләү тәкъдим итү (рекомендация) характерында. Димәк, эш бирүче эшкә урнашканда сынау билгеләргә хокуклы, ләкин моны эшләргә тиеш түгел. Сынау турындагы шартлар, хезмәт шартнамәсеннән тыш, хезмәткәрне эшкә алу турындагы боерыкка да кертелергә тиеш.
Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 70нче маддәсенең 3нче өлеше нигезендә (алга таба – РФ ХК) сынау чорында хезмәткәргә хезмәт законнары һәм хезмәт хокукы, килешү, локаль норматив актлар нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актлар нигезләмәләре таратыла. Димәк, сынау срогын үткән хезмәткәргә хезмәт хакы тулы күләмдә түләнергә тиеш. Закон буенча хезмәт хакын азрак күләмдә түләү тыела.
Күпчелек очракта сынау срогын үтәү гадәти хезмәт бурычларын үтәүдән аерылмый. Әмма, хезмәткәрнең сынауны узу детальләре оешмага махсус локаль норматив актта беркетелергә мөмкин. Бу документта, мәсәлән, сынауны узучыга өйрәтүчене беркетү кирәклеген, тестлар билгеләүне, укуны узу планын-графигын билгеләүне, укыту кысаларында башкарылган эш турында хисаплар төзүне, билгеле бер вакыт аралыгында һәм йомгаклау нәтиҗәләрен бәяләү системасын билгеләүне, сынауны уңышлы узуның критерийлары билгеләнергә мөмкин.
Сынау вакыты тәмамланганчы, эш белән тәэмин итүче хезмәткәрнең «сынау үткән» дип саналуын билгеләргә тиеш. Монда түбәндәге кагыйдәне билгеләп үтәргә кирәк: әгәр сынау вакыты тәмамланса, ә хезмәткәр эшләвен дәвам итсә, ул сынауны үткән дип санала, һәм хезмәт килешүен гомуми нигездә генә өзәргә рөхсәт ителә.
Шулай итеп, сынау вакыты, беренче чиратта, хезмәткәр һәм эш белән тәэмин итүче өчен тәкъдим ителгән шартларның ике як өчен яраклымы-юкмы икәнен аңлау мөмкинлеге. Бу мөмкинлекне куллану, беренче чиратта, эш белән тәэмин итүчегә кирәк. Әмма, һәрхәлдә, сынау срогын билгеләү, киләчәктә хезмәт мөнәсәбәтләре яклары арасында бәхәсләр булмасын өчен, грамоталы итеп рәсмиләштерелергә тиеш.