Буа районыннан Рәшит Миңгалиев махсус хәрби операция башлануның беренче көненнән бирле махсус хәрби операциядә, дип яза «Байрак» газетасы.
Буа егете сроклы солдат хезмәтен Самара өлкәсендә уза. Өенә кайтып 3 ай торганнан соң, Россия Кораллы көчләре белән контракт төзи. 2021 елның декабрендә Самара өлкәсендә Рәшитнең контракт буенча хезмәте башлана. Февральдә Курск ягына командировкага китәргә боерык була. Ул хезмәт итә торган взвод урынга барып җиткәч, урман эчендәге палаткаларга урнашалар. Рәшит «КамАЗ» автомобиле йөртергә билгеләнә. Аларның төп бурычы дошман хәрби радиация яисә биологик агулау коралы кулланган очракта тиз арада зарарсызландыру була. Хәрби задание җиткерелгәндә ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыгып китәргә әзер. Мондый корал куллану тыелса да, Рәшит белән бергә хезмәт иткән егетләр Украина гаскәрләре атакасыннан соң һавада яңгыр сыман ялтырап ак әйберләр яуганын күргәннәр. Фосфорлы корал кулланганда шундый күренеш хасил була, дип сөйли безгә хәрби. Иптәшләре тамак төбендә әчкелтем тәм хасил булганы турында әйткәннәр. Бәхеткә, ара ерак булганга, зыян күрү очраклары күзәтелмәгән. 2022 елның июль аеннан взвод командиры урынбасары Рәшит Миңгалиев Луганск халык республикасы территориясендә хәрби зонада «КамАЗ» автомобиле белән тормыш эшчәнлеген тәэмин итү операциясендә катнаша. 9 ай буе алгы сызыкта булган хәрбиләрне су һәм башка төрле кирәк-яраклар белән тәэмин итеп тора. Шунда хезмәт иткәндә күрсәткән батырлыклары өчен Жуков медале белән бүләкләнә.
– Бигрәк тә эчә торган суның никадәр кадерле нәрсә икәнен мин монда аңладым. Теләсә нинди торак пунктта иң беренче халыкны чиста су белән тәэмин итүне белешәбез. Теләсә каян эчә торган су алу куркыныч. Мин шулай ук хәрби техниканы тәэмин итүдә дә җаваплы.
Җәй көннәрендә тузан. Кырда йөргән хәрби техниканың радиаторы тиз кыза. Аларны юдыртып торабыз, – ди ул.
Яралыларны тыныч җирләргә алып чыгу операциясендә дә катнаша хәрби. Кызганычка, Самара өлкәсеннән үк бергә хәрби операциягә килгән сугышчан хезмәттәшләрен дә югалта. Дошман ягыннан килгән кассеталы корал утына эләгә алар. Бәхеткә, безнең якташыбызга зыян килми.
СВОга киткәннән соң 1 ел буе отпуск ялына кайта алмый Рәшит. Әтисе авырганга, өйдәгеләрдән дә үзенең кайда хезмәт итүен яшерә. Шушы көннәрдә ул икенче тапкыр якыннары янына кайтты. Контракт төзегәнгә үкенмисеңме, дигән сорауга: «Юк. Мин үземне сугышчан иптәшләрем янында булырга тиешмен, дип саныйм», – диде.
Армиягә киткәнче дә Рәшит намаз укый торган булган, СВОда да намаз укырга вакыт та, мөмкинлек тә табылуын әйтә. Төрле дин вәкилләренең бер теләктә булуын, исән-сау булып Россиянең җиңәчәгенә ышана.