news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мине бу урын елдан-ел ныграк тарта» - җырчы Алсу Башкортстанга кайткан

news_top
«Мине бу урын елдан-ел ныграк тарта» - җырчы Алсу Башкортстанга кайткан
Фото: Алсуның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Алсу бу көннәрдә туган ягы Башкортстанга кайткан. Ул ялларын якыннары белән Ишембай районындагы Уяндык авылында уздырган.

Үзенең социаль челтәрләрендә артист ялының күңелле мизгелләре белән бүлешә.

«Берничә көнемне үземнең көч җыя торган урыным – Башкортстанда, туганнарым һәм якыннарым белән Уяндык авылында үткәрдем. Монда минем балачагым узды, монда минем әтием туган, монда минем тамырларым. Бу урынның мине үзенә елдан-ел ныграк тартуын аңлый барам. Монда мин җаным-тәнем белән, чын-чынлап ял итәм, энергия, тормышка мәхәббәт һәм рәхмәт хисе белән тулыланам, - дип яза ул.

Алсу урнаштырган фотоларда – әби-бабасының йорты, көнбагыш басуы, бакчадагы миләш, әти-әнисе һәм якыннары һәм башка җылы кадрлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар