Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мине бик мактады» – Рафил Җәләлиев төшендә Алла Пугачева белән бер мәҗлестә эшләгән

news_top_970_100
«Мине бик мактады» – Рафил Җәләлиев төшендә Алла Пугачева белән бер мәҗлестә эшләгән
Рамил Гали

Рафил Җәләлиев Алла Пугачеваның тавыш операторы булып эшләгән. Дөрес, төшендә генә. Мәҗлесләр алып баручы, җырчы Рафил Җәләлиевкә бүген әнә шундый хикмәтле төш кергән. 

«Хәерле җомга көннәре белән, дуслар. Сезнең белән бүлешер әйбер бар. Төш күрәм. Имеш, Алла Пугачева белән бер чарада эшлибез. Ләкин мин бу чарада алып баручы да, җырчы да түгел, ә тавыш операторы. Алла Пугачева мине бик мактады. «Синең белән бер чарада эшләгән идек инде, бик ошаган иде. Әйдә, тагын эшлик әле, син тавышны шәп куясың», – ди миңа.

Минем күңел булды инде. Ул арада флешкасын күтәреп килгән бу. Вируслы флешка булып чыкты, папкаларын ачмый. Мин компьютерны азрак чамалыйм – җырларын ачып бирдем. Монысына тагын куанды бу. Нәрсәгә юрарга икән бу хикмәтне?» – дип аптыраган Рафил Җәләлиев.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100