«Мине «Батя» дип атап йөрттеләр»: Әфган, Чечня сугышлары һәм СВО узган ветеран тарихы
Васил Садиров үз гомерендә 3 тапкыр сугыш зонасында булган: Әфганстан, Чечня сугышларын узган, СВОда катнашкан, анда каты яраланган. 30 елдан артык гомерен ул хәрби хезмәткә багышлаган, ул – чын патриот үрнәге.

Тәҗрибәле хәрби хәзер дә сугышка китәргә әзер, ләкин табиблар рөхсәт итми
Васил Садиров тумышы белән Татарстанның Арча районыннан. Көзен ул 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. СВОдан соң ул тыныч тормышка әйләнеп кайткан: йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнә һәм бабай булып «эшли» – аның 2 кызы аңа 5 онык бүләк иткәннәр. Балалар кунакка килгәч, ул бик шатлана.
Васил Садиров хәзер дә сугышка китәргә әзер, ләкин табиблар рөхсәт итми: махсус операциядә катнашканнан соң, аның йөрәге авыру икәне ачыкланган, әмма бу хакта ветеран елмаеп сөйли.
«Мин 30 ел армиядә хезмәт иттем, кайнар нокталарда булдым, ә табиблар тумыштан ук йөрәк белән проблемаларым булуын әйттеләр. Мин үземне бик яхшы хис итәм, спорт залында да шөгыльләндем. Мине бернәрсә дә борчымый», – дип көлә ул.
Ир-ат тышкы кыяфәте белән дә яшь күренә: бик күтәренке кәефле, позитив, энергияле. Аны кулына корал тоткан хәлдә һәм формада күз алдына китерү авыр түгел.
«Мин Әфган сугышы турындагы сөйләшүләрне ишеттем һәм барырга булдым, моны үзем теләдем»
«Мин егет чагымда ук «хәрби булачакмын» дип уйладым. Ул вакытта әле тәрбия яхшы, патриотик иде. Мәктәптән соң мин беркая да укырга кермәдем, армиягә барырга булдым. Анда радист булдым. 2 елдан соң демобилизацияләндем. Армиягә кадәр тракторда эшләгән идем, шуңа күрә, өйгә кайткач, яңадан тракторчы булып эшкә урнаштым – миңа иске машина бирделәр, бу миңа ошамады, һәм мин яңадан хәрби хезмәткә кайтырга булдым. Бу – 1983 ел иде», – дип искә ала Васил.
Ул елларда контракт хезмәте юк иде, «сверхсрочный» иде, дип аңлата Васил. Беренче эш итеп, аны Липецк өлкәсенә җибәрәләр, анда ул прапорщиклар мәктәбен тәмамлый. Аннан Казанга озаталар – монда ул рота технигы булып хезмәт итә. Шулай ул вакыт-вакыт гаскәр частьларын алыштыра, Россия буйлап йөри. Һәм менә 1985 ел килеп җитә.
«Әфганстанда сугыш бара иде. Мин ул вакытта Самара өлкәсендә хезмәт итә идем, призывниклар белән эшләдем. Сугыш турында сөйләшүләрне ишеттем һәм китәргә булдым. Мине беркем дә мәҗбүр итмәде – мин үзем теләдем. Рапорт яздым. Көзен мине Кабулга озаттылар. Анда мин зенит-ракета полкына эләктем, электр көч җайланмалары башлыгы вазифасын башкардым», – дип сөйли ветеран.
«Безнең өстә вертолетлар әйләнде, без каршы тора башладык – кая атарга кирәклеге аңлашылмый иде»
Аның бурычларына хәрби колонналарны озату да керә. Шундый озатуларның берсендә алар ут астына эләгә.
«Безнең өстә вертолетлар әйләнә башлады. Без каршы тора башладык – кая атарга кирәклеген дә аңлап булмый иде. Машина кузовындагы пулялар тишегеннән ориентлаштык: пулялар кайсы яктан килгән булса – шул якка аттык», – дип искә ала Васил.
Бер елдан соң Әфганстаннан гаскәрләрне чыгара башлыйлар, Васил бүлекчәсе беренчеләрдән булып чыга.
Туган ягына кайткач, ул 1 бүлмәле фатир ала, өйләнә, бу 1987 елда була.
«Беренче кызыбыз Арча районында туды, икенчесе инде ГДРда – мине шунда хезмәт итәргә җибәрделәр. Башта без иске 2 катлы йортта яшәдек, үзебезгә ягып җылытырга туры килде, анда безнең 3 бүлмә бар иде. Аннары зуррак – 3 бүлмәле фатир бирделәр», – дип искә ала Васил.
Ул башта яшерен частьнең команда пунктында хезмәт итә – гаскәри часть немецлар төзегән бункерда урнашкан була. Хәзер инде ул бу турыда сөйли ала, ә ул чагында барысы да яшерен була.
«Анда мин 2,5 ел хезмәт иттем, аннары Горбачев указы буенча гаскәрләрне чыгару башланды, һәм мине Франкфуртка, понтон-күпер полкына күчерделәр, анда мин ротаның өлкән технигы идем», – дип сөйли ул.
Васил, пенсиягә чыкканнан соң, аны Кырымга чакыруларын искә төшерә, ул вакытта әле ул Украинаныкы була.
«Безне, Әфган сугышында катнашучыларны, шунда җыйдылар, безгә шулай итеп рәхмәт белдерделәр. «Ватанны саклаган өчен» медальләрен безгә Янукович тапшырды. Арчада Җиңү парадына барганда, мин бу медальне салдым – аның белән йөрү оят булды», – дип сөйли Васил.
«1995 елда безне Грозныйга җибәрделәр, мин бармый да кала ала идем, ә мин: «Әлбәттә, барам», – дидем»
Чит илдә хезмәт итү вакыты тәмамлангач, Василга Россиядәге хәрби частьны үзенә сайларга тәкъдим итәләр, һәм ул Чаллыда гражданнар оборонасының контроль-техник пункты башлыгы вазифасында хезмәт итүне сайлый.
«1995 елда безне Грозныйга җибәрделәр. Мин, Әфганстан ветераны буларак, бармый да кала ала идем, ә мин: «Әлбәттә, барам», – дидем. Анда зур территорияләр миналанган иде, миңа сапер һөнәрен үзләштерергә туры килде. Ләкин безнең төп бурычыбыз шәһәрне чистарту иде: бронежилетларда һәм автоматларда без көн саен шәһәр читендәге үз частебездән шунда бара идек. Әле сугыш хәрәкәтләре бара иде, ләкин шәһәрдә террорчылар юк иде инде. Мин барлык йортларның да диярлек снарядлар белән җимерелгән булуын хәтерлим – коточкыч күренеш. Мин хәтта Әфганстанда да мондыйны күрмәдем», – дип искә ала Васил.
Чечняда ул 2,5 ай кала – ул вакытта барлык хәрбиләрне дә шундый срокларга җибәрә торган булалар, моннан артык калырга рөхсәт ителми. 2005 елда Васил өлкән прапорщик булып пенсиягә чыга. СВО башланганда, Васил инде тыныч тормышка ияләшеп өлгергән пенсионер була. Әмма 2023 елның августында ул военкоматка килә.
«Акча өчен бармадым, ул чагында безгә хәзерге кебек түләми иделәр. Анда ниләр булганын карарга теләдем. Военкоматка киттем, анда миңа гаҗәпләнеп карадылар, ләкин мин аларны бурычны үти алачагыма ышандырдым. Ул вакытта миңа 63 яшь иде, мин үз көчемә ышандым», – дип сөйли ветеран.
Аны пехота укчы полкы формалаштырылган Оренбург өлкәсенең Тоцкое өлкәсенә җибәрәләр.
«Миңа «Батя» кушаматы бирделәр. Ничә яшьтә булуымны сорагач, бик гаҗәпләнделәр, шулай итеп, үзеннән-үзе позывной барлыкка килде», – дип көлә ул.
«Хезмәттәшләрем хатыннарына шалтыраткач, шаяртып, «Батя» беркая да җибәрми» дип зарлана иделәр»
Васил полкын шундук Донбасска, Кременное юнәлешенә җибәрәләр. Яшенә карап тормыйлар – барысы белән дә тигез хезмәт итә.
«Анда командирларның күбесе – яшь егетләр, ә минем тәҗрибәм күбрәк. Мин сугышчыларга киңәшләр бирдем, аларга кырга чыгарга рөхсәт итмәдем – анда миналар бит, ә мина кырлары картасы бездә юк иде, димәк, артык чыгып йөрмәвең хәерле. Алар хатыннарына шалтыраткач, шаяртып, «Батя» беркая да җибәрми» дип зарлана иделәр. Мин киткәч, 2 яшь егет шартлады – алар, туганнарына шалтыратырга теләп, элемтә тоткан кырга барган, аларны туктатып калырга беркем дә булмаган», – дип авыр сулый ул.
Батальон гадәттә окопларда яши, учаклар ягарга ярамый – дошман төтеннән күреп алырга мөмкин.
«Безгә азык-төлекне төнлә генә китерә иделәр, машина безнең позициядән 3 чакрым ераклыкта туктый иде, аңа кадәр җәяү барырга туры килә иде», – дип сөйли Васил.
Васил батальоны Кременнаядан 3 чакрым ераклыкта торган, ул чакта аны азат иткән булалар инде. Хәрбиләрнең бурычы оборонаны саклау һәм Украина хәрби көчләренең бәреп керүенә юл куймау була.
«Бу инде мин Әфганстан һәм Чечняда күргән сугыш түгел иде. Монда нигездә дроннар сугышы бара. Мин шулай яраландым да. Окоптан чыктым, һәм кинәт шартлау ишетелде», – дип искә төшерә ул.
Ярасы авыр була: кыйпылчыклар аркасын һәм сул аягын тишеп керә. Бәхеткә, дошман металлы эчке органнарга һәм сөякләргә зыян китерми.
Ай ярым туганнары аның кайда икәнен белми
«Табиблар, ату вакытында чүгәләп утырып торуыңның да файдасы булган, диделәр, югыйсә аяксыз калу ихтималы да булган. Бу – 16 сентябрь иде, алгы сызыкта ай ярым булдым. Эвакуация төркемендәге хәрбиләр мине 3 чакрым күтәреп барды. Аннары госпитальләр буенча сәяхәт башланды, миңа операция ясадылар», – дип сөйли ул.
Ветеран госпитальдә булганда, туганнары нишләргә белми аптырый: аның авыр яралануын белсәләр дә, кайсы госпитальдә ятуын белмиләр. Васил ай ярым элемтәсез була.
«Минем янга палатага Арчадан якташым килде, миңа телефон бирде. Мин аңа акча бирергә теләдем, ә ул алмады. Ниһаять, мин өйгә шалтырата алдым», – дип елмая Васил.
«2024 елның октябрендә мине өйгә җибәрделәр. Мин хезмәтемне дәвам итәр идем, ләкин йөрәк белән проблемаларым аркасында рөхсәт итмиләр», – ди Васил.
«Тернәкләндерүгә җибәрделәр, утын белән булыштылар, документларымны ясыйлар»
Әйләнеп кайткач тормышны җайга салырга һәм гадәти тормышка кайтырга «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалында ярдәм иткәннәр. Шунда ук документларны ясарга булышалар: Васил әле медкарта алмаган, ә аннан башка ул кайбер ташламаларны рәсмиләштерә алмый.
«Социаль координаторым Алинә Латыйпова минем өчен бик тырыша, барысы да килеп чыгар, дип өметләнәм. Тагын мине тернәкләндерүгә җибәрделәр. Миңа бик ошады, анда төрле процедуралар үткәрделәр: бассейн, ЛФК, массаж, кислород камерасы. Сәламәтләнеп кайттым», – дип елмая ветеран.
Район хакимияте утын һәм печән белән булышкан, даими рәвештә бәйрәмнәр белән котлыйлар, бүләкләр алып киләләр һәм концертларга чакыралар.
Васил мәктәп укучылары өчен «Батырлык дәресләре» үткәрә, аларга Ватанны яратуның нәрсә икәнлеге турында сөйли.
Киләчәккә планнар һәм хыяллар турындагы сорауга ир-ат, җилкәсен сикертеп: «Минем бар әйберем дә бар, миңа бернәрсә дә кирәкми. Чит илдә мин күп тапкыр булдым, башка барасым килми», – ди.
«Татар-информ»нан Елена Фенина язмасы тәрҗемә ителде