news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мине барысы да югалткан» - Ильмира Нәгыймова тагын изге урыннарга киткән

news_top
«Мине барысы да югалткан» - Ильмира Нәгыймова тагын изге урыннарга киткән
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ильмира Нәгыймова тагын изге урыннарга сәфәр кылган. Ул дус кызлары белән Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәрендә йөри. Алар Мәккәгә юл тотарга җыеналар. Җырчы үзенең социаль челтәрләрендә урнаштырган видеода әлеге сәфәре турында сөйли. Ул Мәдинә шәһәренең мөселманнар өчен бик әһәмиятле булуын искәртеп, биредә Мөхәммәд пәйгамбәрнең кабере урнашуын әйтә.

«Мине барысы да югалткан. Ә мин менә кайларда йөрим. Биредә безнең Мөхәммәд пәйгамбәребезнең кабере. Монда теләгән теләкләр барысы да кабул була. Сез миңа нәрсә теләдегез – барысын да үзегезгә йөзләтә, меңләтә әйләнеп кайтсын иде. Сезгә дә бирегә килергә насыйп итсен Аллаһ Тәгаләбез», – дип уртаклаша җырчы.

Сәфәр җиңел булмаса да, Ильмира үзен бик бәхетле хис итүен әйтә. Инде ничә төнне йокысыз уздыруларына карамастан, аның кәефе әйбәт.

Җырчы узган ел шушы вакытларда Кече хаҗга барып кайткан иде инде.

Фото: © Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар