«Мине бәхетсез итүегез өчен үкенерсез әле»: 37 яшьлек кызым бала табарга теләми
Минем бер генә балам, кызым бар. Ә ирем 4 ел элек вафат булды.
Кызыма - 36, миңа 58 яшь. Ул 8 ел элек кияүгә чыкты. Киявем дә бик яхшы кеше, миңа улым кебек. Ул да мине хөрмәт итә. Кызымны да бик ярата! Әмма аларның әле дә балалары юк. Икесе дә сау-сәламәт, ләкин кызым үзе бала теләми һәм ирен алдап яши. Хатын-кыз авыруы белән авырыйм дип әйтә ул аңа. Ә киявем ышана инде. Мин үзем дә бу хакта күптән түгел генә белеп алдым.
Бу ялган турында белгәч, кызымнан ни өчен шулай эшләвен сорадым. Ә ул: «Әни булырга әзер түгелмен, нәни балаларга бернинди хисләрем дә юк, үз баламны ярата алмам дип куркам», - диде. Болай була аламыни инде? Кеше үз баласын яратмый булдыра алмый. Бу табигатькә каршы бару була бит! Кызыма да шулай дидем. Ярдәм итәргә әзер булуымны да әйттем. Киявем минем ярдәмнән башка да аларны бар нәрсә белән дә тәэмин итәчәк. Ул бала булуын бик тели, ә менә минем юләр кызымның табасы килми. Ул гел бу темага сөйләшүдән кача иде. Мин яки ире бу хакта сөйләшә башласак, гел теманы читкә бора яки китә.
Соңыннан үкенәчәк бит инде. Минем кебек. Мин дә шулай тиле булдым, ирем күпме теләде икенче бала алып кайтырга! Ә мин гел баш тартып килдем, соңрак булыр әле дип уйладым. Башта фатир, аннан машина, кызыбызны яхшы мәктәпкә укырга кертергә кирәк, янәсе… Ә ул мәктәпкә кергәч вакытның ничек узганын да сизми калдым. Мин борчу-мәшәкатьләр кимегән вакытны көттем. Ә кайда соң ул вакыт? Менә шулай итеп уеннан уймак чыгардык та инде. Яшьрәк вакытта тагын бер-ике бала табасы калган. Хәзер кызым да, мин дә үзебез генә булмас идек.
Ә икенче яктан караганда, аның әни булырга теләмәвендә үземне дә гаепле дип саныйм. Күрәсең, шуның аркасында ул ирен ярата алмагандыр. Аңа 19 яшь булганда бер егет белән танышкан иде ул. Әллә җырчы, әллә КВНщик иде шунда. Хәзер төгәл хәтерләмим дә инде. Ләкин ул эшләми дә, укымый да иде, гел үз урынын эзләп йөрде. Әле һәр төн саен кызымны да әллә кайларга алып китә иде. Кызымнан 12 яшькә өлкәнрәк. Ягъни, ялкау ир-ат һәм яшь студентка. Ирем белән безгә бу бер дә ошамады, кызыбыз өчен дә борчылдык, аларның мөнәсәбәтләренә төрлечә каршы тордык. Берсендә милиция чакырттык һәм аны участокка алып киттеләр. Шуннан соң без аны күрмәдек. Башкасын хәтерләмим дә инде, 20 ел узган бит. Соңыннан ул егет кызыма башка күрешергә теләмим дип язган булган.
Бу хәлләрдән соң кызым бик елады, кайгырды, аны бәхетсез иттек дип гаепләде. Хәтта психологка да алып барырга туры килде аны. Әмма өч сеанстан соң ул анда барырга теләмәде. Ә теге егет турында башка ишетмәдек. Кызым да телгә алмады. Ләкин бервакыт: «Мине бәхеттән мәхрүм итүегез өчен бервакыт үкенерсез әле. Бу яшүсмерләрчә көйсезләнү түгел, ә чын мәхәббәт иде. Сез аңламыйсыз инде аны», - дип кенә әйтеп куйды. Ул вакытта мине аның бу сүзләре бик куркыткан иде. Ирем белән бу хакта бик күп уйландык. Әмма без ул егеттән котылуыбызга бик шат идек һәм үзебезне гаепле дип санамадык. Тик милиция чакыртканга ул безне борчып торды. Монда бер генә хурлык та күрмим.
Ул егеттән соң кызым беркем белән дә очрашмады. Бөтенләй беркем белән дә. Беркая да чыкмады, кеше белән бик аралашмады. Укып бетерү белән эшли башлады. Эшкә чыкканнан соң тагын да ныграк үз эченә йомылды. Карьерасы гөрләп барды, кереме артты. Теге егет турында берәү дә искә алмады. Ә менә хәзер уйлап куям, бәлки ул егет аның язмышы булгандыр һәм без барысын да бозып ташлаганбыздыр?
Берничә ел узгач, кызым кияүгә чыгам дип әйтте. Кияүнең исеме безгә таныш түгел, аның турында ишеткән булмады. Бик гаҗәпләндек һәм сөендек инде. Өйгә чакырдык, таныштык. Ул әти-әнисе белән килгән иде. Егет тә, булачак кода-кодагый да безгә шундук ошады. Бик зыялы, тәрбияле кешеләр булды. Кияү кызым белән бер фирмада эшли икән. Әмма кызымның күзләрендә шатлык очкыннары һәм дулкынлануның әсәрен дә сизмәдем мин. Ә әни кеше андыйга бик сизгер бит ул. Минем сорауга кызым: «Мин бик бәхетле, әмма кеше алдында хис-кичерешләрне сиздерә, күрсәтә белмим», - дип кенә җавап бирде. Шуннан соң мин бераз тынычландым.
Ике айдан соң туй уздырдылар, ширбәт аена Дубайга киттеләр. Кызыбызның үз бәхетен табуына әтисе белән бик-бик сөендек. Әле алга таба оныклар да сөячәкбез дигән уй тагын да шатландырды. Әмма беренче елда да, икенче елда да, аннан соң да оныклар булмады.
Берничә елдан ирем вафат булды. Бу кайгыны бик авыр кичердем. Ике психологка йөрергә туры килде. Үз проблемаларыма чумып, кызымның тормышы белән бөтенләй дә кызыксынмадым.
Бер ел чамасы элек, ниһаять, бераз тынычландым. Югалткан вакытны кире кайтарырга омтылдым. Кызым белән ешрак очраша, аның тормышы белән кызыксына башладым. Аннан башка кемем бар тагын? Киявемә рәхмәт инде, бер шалтыратуым җитә, кызымны алып та килә. Беркайчан юк дими.
Әмма кызымның бала алып кайтырга теләмәве генә мине куркыта. Аңа 37 яшь бит инде, яшь кыз бала түгел, яше бара. Әле аңа бу яшендә дә бала күтәрү, табу авырга туры килергә мөмкин. Ә ул суза да суза. Психологка барыйк дип караган идем, юк, дип кырт кисте.
Аны ничек күндерергә дә белмим. Мин дә мәңгелек түгел, күпме гомерем калгандыр, кем белә. Үзе генә калачак бит. Менә шул борчый мине. Ичмасам, бер бала булса да тапсын иде.