Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миңдәге чәч бөртеген өзеп алырга ярыймы?

news_top_970_100

Тәндәге миңдә чәч бөртеге үссә, аны тартып алу катгый тыела. Бу турыда табиб-онколог Анастасия Фролова әйткән. «АиФ» шул хакта яза.

«Миңнәрдәге чәч бөртекләрен тартып алу катгый тыела. Һичьюгы кайчы белән ипләп кенә кисеп алыгыз. Тән тиресе өстенә чыгып торган миңнәр болай да даими рәвештә травмаланып тора, әле алардан чәчләрне дә тартып алгалап торсаң, меланома, рак китереп чыгарырга мөмкин», – ди табиб.

Андый миңнәрне дерматолог яки онкологка күрсәтергә кирәк. Аларны алып ату яхшы булыр. Моны клиникаларда эшлиләр, гистология тикшеренүен һичшиксез ясатырга кирәк.

Табиб-онколог миңнәрнең яманга әверелүенең 6 билгесен атаган. Шуларның берсе генә булса да, табибка күренергә кирәк.

  • «А» - асимметрия: миңнең кырыйлары симметрияле түгел, чыгып торган, тигезсез урыннар, җәрәхәтләр һәм кабырчыклар бар.
  • «К» - кырыйлары тешле-тешле, йолдызсыман.
  • «К» - кан чыга, миң үзеннән-үзе дә, травма булса да каный.
  • «О» - окрас – төсе бертөрле түгел.
  • «Р» - размер – үлчәме буенча соңгы елда интенсив үсеш күзәтелә.
  • «Д» - динамика: кабырчык барлыкка килә, чәчләр коела, кан саркый, кан тамырлары рәсеме барлыкка килә.

Болар барысы да миң яманга әверелә башлау турында аңлатырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100