Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Миндә ВИЧ”: сер итеп саклана торган чир белән авыручылар ничек яши?

Рәсми мәгълүматлар буенча, бүген Татарстанда уңай ВИЧ-инфекцияле 13 514 кеше яши. Быел гына да 600 яңа авыру очрагы ачыкланган. ВИЧ диагнозы белән яшәү һәм күпләрнең синнән йөз чөерүе турында “Татар-информ” репортажында укыгыз. Геройларның исемнәре үзгәртелде.

news_top_970_100
“Миндә ВИЧ”: сер итеп саклана торган чир белән авыручылар ничек яши?

“Бу авыру сиңа йогар дип уйламадым. Китәрсең дип курыктым, шуңа әйтмәдем...”

Йөргән егетенең ВИЧ белән авыруын Ангелина очраклы гына белгән.

- 2017 елда бер егет белән таныштым, очрашып йөри башладык. Аның документларын актарганда ВИЧ-статусы турындагы мәгълүматка юлыкканда без бергә яши идек дияргә була.

Шок хәлендә калдым. Бөтен дус кызларыма шалтыратып нәрсә эшләргә икәнен сорадым. Барысы да бер тавыштан “Ташла!” диделәр.

Ул вакытта дус кызым белән яши идем. Ул егет безнең өйгә кермәсен диде.

Леня үзе: “Бу авыру сиңа йокмас дип уйладым. Мине ташларсың дип курыктым, шуңа әйтмәдем”, - диде.

Куркыныч булды. Әмма мин аның белән араны өзәргә җыенмадым. Бар кешегә дә аның белән аерылыштым дидем, яшерен генә очраша идем. Чөнки бөтенесе дә бик ачулана иде.

Тест ясарга бардык, минеке тискәре булды. Һәм мин һәр ай саен тикшеренергә йөри башладым. Психолог белән, Леняның дуслары, якыннарым белән сөйләштем. Рухи яктан әзерләндем дип әйтимме инде... Ярты елдан соң тест уңай нәтиҗә күрсәтте. Ә бер мизгелдә без бөтен кешегә дә "өйләнешәбез" дип игълан иттек.

Сүз уңаеннан, минем әни Леняда ВИЧ икәнен әле дә белми. Минем авыру булуымны белә, мин аңа инфекцияне стоматологта йоктырдым дип әйттем. Иң-иң якын дусларыбыз икебез хакында да белә. Тагын абыемның хатыны белә. Бу турыда белгәч, ул ике сәгать елады. Соңыннан урамга чыгып тәмәке тартты, шуннан тынычланып кергән иде инде.

Элек ВИЧ турында берни дә белми идем. Аның начар булуын, бу авырудан үлүләрен белә идем. Ә болай уйлап та карамый идек хәтта. Бу миңа ничек кагыла алсын? Минем белән беркайчан да мондый хәл булмаячак! Югары белемем, яхшы эшем бар, фатир алдым, барысы да яхшы. Сәламәт тормыш рәвеше алып барам. Ничек мин мондый хәлдә калыйм?!

Үземдә авыру булуын кабул итү бик авыр булды. СПИД үзәгенең коридорында күпме елаганмындыр. Хәзер хәтта исемә дә төшермим инде...

Бервакыт шундый хәл булды. Яңа гинекологка килдем, үземнең табиб авырып киткән иде. Ә бу яңа табиб миндә ВИЧ икәнен белгәч, башка битлек, тагын бер кат перчатка киде һәм документлар тутыру өчен миңа икенче ручка бирде. Авыр булды.

Бала табу куркыныч булды. Йөкле икәнемне белүгә үк СПИД үзәккә чаптым. Миңа махсус терапия билгеләүләрен сорадым. Хәзер уңай ВИЧ инфекцияле барлык хатын-кызларны да бала таптыру өчен РКБга җибәрәләр.

Ни өчен балага күкрәк сөте ашатмавымны аңлату проблема иде. Миңа төрле чәйләр, үләннәр алып киләләр, кызганалар иде.

Кызым сау-сәламәт. Яңа туган балага азмы-күпме әнинең күзәнәкләре күчә, вирус үзе юк, әмма күзәнәкләр бар. Әгәр бала дарулар эчә икән, бер яшькә кадәр алар акрынлап чыгып бетә.

Леня да кызыбыз туганнан соң гына дарулар эчә башлады. Күп нәрсәгә фикере үзгәрүен, минем аңа тәэсир итүемне әйтә.

“Әни сеңлем белән мине шундук күмеп куйды"

Айсылу 36 яшь, ВИЧ белән 15 ел авырый.

- Бу хәл 2004 елда булды. Сеңлем белән наркотик кулланып карадык, энә аркылы йоктырдык... Гомердә бер татып карадык – вәхшилек, ошамады, ә чирне йоктырдык...

Әнигә шок булды. Ул безне шундук күмеп куйган иде инде. Бик озак елады. Безгә ул вакытта бу чир барыбер иде, бармы – бар, нишлисең инде. Хәер, без тормышта оптимистлар. Ә әти һаман да белми әле, кирәкми дә инде. Ул чын мөселман, мондый нәрсәләрдән ерак кеше, аңа боларны белү кирәкми. Элекке иремнән һәм хәзер яши торган егетемнән башка беркем дә белми.

Үземдә ВИЧ булуын булачак иремә телефон аркылы әйткән идем. Ул вакытта артымнан гына йөри иде әле. Ул чакта безнең бернинди дә мөнәсәбәтләр юк иде, шулай бервакыт миңа шалтыратты да һәм мин барысын да сөйләдем. Ә ул аңа барыбер булуын, мине яратуын әйтте. Аның кайбер дуслары да ВИЧ белән авырган, мондый хәл аңа таныш булган инде. Бу бәлки шуның белән дә бәйледер.

Нәтиҗәдә мин аңа кияүгә чыктым. Без аның белән бер генә көн дә сакланмадык, ә шулай да ул ВИЧ йоктырмады. Ул тулысынча сау-сәламәт кеше. Шулай була ул: дөньядагы бер процент кеше ВИЧ йоктырмый. Моны хәтта табиблар да аңлата алмый. Сүз уңаеннан, минем дә, сеңлемнең дә балалары сау-сәламәт туды.

Дөрес, бала тапканда котым алынды инде. Мин Хабаровскида бала таптым. Ул вакытта шуннан 200 чакрым ераклыктагы кечкенә шәһәрдә яши идек.

Бала көткәндә үземне сакламадым, күп эшләдем. Һәм йөклелек дәвамында бала төшү куркынычы бар иде. Нәтиҗәдә, 31 атнада бала таптым. Кызымның авырлыгы 1,5 кг иде.

Шул үзебез яшәгән шәһәрдә тулгакларым башланды. Минем ирем хәрби, ул вакытта нарядта иде, кайтып җитте. Тулгак тота-тота Хабаровскига кадәр 200 чакрым уздык. Һәм анда перинаталь үзәктә тулгаклар белән тагын өч көн тоттылар әле мине. Баланы аерым палатада таптым. Һәм икенче көнне үк мине роддомнан чыгардылар, чөнки миндә диагноз.

Мине чистарттылар, өч көн тулгаклар белән йөрдем бит. Ачык җәрәхәтем булган килеш хастаханәдән чыгардылар, чөнки аларга палатаны дезинфекцияләргә кирәк иде. Аллага шөкер, баланы хастаханәдә калдырдылар, карадылар, ул җитлекми туган иде бит. Ә мин өйдә барысыннан да, шул исәптән антибиотиклардан да әкренләп кенә рәткә килдем, бик нык ябыктым. Ләкин бер айдан савыктым, кызымны карадылар һәм мин аны өйгә алып чыктым.

Минем тәндә татуировкалар ясалган. Мин аларны үземдә ВИЧ икәнен белгәч ясаттым. Алар миндә берничә, ясатудан курыкмадым. Бары тик тешкә имплант куйдыру гына куркыныч булды. Аны ныгып китә алмас диделәр һәм мин моннан баш тарттым.

Кинәт кенә үләрмен дә, кызым минсез калыр дип бик куркам. Менә бу куркыныч. Һәм кызымның мәктәбендә дә берәр кешенең минем ВИЧ авырулы икәнемне белүеннән Алла сакласын.

Безнең җәмгыять шундый инде, беркем дә бернәрсә ачыклап тормаячак. Кимсетәчәкләр, мыскыл итәчәкләр. ВИЧлы кешеләрнең калган кешеләр кебек булуын берәү дә уйлап карамый бит. Безнең белән аралашудан, кочаклашудан яки үбешүдән чир йокмый. Ләкин моны сирәк кешеләр генә тыңларга һәм аңларга тели.

Мин өч ай саен анализлар биреп тора. Сәламәт кешеләр дә моны эшләми бит.

“Өйдә миңа аерым савыт-саба бирделәр, мин җыендым да бөтенләйгә киттем”

Владимирга 39 яшь. 20 елга якын ВИЧ белән авырый.

- Яшьлегем белән йоктырдым бу авыруны, наркотиклар кулландым. Берничә көн бизгәк тотты, озак кына дәвалана алмадым, шуннан соң шикләнә башладым.

Башта курыктым. Мине тешләгән черки ВИЧны башка кешегә йоктырырга мөмкин дип курыктым. Алда бары тик үлем генә дип уйладым... Берни дә белмәдем.

Бу хакта белгәндә миңа 21 яшь иде. Операциягә яттым, кан тапшырдым. Шулай ачыкланды. Өйдә миңа шундук аерым савыт-саба бирделәр, ә мин әйберләремне җыйдым да өйдән чыгып киттем. Фатир “снимать” иттем. Гаиләм шулай итеп ун елга миннән баш тартты.

Төрмәгә эләктем. Иреккә чыккач кына гаиләм мине кире кабул итте. Аңлыйм инде, әни кечкенә энем өчен курыкты. Ул вакытта ВИЧ турында беркем дә берни дә белми иде әле. Хәзер генә ул, энемнең улын – племяннигымны рәхәтләнеп кочаклыйм һәм үбәм.

Йөргән кызым бар иде, аңа да миннән чир күчмәде. Мин гел дарулар эчеп торам, күрәсең шул тәэсир итәдер. Элекке дусларым барысы да диярлек минем авыру турында белә, моңа тыныч карыйлар. Дусларымның фирмасында эшлим, рәсми төстә урнашмадым, бу авыру белән мине алмыйлар...

Сәламәтлек белән дә төрлечә булды, бик авыр булганы да бар. Бер вакыт ничектер битемнең сул ягы ойый башлады... Препаратлар эчә башлагач, яхшырып китте.

Татарстандагы вазгыять һәм авыру куркынычы

“ВИЧ күптәннән инде маргиналлар авыруы түгел. Бу вирус белән шактый уңышлы кешеләр дә зарарлана. Әгәр инфекция йоктырган кешеләрнең яшь категориясенә күз салсак, бүген ВИЧ күрсәткече уңай булган 71% кеше 30-50 яшьтә. Ягъни, ВИЧның олырак яшьтәге кешеләргә күчүен күрәбез”, - диде Республиканың СПИД белән көрәш һәм профилактика үзәге эпидемиологы Ирина Осянина.

ВИЧка каршы дарулар әле уйлап табылмаган. Әмма антиретровирус терапиясе бар. Ул иммунитетны тонуста тота һәм кешегә тулы канлы тормыш белән яшәргә ирек бирә.

Авыруны йоктыру юллары

ВИЧ җенси юл, инъекцияләр һәм күкрәк сөте белән күчә. Башкача әйткәндә, канда, спермада, вагиналь бүлендектә һәм күкрәк сөтендә чир йоктыру өчен җитәрлек микъдарда вирус була.

Кешенең ВИЧ йоктырып башка кешене зарарлый алуы, әмма әлегә анализларның тискәре булы - серонегатив бушлык дип атала. Бу безнең анализлар ачыклый алсын өчен канда җитәрлек күләмдә антитәнчекләр эшләп чыгарылмаган дигәнне аңлата. 90-95% очракта бу вакыт өч айга кадәр сузыла, 5-9% очракта – ике атна, ә 1% очракта серонегатив бушлык бер елга кадәр сузыла. Шуңа күрә сакланмаган җенси мөнәсәбәттән һәм шикле инъекциядән соң бер ел узгач кына авыру юклыгына ышанып була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100