Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миналар, аталар!» – Суджадан чыкканда качакларга аталар, Курск өлкәсендәге вазгыять

news_top_970_100
«Миналар, аталар!» – Суджадан чыкканда качакларга аталар, Курск өлкәсендәге вазгыять

ТАСС хәбәр итүенчә, Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, Украина хәрби көчләре Курск юнәлешендә 660 хәрбине һәм 82 данә бронетехника югалткан. Россия армиясенең «Север» төркеме һәм ФСБ Украина гаскәрләренең Суджа һәм Коренево юнәлешендә һөҗүмен туктатты, дип хәбәр ителә. Аерым төркемнәрнең Россия җиренә керү омтылышы туктатылды, диелә. Россия армиясе чиктәш Сум өлкәсен бомбага тота. Губернаторның урынбасары Андрей Белостоцкий: «Дошман Курск өлкәсенә керми, киресенчә, чигенә», – дип хәбәр итә. Чик буендагы торак пунктлардан 3 мең кеше эвакуацияләнгән. Әлегә 5 кеше һәлак булуы, 34 кеше яралануы хәбәр ителә. 5 бала яралы.

Фото: © Олег Царев каналыннан

Курск өлкәсендә каза күрүчеләргә 10 мең сум күләмендә компенсация түләнәчәк.

Суджа янындагы газ станциясен Украина гаскәрләре кулга төшергән. Ул – Россиядән Европага газ җибәрә торган пункт, бу станция аша газ Украинага, аннары Словакия, Австриягә китә.

Военкорлар, Украина гаскәрләре Курск АЭСын кулга төшерергә, яки аңа зыян салырга тырыша, дип фаразлый.

Социаль челтәрләрдә Суджадан чыгып качкан вакытта ут астына эләккән автомобильдән төшерелгән видео чыкты. Аннан аңлашылганча, автомобильдә ике ир бара. Юлда янган автомобиль, аннан соң миналар күренә. Шунда автомобильгә ата башлыйлар, тәрәзәләрен ватып бетерәләр. Йөртүче шәһәрдән чыгып кача алмый, кире кайтырга мәҗбүр була.

Суджа шәһәре янында «ашыгыч ярдәм» машинасына һөҗүм булган, йөртүче һәм фельдшер һәлак булган, дип хәбәр иткән идек. Бердәнбер исән калган кеше – табиб. «База» аның хакында яза. Ул – Дарья Коннова, «ашыгыч ярдәм»дә 2021 елдан бирле эшләгән. Хәзер кардиология юнәлешендә ординатурада укый икән. Украина гаскәрләре бәреп кергәч, Суджа шәһәренә үзе теләп киткән. Әти-әнисен борчымас өчен, бу хакта сеңлесенә генә әйткән.

6 август көнне «ашыгыч ярдәм»гә дрон-камикадзе бәрелеп шартлый. Дарья яралана, контузия ала һәм аңын югалта. Ул хастаханәдә генә аңына килә. Аның аягына ярчык кергән, кулына зыян килгән, контузия алган.

«База» каналы хәбәр итүенчә, Суджа шәһәренең яртысы Украина кулында. Шәһәр уртасында елга һәм сазлыклы урын, дип хәбәр ителә – көнбатыш өлештә Украина гаскәрләре. Суджа янында ополчение – җирле халык та сугыша икән. Военкор Юрий Котенок, шәһәрнең зур өлеше Украина кулында, дип хәбәр итә. 1661 елда нигез салынган бу шәһәрдә 5127 кеше яшәгән, хәзер аларның күпчелеге качкан. Суджада танклар да бар, дип хәбәр ителә.

Юрий Подоляка: «Суджа безнең кулда түгел», – дип хәбәр иткән.

Украина хәрби көчләре Коренево юнәлешендә дә һөҗүм иткән, «Два майора» хәбәр итүенчә, бу юнәлештә һөҗүм туктатылган. «Рыбарь» Локня – Никольский – Викторовка – Кругленькое авыллары янында бәрелешләр баруын яза.

Татарстан яшьгвардиячеләре гуманитар ярдәм җыю турында игълан итте, аны Курск өлкәсендә яшәүчеләргә озатачаклар.

Ярдәм Казандагы «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» гуманитар үзәгендә кабул ителә, адресы: Жуковский урамы, 12, дип хәбәр итә гвардиянең матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100