news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миңа ялгызыма гына рәхәт

news_top

Рәсимәнең ире шактый яшь килеш үлеп китте, 50се тулган гына иде. Кисәк кенә йөрәк белән китеп барды.

Рәсимә кайгырды, боекты. Тормыш булгач төрле чак булса да, ни дисәң дә, 25 ел кулга-кул тотынышып яшәделәр. Яхшысы да, яманы да булды. Фәрхәтне үрнәк ир булды дип әйтеп булмый. Юктан да тавыш чыгарырга, вак-төяккә бәйләнергә бик һәвәс иде, мәрхүм. Хатынын гел плитә янында торырга мәҗбүр итте, чөнки гел бер төрле ризык яратмады, талымлы булды. Көн саен беренче, икенче аш, камыр ризыгы, салат кирәк аңа, һәм алар көн дә төрле булырга тиеш.

Шулай да, гомумән алганда, ярыйсы гына гаилә булдылар. 2 бала тәрбияләделәр, фатир алдылар. Дачалары да булды, җәйләрен шунда уздырдылар. Әрепләшүләр булса да, бер-берсенә ияләнгән иде инде алар. Рәсимә дә, яши-яши, иренең вакчыл холкына күз йомарга, кайбер сүзләрен колак читеннән генә уздырып җибәрергә, хатын-кызларга хас зирәклеккә, хәйләкәрлеккә өйрәнде. Шуңа күрә Рәсимәгә ялгызлыкка күнегергә шактый авыр булды.

Ире вафат булганда, балалары үсеп буй җиткән иде инде. Кызына 22, улына 19 яшь. Икесе дә аерым яши. Кызы егете белән яшәде, ә улы башка шәһәрдә укый. Балалары кайтып йөрде анысы, тик һәрберсенең үз тормышы, үз борчу-мәшәкате, бик теләсәләр дә артык еш кайтып йөри алмадылар.

Беренче вакытларда Рәсимә ни белән шөгыльләнергә белми йөдәде. Әйе, эше бар, дачасы да бар. Тик ял көннәрендә, кичләрен яки һава торышы дачага барырлык булмаганда, эшсезлектән нишләргә белмәде, үзенә нинди дә булса шөгыль табарга тырышып карады.

Беренче вакытларда, гадәтләнгәнчә, ашарга да бик күп пешерде. Ә соңыннан ризыкның яртысы чүп чиләгенә китә башлады, чөнки үзе генә бу кадәр ризыкны берничек тә ашап бетерә алмый.

Әмма, әкренләп, яңа тормышына да күнегә башлады. Эштән соң да өенә ашыга-ашыга кайтудан туктады. Өйдә барыбер беркем көтми, кемгәдер ашарга әзерлисе юк.

Җыештыру-юыштыру да бермә-бер кимеде. Ире гел өйдә пычратмыйм, туздырмыйм дип йөрсә дә, киресенчә була иде шул. Хәзер кием-салымын кайда туры килә шунда салып ташлаучы да юк, эштән кайтышына пычрак савыт-саба да җыелып тормый.

Ире вафатыннан соң бераз вакыт узгач, Рәсимә буш вакыты белән ләззәтләнә башлады. Ашарга да 2 көнгә 1 генә әзерли. Өйне дә көндә җыештырасы-юыштырасы түгел, чөнки пычратучы, чүпләүче юк. Балалар зур, түгәрәкләргә йөртәсе юк.

Хәтта аңа дача да беркайчан кирәк булмаган ләбаса! Берсендә шыгрым тулы автобуста этелә-төртелә дачага барганда шуны аңлады ул. Киресенчә, инде кире кайтырга теләп, якшәмбене көтә икән ул.

Һәм дачага килеп җиткәч тә, моңа башкача карады ул. Дача тотарга ире теләде бит, гел монда килеп йөрергә, нәрсәдер эшләргә кирәк дип, ул кыстады. Ә Рәсимә теләмәгән бит! Менә яңа гына шуны аңлады хатын. Хәзер дә теләми. Алайса нигә килеп йөрергә?

Рәсимә бик теләп, рәхәтләнеп, дачасын сатты. Җилкәсеннән тау төшкәндәй булды, җиңел сулап куйды.

Кыскасы, вакыт узган саен, Рәсимә үзенең ялгызлыгыннан тәм тапты. Беркем алдында да хисап тотасы юк, беркемнең көен көйлисе түгел. Хәзер ул – ирекле кош, нәрсә тели, ничек тели, шулай эшли. Һәм аның ни эшләвендә дә беркемнең бер эше дә юк.

Балалары олы, ире юк. Үзенә үзе хуҗа! Фәрхәтне юксынса да, Рәсимә хәзер генә чын-чынлап үзе өчен яши башлавын аңлады.

Шөгыльләре барлыкка килде. Иптәш хатыннары белән атна саен театрга йөрергә ияләнеп киттеләр. Кибетләрдә дә еш йөри башлады. Акчасы әллә ни күп түгел анысы, тик, вакыт-вакыт, үзенә нәрсәдер алырга кысмырланмады.

Ә кичләрен Рәсимә телевизордан сериаллар карый башлады. Элек моңа вакыты булмады, ә кичен үз эшләрен төгәлләп, бушаган вакытта, телевизор ире карамагында була иде, футбол-хоккей караудан башканы белмәде. Ә хәзер менә вакыты бар, пульт та үзенә генә.

Үзен бәхетле хис итүдән Рәсимә хәтта кыенсынып та куйды. Элек ул үзенә генә авыр булыр, ялгызлыкка түзә алмас сыман тоела иде, ә хәзер шушы ялгызлыгыннан ләззәт таба. Хәер, нинди ялгызлык инде бу? Эштә хезмәттәшләре, балалары бар, дуслары янында.

Кыскасы, Рәсимә башка мөнәсәбәтләр корырга теләмәде. Кем беләндер танышу өчен яшем дә туры килми, дип уйлады. Тик ничек кенә ахмак яңгырамасын, кем беләндер очрашып, иренә алмаш тапса, аңа хыянәт итү кебек кабул итә иде.

Тик язмыш башкача хәл итте. Театрда ул шактый кызыклы гына ир-ат белән танышты. Расүл Рәсимәдән 4 яшькә генә олы.

Расүл хатынны өенә кадәр озатты, ә икенче көнне очрашуга чакырды. Рәсимә тәкъдимне кабул итте, Расүл белән очрашырга булды. Бу – хыянәт түгел бит, болай аралашу, сөйләшү генә.

Тик гади аралашу белән генә тукталмады. Бактың исә, бу яшьтә дә хисләр яңадан дөрләп китә ала икән.

Алар ярты ел очрашып йөрде. Расүл улы һәм аның гаиләсе белән яши. Шуңа күрә ешрак Рәсимәнең фатирында очраштылар яки берәр җиргә бардылар.

Бу мөнәсәбәтләр Рәсимәне канәгатьләндерә иде. Расүл аралашу өчен кызыклы, илтифатлы ир-ат, сәнгать ярата, әдәбият белән кызыксына. Үзе юмарт, тик акча кадерен белә, тиктомалга уңга-сулга чәчми. Алар хәтта, бергәләп, диңгез буенда да ял итеп кайтты. Рәсимә соңгы мәртәбә диңгездә кайчан булганын да оныткан иде инде...

Барысы да искиткеч булды. Тик бермәл Расүл көтелмәгәнчә сүз башлады.

«Рәсимә, без бала-чага кебек йөрибез. Бәлки мин синең янга күченермен?» – диде Расүл.

Рәсимә плитәдә җылытып торган ашын болгатудан да туктап калды хәтта.

«Шулай дисеңме?» – дип сорауга сорау белән җавап бирде хатын.

«Ну, ә нәрсә? Картлыкны бергә каршыларбыз... Икебезгә бергә рәхәт бит», – диде ир.

Әйе, аларга рәхәт. Тик менә Рәсимә кабаттан ир хатыны булырга уйлап та карамаган иде. Паспортта мөһер буламы-юкмы, анысы барыбер. Әгәр бергә яшиләр икән инде, алар барыбер гаилә булып санала.

Рәсимә озак кына ризалашмый йөрде. Әмма Расүлнең үз туксаны туксан булды. Улының гаиләсенә комачауларга теләмәве һәм яраткан кешесе белән бергә яшәргә хыяллануы турында сөйләде. Бик күп дәлилләр китерде. Түзмәде, бу кадәр кыстауга Рәсимә дә биреште һәм ризалашты.

«Ярар, синеңчә булсын. Әйберләреңне алып кил», – диде хатын.

Башта барысы да яхшы кебек булды. Расүл Рәсимә янында еш кунак булды, шуңа күрә беренче атналарда хатынга бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек тоелды. Тик бу алай түгел иде.

«Рәсимә, бүген тагын борщмыни ашарга?» – диде берсендә Расүл.

«Ничек инде тагын? Әле икенче көн генә ашыйбыз. Белмәсәң – бел, борщ икенче көнгә тагын да тәмләнә ул», – диде Рәсимә, ачуын сиздермәскә тырышып.

«Шулаймыни? Өченче көн ашыйбыз, дип торам инде... Ярар алайса», – диде Расүл.

Рәсимә моңа игътибар итмәскә тырышты. Тик мондый дәгъвалар көннән-көн артты гына.

«Күлмәкне юарга кирәк, дип әйттем бит инде мин. Хәзер эшкә нәрсә киеп барам?» – диде беркөнне Расүл.

«Ну, онытканмын, искә төшерәсең калган», – диде Рәсимә.

«Мин сиңа болай да 2 тапкыр әйттем бит инде. Тутый кош кебек гел кабатлап торырга әллә?» – диде ир.

Әгәр баштарак Расүл өй эшләрендә булышса, тора-бара, бу да юкка чыкты.

Башта ул савыт-сабаларны юмый башлады. Янәсе, иң яратмаган эше шул. Соңыннан идән суыртуны да онытты. Машинага тутырылган юасы керләргә порошок салып, төймәгә басып җибәрү дә коточкыч авыр була башлады.

Берсендә, кич эштән кайтканда, Рәсимә кабат ашыга-кабалана кайтуын аңлап алды. Нәкъ элеккечә, ире исән вакыттагы кебек. Чөнки өйдә ир көтә бит, аны ашатасы-эчертәсе бар. Әле юасы керләр дә тау булып җыелгандыр...

Рәсимә кинәт туктап калды. Соңыннан күңеленә колак салды. Мондый тормыш ошыймы аңа? Уртак тормыш кирәкме аңа?

Кызганыч, ул күңеленнән «юк» дигән җавап кына ишетте. Үзе генә яшәгәндә ничек рәхәт булган икән аңа. Ә хәзер кабат тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтерелә. Һәм нәрсә өчен? Диванда аунаудан башканы белмәгән ир кисәге өченме?

Әмма Рәсимә шундук кырт кисәргә теләмәде. Башта Расүл белән ипләп кенә сөйләшеп карарга булды, тик барып чыкмады. Нәкъ менә бүген, Рәсимә соңгы чиккә җиткәндә, Расүлнең башына искиткеч фикер килгән икән.

«Рәсимә, синең дачаң бар әллә? Фотосын күрдем», – диде ул.

«Бар иде. Саттым мин аны», – диде хатын.

«Нәрсә? Нигә саттың? Хәзер җәен дачага йөрер идек, яшелчәләр үстерер идек. Ә хәзер бөркү шәһәрдә фатирда ятабыз инде. Кара, бәлки, берәр дача алырбыз? Беләсеңме ничек шәп булачак?» – диде Расүл.

Рәсимә ничек «шәп» булачагын бик яхшы белә. Тик менә Расүлнең шатлыклы хисләрен бүлешә алмады.

Рәсимә авыр сулап куйды да, турысын әйтте:

«Расүл, безгә аерылырга кирәк», – диде.

Шулай да Расүл аңламады. Рәсимә үзенә генә уңайлы, рәхәт булуын аңлатырга, башка беркемне дә карарга, тәрбияләргә теләмәвен аңлатып карады. Тик Расүл моны кире какты.

«Мине болай да беркем карамады! Син аерылырга сылтау гына табарга телисең», – диде.

Рәсимә араларын бөтенләй өзәргә теләмәгән иде. Тик Расүл бик үпкәләп, араны тәмам өзеп китте.

Ә Рәсимә ялгызы гына калгач, үзен кабат бәхетле тойды. Бу мөнәсәбәтләрнең барып чыкмавына бераз моңсуланып алды, әлбәттә, тик бетмәс-төкәнмәс көндәлек мәшәкатькә баш-аягың белән чумганчы, бер ялгызы булу яхшырак. Хәзер ул төгәл белә инде: хәтта берәрсен очрата калса да, бергә яшәргә мәңге ризалашмаячак. Бәхетле булу өчен бергә яшәү мәҗбүри түгел, вакытны бергә рәхәт уздыру да җитә. Һәрхәлдә, Рәсимә өчен шулай.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 сентябрь 2025
    Исемсез
    Мин дэ шундый тормышта яшим, үз хуҗалыгы белән торам, эш күп, әмма зарланмыйм, чөнки өстән командовать итеп торучы юк, аллагашокер, үзем баш, үзем түш
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар