Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миңа сеңелкәш сатып алыгыз!» (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Тансык, бик озак көтеп алынган балаларның күбесе кебек, Лилия дә иркә һәм көйсез бала булды. Аның хәтта беренче сүзе дә «Бир!" иде. Ул, кулларын сузып, нәрсәне эләктерә ала шуңа тотына – әнисенең муенсасына, әбисенең брошкасына йолкып алырдай булып ябыша. Әгәр инде аны шаяртып кына орышып куйсалар да, көянтә кебек сыгылып төшә дә кычкыра-кычкыра елый, һәм бу – Лилия үз дигәненә ирешкәнче шулай дәвам итә иде. Ахыр чиктә ул үз дигәнен эшли һәм башкалардан да эшләтә: нәрсә тели – шуны бирәләр, муенсамы ул, брошкамы, һәммәсе Лилиягә эләгә. Әмма менә әтисенең мыеклары белән генә эш харап – аларны тартып алып булмый иде.

Үсә-үсә, Лилия әти-әнисен һаман да үз кубызына биетте, кызларының көенә генә тордылар, әбисенең аңа карап күңеле йомшара, «Лилиям, Лилиям» ди кенә тора. Әти-әнисе фәкыйрь түгел, шулай булгач, әйдә, кызыгызга олаулап ташыгыз әйберләрне, әллә юкка гына шулай зарыгып көтеп алынган баламы ул?! Уенчыклары да тиз туйдырды Лилияне, матур күлмәкләре дә шкаф тулы, әмма аның ниндидер үзенчәлекле әйбергә ия буласы килде, моның нәрсә икәнен Лилия хәтта үзе дә белми иде.

Берсендә аларның гаиләсен күршеләре бәби чәенә чакырды, күптән түгел генә аларның кызлары Юлия туган иде. Бәләкәч күзләрен челт-челт йомып ята, барысына да телен чыгарып күрсәтә, аяк-кулларын селкеткәләп ала. Өч яшьлек Лилия бу могҗизага шактый карап торды, нәни Юлиянең кечкенә генә бармакларын тотты.

«Ә сез аны каян алдыгыз?» – дип сорады, кызыксынуын яшерә алмыйча.

«Кибеттән сатып алдык», – дип шаяртты күрше апасы.

«Миңа да шундый кирәк! Миңа сеңелкәш сатып алыгыз!» – дип шыңшый башлады Лилия һәм бу сүзләре белән олыларны көлдерде.

Ул вакытта бу хәлнең җитдилегенә беркем дә игътибар итмәде, әмма Лилия көннән-көн ныграк көйсезләнә башлады. Сеңелкәш кирәк! Бу көйсезлек әтисенең мыекларына караганда да җитдирәк иде, аларны һичьюгы кисеп алырга да була, ә менә сеңелекеш алып кайту, ай-һай, икеле. Чөнки табиблар әнисенә шанс бирмәде, бер бала таба алуын да зур уңышка санадылар. Бик теләсәләр дә, башкасы була алмый иде. Лилиянең игътибарын яңа уенчыклар белән җәлеп итәргә тырыштылар, күршедәге нәни Юлиянең апасы булырга тәкъдим иттеләр, әмма юк – аңа үзенеке, шәхси сеңлесе кирәк. Күршеләр үзләренә бала сатып алган бит әле, нишләп Лилияләр дә шундый кызны сатып ала алмыйлар икән?

Могҗиза булды – Лилиянең әнисе берничә айдан балага узды. Лилиягә, сеңлесе бераз соңрак булачак, аны әле башта корсакта үстерергә кирәк, дип аңлаттылар. Лилия хәтта бераз үзгәреп китте: сеңлесен көтә-көтә тынычланып калды, таләпчәнлеге бераз сүрелде. Һәм менә «кибеттән» нәни Зәмирәне алып кайттылар. Лилия сеңлесе яткан карават янына килде, Зәмирәнең йөзенә озак кына карап торды.

«Бу минем сеңлем түгел! Моның йөзләре җыерылып беткән, әллә нинди шунда, матур түгел, ә Юлия матур! Кибеткә барып алмаштырып кайтырга кирәк. Әни, син ватылган пылесосны алыштырган идең бит..» – дип, барысын да шаккатырды Лилия.

«Көлсәң көл, еласаң ела» дигәндәй, бу әле – чәчәкләре генә иде, җимешләрен соңрак күрсәтте Лилия. Бактың исә, яңа туган балалар бик елак була икән, һаваны боза, подгузникларын гел пычрата...

«Ну әнииии, әйт инде шуңа! – дип шыңшыды Лилия. – Әкренрәк еласын әле, ату тавышын ачып бетергән...»

«Син хәзер олы апа бит, кызым, үзең әйт аңа», – дип елмайды әнисе.

Лилия бик эшлекле кыяфәт чыгарып сеңлесе янына килеп басты, ике кулы белән биленә таянды һәм бик ачулы йөз ясады да: «Кычкыруыңнан тукта, Зәмирә. Почмакка бастырам ату!» – дип усалланды.

Зәмирә бер мизгелгә тынып калды, кашларын җыерды да тагын кычкырып елый башлады. Лилия югалып калды.

«Бәй, аны ничек почмакка бастырып була соң, ул аягында басып тормый бит әле?» – диде.

Әмма Лилия өчен иң авыры сеңлесенең елавы да түгел. Соңгы вакытта әти-әнисе бөтен игътибарны Зәмирәгә бирә, ә олы кызларын кайвакытта күрмиләр дә инде. Кызның күңелендә көнчелек уты кайнады. Элегрәк Лилияне аквапаркка алып баралар иде, шунда бер мәзәк бассейн бар, джакузи дип атыйлар, шундагы су күбекләнеп, богыр-богыр кайнаган кебек утыра. Менә Лилиянең эчендә ачуы да шулай богыр-богыр кайный иде. Эх, бу Зәмирә туганчы нинди рәхәт вакытлар бар иде бит, ә!

«Әни, әйдә, Зәмирәне кибеттә эткә алмаштырып алабыз? Эт, ичмасам, еламый, йомышын йомышларга да урамга чыга, ә Зәмирә памперсын тутырып куя да, сасылыгыннан тын да алып булмый!» – дип киреләнде Лилия.

«Кызым, үзең сеңелекәш сорадың бит – без алдык! Ә кибеттә балаларны эткә алмаштырмыйлар!» – диде әнисе.

«Алайса, башка берәр әйбергә алыштырсыннар. Нәрсә булса да ярый!» – диде Лилия.

Әмма, берәр ай узгач, Лилия әти-әнисенең сөйләшкәнен ишетте. Лилия өчен бик аңлашылып бетмәсә дә, үзе өчен бер нәрсәне аңлады: аннан котылырга телиләр. Әнисе, Лилияне ниндидер балалар янына, бакчага бирергә кирәк, көндез комачаулап йөрмәс, диде. Әле Лилия, көнләшеп, Зәмирәгә зыян да китерә ала икән. Шулай да «бакча» сүзе Лилиягә куркыныч булып тоелды һәм ул гауга куптарды. «Мине беркемгә дә бирмәгез, мин башка алай итмәм!» – дип елады Лилия.

Шулай да балалар бакчасыннан качып котылып булмады. Лилия ярсып-ярсып елады, башка балалар янына, «тәрбияче» дип аталган чит апа янына барасы килмәде аның. Әтисе аны бакчада калдырып киткәч аңлады Лилия – бетте! Башка аны беркем дә килеп алмаячак, ә нәни принцесса урынын теге әрсез, елак Зәмирә алачак инде. Бетте Лилия! Шулай да аны килеп алдылар, кышкы кояш йокы талгач булса да, килеп алдылар, монда калдырмадылар.

Бер-ике айдан Лилия үз язмышына күнә төште – иртән аны бакчага илтеп куялар, кичен килеп алалар, ә Зәмирә генә гел әнисенең кулында иркәләнеп йөри. Лилия сеңлесен күралмый башлады һәм кайчандыр аны сатып алуларын сораганына чын-чынлап үкенә иде кыз. Берсендә Лилия бакчада үзен начар хис итә башлады һәм әтисе аны иртәрәк килеп алды.

«Лилиянең температурасы күтәрелде, салкын тигәндер», – диде тәрбияче апасы.

Әмма шул ук көнне әнисе дә авырып киткән һәм Лилия кайтканда караватта ята иде. Әтисе Зәмирәне каядыр алып китте. Кара, кирәк бит, ә, Зәмирә булмаса ничек тыныч һәм рәхәт икән! Менә һәр көнне шулай булсын иде ул – өйдә тыныч, әти-әнисе дә аның белән бик ягымлы! Әмма сеңлесен кая алып киттеләр икән соң... Түзмәде, әнисеннән сорады Лилия.

«Кире кибеткә илтеп бирдек. Син шулай теләгән идең бит, кызым?! Сатучыга кире бирдек...» – диде әнисе.

Лилия югалып калды – ничек алай була соң? Зәмирә шундый кечкенә һәм көчсез, ул бит әле тәпи дә йөри белми, ә аны кире кибеткә илткәннәр. Ә анда бит әти дә, әни дә юк! Зәмирәне берәр киштәгә куярлар да, аның янына беркем дә килмәс, төннәр буе караңгыда берүзе елап ятар... Юк, болай ярамый бит! Лилиягә кинәт кенә сеңлесе өчен куркыныч булып китте. Нишләп әтисе белән әнисе шундый битараф соң?

«Әни, әйдә Зәмирәне кире алып кайтыйк!» – дип елап җибәрде Лилия һәм әнисенә үзенең борчуларын сөйләде.

«Белмим инде, кызым, бәлки, безгә кире бирерләр, – дип иңнәрен сикертте әнисе. – Моны эшләү бик авыр булачак инде, әмма тырышып карарбыз. Ләкин кара аны, икенче юл кире аны алмаячаклар инде. Син шуңа ризамы?» – дип сорады әнисе.

«Әйе, әни, риза! Миңа сеңлемне кире кайтарыгыз!» – дип елый ук башлады Лилия.

Ниһаять, алар савыгып бетте һәм Зәмирәнең кире өйгә кайтуын бик борчылып көтә башладылар. Әти-әнисе, менә-менә документлар әзер була да, Зәмирәне, бәлки, кайтарырлар, диде.

Әмма чынында Зәмирә әбисендә иде, аны әнисеннән томау йоктырмасын өчен шунда илтеп тордылар. Ә Лилия, бәлки, көнләшүдән туктар дип, кибет белән бәйле хәлне уйлап чыгарганнар. Инде бу хәлләрдән шактый еллар узды, Лилия кияүгә чыкты, Зәмирә дә – студент кыз. Апалы-сеңелле бертуганнар бер-берсен бик ярата, ә бу гаилә тарихын хәзер көлеп кенә искә алалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100