Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миңа нәрсә инде? Берни дә үзгәрми». Татарстанда ир һәм хатынны үтерүче сак астында калды

news_top_970_100
«Миңа нәрсә инде? Берни дә үзгәрми». Татарстанда ир һәм хатынны үтерүче сак астында калды
"Татар-информ" архивы

Татарстан Югары суды Чаллыда яшәүче 50 яшьлек Ренат Зиннуровны сак астында калдырды. Аны олы яшьтәге ир белән хатынны вәхшиләрчә үтерүдә гаеплиләр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Җинаять Боровецкий коттедж бистәсендә узган елның җәендә була. Тикшерү версиясе буенча, Зиннуров олы яшьтәге ир белән хатын гаиләсендә эшли, ул йортны карап тора. 

2021 елның 16 июлендә Зиннуров хуҗабикә белән талаша, аннары аңа пычак белән ташлана. Тавышны ишетеп, хуҗа чыга, Зиннуров аңа да һөҗүм итә. Ир белән хатын мәетендә егермеләп яра була.

Бу хәлне өйдә эшләүче хатын күреп тора. Ул Зиннуровка китмән белән бәрә, Зиннуров китмәнне тартып ала, бу хатынга да һөҗүм итмәкче була, ләкин хатын качып китә.

Зиннуров ир белән хатынны үтергәч, өйдәге кыйммәтле әйберләрне алып, хуҗаларның машинасына утырып качып китә, аны полиция тота.

Ул гаебен өлешчә генә таный. 

Суд аны тагын өч айга сак астында калдырды. «Миңа нәрсә инде? Барыбер берни дә үзгәрми. Балаларны күрәсем килә, ләкин минем гаиләм өчен бу стресс булачак», - ди Зиннуров.

Зиннуров барысына да нервлар гаепле ди, имеш, соңгы вакытта аның финанс кыенлыклары булган, ул хатыны белән аерылышуны авыр кичергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100