«Миңа кияүгә чыгасыңмы?»: Ильмира Нәгыймова егетен күрсәтүне сораучыларга җавап бирде

Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге язылучыларының иң кызыксындырган соравына җавап биргән. Ильмираның шәхси тормышы күпләрне кызыксындыра, ул үзе дә күзәтеп баручыларга «җим» биреп тора. Әле сөйгәненең кулын күрсәтә, әле йөзе капланган ир-атның кочагында төшкән фотосын куя.
Җырчының сөйгәнен кулындагы миңе буенча Марат Яруллинга да охшаттылар. Тамашачыларның кызыксынуы шул кадәр көчле ки, алар яңа фотолар да сорап тора. Ильмира, аларга җавап итеп, сөйгәне белән кочаклашып төшкән фотоларны бер-бер артлы куйган. «Мә, карагыз», – дип язган ул, тик «бәхетле»нең йөзен кабат каплаган.
«Миңа кияүгә чыгасыңмы?» – дип сораучының да: «Мин 3 ел мөнәсәбәтләрдә инде. Аллаһка шөкер», – дип өметен өзгән җырчы.