Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миңа директор кирәкми!» – Данир Сабиров хатыны Миләүшәне эшеннән куган

news_top_970_100
«Миңа директор кирәкми!» – Данир Сабиров хатыны Миләүшәне эшеннән куган
Рамил Гали

Юмор остасы, җырчы Данир Сабиров хатыны Миләүшә белән мөнәсәбәтләре турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә мәзәк итеп язган.

Белүебезчә, Миләүшә ханым – Данирның хатыны гына түгел, ә Данир Сабиров иҗат төркеменең административ эшләрен башкаручы хезмәткәр, директор да. Бактың исә, ир белән хатын арасындагы шәхси мөнәсәбәтләр арасыннан «кара мәче» йөгергәндә, аларның эш өлкәсендә дә кыенлыклар килеп чыга торган булган. Данир бу турыда болай дип язган.

«Элек, яши генә башлаган мәлне, Миләүшә белән пыр тузышып әрләшә идек. Кемдер андый вакытта: «Әйберләреңне җый!» – дип кычкырадыр. Әмма минем «коронный» фраза: «Булды, концерт эшен үзем башкарам, кирәкми миңа директор!» – дип, Миләүшәне «лишал полномочий». Югыйсә, ансыз эш тәртибен җайлый да алмыйм.Чөнки мин – иҗат кешесе, мин иҗат белән генә шөгыльләнә алам.

Минем әнинең сеңлесе Миләүшә апа минем хатын белән миңа караганда күбрәк аралаша. Миләүшә апа Миләүшәгә шалтырата. Диалог.

– Ничек хәлләр?

– Талаштык әле...

– Эштән кудылармы?

– Әйе-е-е...

Тиз кызып китүчән булсам да, мин тиз генә тынычланам да. Ярты сәгать үтәме-юкмы, дуслашабыз. Карыйсың, Миләүшә анда мәдәният йортлары мөдирләре белән Данир Сабиров концертына буш көннәр белешә. Тормыш җайлаша, минем кабат директорым бар.

Миләүшә апа тагын Миләүшәгә шалтырата. Диалог.

– Дуслаштыгызмы?

– Әйе.

– Кабат эшкә алдылармы?

– Алдылар... – дип язган Данир тормышларындагы кызыклы да, гыйбрәтле дә хәлләр турында.

Моны укып, җырчының виртуаль дуслары рәхәтләнеп көлгәннәр. «Шәхси тормыш белән эш буталса, авыр инде ул», «Талашу – тормыш, гаилә бизәге ул. Кайвакыт бәрепләр үтерәсе килә. Әле ярый бергә эшләмибез», «Миләүшәнең «трудовое» «принято» һәм «уволена» белән тулган икән алайса», – диючеләр булган.


Фото: Данир Сабировның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100