Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миңа дәрес булды» – Рәзил Камалов маҗаралы хәлгә юлыккан

news_top_970_100
«Миңа дәрес булды» – Рәзил Камалов маҗаралы хәлгә юлыккан
социаль челтәрләр

Рәзил Камалов бертуган апасы Айгөлне тимер юл возалына озаткан вакытта маҗаралы хәлгә юлыккан. Җырчы бу турыда социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләгән. 

«Бертуган апам Айгөл Екатеринбург шәһәрендә яши. Өч кыз бала әнисе ул. Казанга нибары берничә көнгә кунакка кайткан иде. Кичә аны тимер юл вокзалына озатып куйдым. Аны каршы алган вокзалга килдек, әле поезд китәргә 20 минут бар. Таблодан карыйбыз – безнең поезд юк та юк. Вакыт бар икән әле, әйдә фотога төшик булмаса дип, фотога да төштек. Шуннан соң мин билетка күз салырга уйладым. Баксаң, апаның поезды Үзәк вокзалдан китә икән. Поезд кузгалырга 12 минут кала чыгып йөгердек. Газга шактый әйбәт басарга туры килде. Иң мөһиме – җитештек. Миңа бик әйбәт дәрес булды бу. 

Һәрвакыттагыча, апа белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга өлгермәдек… Ул эшләде, мин Сабантуйда йөрдем. Инде хәзер үк сагынам, кочаклыйм, яратам», – дип язган җырчы. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100