«Миңа чи йомырка булышмый» – Ришат Фазлыйәхмәтов тавыш беткән очракка рецепт бирде
 
                    Татар эстрадасы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов тавышы беткән очракта ничек дәвалануы турында сөйләде.
«Тавышыңны ничек саклыйсың? Тавышың утырса, ничек дәваланасың?» – дип сорыйсыз.
Мин мунча керәм, миңа чи йомырка эчү булышмый. Элек артистлар тавышлары булсын өчен чи йомырка эчә, дип сөйлиләр иде. Мин мунча яратам. Чи йомырка белән ерак китеп булмый.
Аннары сарымсак пары белән мунча керәм, ул сулыш юлындагы микробларны үтерә. 1 литр суга 2 тырнак сарымсак салып төнәтергә. 20/80 нисбәтеннән су белән кушарга һәм кайнар мунча ташына сибәргә. Духовкада тавык пешергән кебек ис чыга. Рәхәтләнеп иснәп утырасың. Тавышка уңай йогынтысы бар», – дип сөйләде җырчы
