«Руки вверх» төркеме солисты Сергей Жуков бишенче тапкыр әти булган. Җырчыга тормыш иптәше Регина малай бүләк иткән. Сергей бала тудыру йортыннан фото куеп: «Миңа бәхет бишенче тапкыр килде», – дип яза социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Сергей Жуков белән тормыш иптәше Регина инде 17 елдан артык бергә гомер кичерә. Гаилә 14 яшьлек кызлары Ника, 13 яшьлек уллары Энджел һәм 8 яшьлек уллары Миронны тәрбияли. Сергей Жуковның беренче никахыннан туган 22 яшьлек Александра исемле кызы да бар, ул АКШта яши.