Мин – белемем буенча икътисадчы, яшь чакта министрлыкларда һәм эре оешмаларда эшләдем. Җитәкчелек тә минем бик тырышып эшләгәнемне күрә иде, карьера баскычында күтәрелү мөмкинлегем дә бар иде. Тик мин икенче балама авырга уздым. Әлбәттә, мин балаларымны яратам, ләкин кайчак, хәзерге көнемә карыйм да, тормышым бөтенләй башкача булырга мөмкин иде бит, дип уйлап куям. Ул вакытта мин яраткан хатын һәм әни идем һәм төп бәхетне бары тик гаиләдә генә күрдем. Эшемдә өскә күтәреләм дип ашкынмадым, интригалы уеннарда катнашмадым, гомумән, тормышымнан бик канәгать идем: ирем, 2 балам, даими эшем, яхшы коллектив. Җәй көне бакчада шөгыльләнү өчен, гадәттә, ял ала идем.
Тормыш үз агышы белән барды, балалар үсте, башка шәһәрләргә укырга киттеләр һәм бүтән туган шәһәрләренә кайтырга теләмәделәр. Кызым – Мәскәүдә, улым хәзер Грузиядә. Без ирем белән 2 бүлмәле фатирда икәү генә калдык, җәй көне, аңа инсульт булганчы, дачада шөгыльләнә идек. Аңа әле 45 тә юк иде, ләкин эштәге даими стресс һәм, яшермим, зарарлы гадәтләре үз эшен эшләде. Ярты ел буена мин аны тәрбияләдем, эштә аңладылар, еш кына «больничныйлар» алырга туры килде, «сиделка»га акча юк иде. Туганнарыбыз да булдыра алганча ярдәм иттеләр, әмма ирем озак яшәмәде. Шулай итеп мин тол калдым. Авыр булды, ләкин яшәргә кирәк бит.
50 яшьлек юбилеемны эштә зурлап билгеләп үттек. Барысы да миңа чын күңелдән котлау сүзләре әйттеләр, нык сәламәтлек теләделәр, ә берничә айдан соң мин кыскартылуга эләктем. Төп җитәкчелек, барлык бүлекләрдәге җитәкчеләр алмашынды, ә аннары миңа һәм тагын берничә пенсионерга чират җитте. Хәзер инде, эштән чыгармасыннар өчен баш иеп сорарга кирәк булгандыр, дип уйлыйм. Кайберәүләр шулай эшләде һәм хәзер дә эшлиләр. Башта әлләни борчылмадым: 6 айлык пособие бирелде, плюс пенсия, бернинди дә куркыныч юк кебек тоелды, өстәвенә, мин һәрвакыт үземне яхшы белгеч дип саный идем.
Ләкин чынбарлык күпкә куркынычрак булып чыкты. Башта мин хәтта аңламадым да, минем күпсанлы резюмеларыма җавап булмады диярлек. Әлбәттә, мин министрлыклардан башладым, күпьеллык тәҗрибәм бәяләп бетергесез, дип уйладым, ләкин беркем дә эшкә чакырырга ашыкмады. Башта мин элеккеге хезмәттәшләрем белән аралаштым, алар һәрвакыт, яңа җитәкчелек аркасында эштән куачаклар, дип калтырап торалар. Өстәвенә, барыннан да бигрәк 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр борчыла.
Мине беркатлы дип уйларсыз, тик мин чыннан да үземне яшем аркасында профессиональ яктан җәлеп итмәслек кеше дип уйламаган идем. Заманында, кадрлар бүлегендә эшләгән 60 яшьлек Марья Ивановнага ничек кырын караганнарын хәтерлим. Ә менә хәзер мин аны аңлыйм. Пенсия кечкенә, коммуналь хезмәтләр, азык-төлеккә бәяләр үсә. Балалардан нинди ярдәм? Алар үзләре аңа мохтаҗ. Кызым Мәскәүдә ипотека түли, ә улым гомумән башка илдә бүлмә арендалый. Ә минем җыйган акчам да юк. Булганнарның барысын да ирем авырган вакытта тотып бетердем. «Пенсиягә генә яшәү» дип әйтү генә дә куркыныч яңгырый.
Министрлыкка урнашу омтылышлары уңышсыз тәмамланганнан соң, мин шәхси компанияләргә күчтем, үз резюмеларымны җибәрдем. Тик монда ачыктан-ачык яшемә карата тәнкыйть белән очраштым: минем йөземә туп-туры карап «сез олы», «бездә яшь коллектив, сез эшли алмассыз» кебек сүзләр әйттеләр. Өметсезлектән мин хәтта ипи комбинатына урнашырга тырышып карадым, анда камыр басучыларны эзлиләр, дигән белдерү бар иде, тик анда да, көне буе аяк өстендә булырга кирәклеген әйтеп, эшкә алмадылар.
Ниһаять, танышлар аша бер компаниягә декретка киткән хезмәткәр урынына эшкә урнаша алдым. Мин бөтен көчем белән коллективта уртак тел табарга тырыштым, хәтта эштән тыш аралаша да башладылар кебек иде, тик декреттагы хатынның ялы тәмамлангач, миңа аларда буш штатлы вакансия булмавы турында әйттеләр.
Һәм менә тагын эш эзләү башланды. Остеохондроз аркасында мин авыр физик эш белән шөгыльләнә алмыйм, күрү сәләтем дә яхшы түгел, әмма шул ук вакытта мин саннар белән яхшы эшлим. Ни өчен хәзер тормыш шулай үзгәрде, олырак яшьтәге кешеләр эш бирүчеләргә ни өчен кызык түгел? Шул ук вакытта кайбер коллективларда «динозаврлар» утырганын да күрәм. Хәзер миндә шундый хис барлыкка килде, эшне «блат» буенча гына табып була.
Әлбәттә, түбән квалификацияле эш күп, тик мин консьержка булып эшли алмыйм, 25 мең сум хезмәт хакына ничек яшәргә мөмкин? Бигрәк тә шундый зур тәҗрибәгә ия булып. Миңа оят! Иптәш кызым бер бүлмәне арендага бирергә, дачаны сатарга киңәш итә, ләкин мин үземнең гадәти тормыш рәвешемне үзгәртә алуымны күз алдыма да китерә алмыйм. Менә шуларны язам һәм почта тартмасыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрен алырга куркып утырам. Нәрсә эшләргә, алга таба ничек яшәргә?
Чыганак: «SakhaPress»