Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миңа – 15, абортка әни кыстады»

Ана булудан, беренче чиратта, кече яшьтәге, наркобәйлелектәге, аз керемле һәм ялгыз хатын-кызлар баш тартырга карар кыла.

news_top_970_100

Бала табаргамы, әллә аборт ясатыргамы, дигән авыр сайлау алдында калган хатын-кызларга ярдәм итүче «Умиление» үзәге хезмәткәрләре 123 нарасыйның гомерен саклап кала алган. Ана булудан беренче чиратта кече яшьтәге, наркобәйлелектәге, аз керемле һәм ялгыз хатын-кызлар баш тартырга карар кыла. «Татар-информ»да Елена Фенина әзерләгән репортаж – үз сабыйларының гомерләрен саклап калган шундый хатын-кызлар турында.

Хатын-кыз ни өчен аборт ясатырга ризалаша? Сәбәпләре күп булырга мөмкин. Ләкин, белгечләр әйтүенчә, бөтен сәбәпне «үзеңә һәм иртәгәге көнеңә ышанмау» дигән бер гыйбарәгә сыйдырып бетереп була. «Умиление» үзәге хезмәткәрләре хатын-кызларга үз нәниләре өчен иң әйбәт әни булачагына ышанырга ярдәм итә. Алар – психологлар, табиблар, волонтерлар. Аборт ясатырга уйлаган ханымнарга алар бәбиләрен табуда, тәрбияләүдә ярдәм итәләр.

2020 елдан Татарстан, пилот төбәк буларак, абортларны комплекслы профилактикалау буенча «Плюс 1» федераль проектын гамәлгә ашыра башлады. Бу вакыт эчендә инде 123 нарасыйның гомерен саклап кала алганнар.

«Ул миңа 5000 сум салды да юкка чыкты»

16 яшьлек Надежда шушы проект аркасында баласын саклап калган, хәзер киләчәккә планнар төзи. Үзе кабул иткән карарына һич тә үкенми, әни булу бәхетенә сөенеп туя алмый.

«Бәбигә узуымны белгәндә, миңа 15 яшь иде. Күңелем болгана башлагач, тест үткәрдем. Башта бик курыктым. Беренче уем: «Әни нәрсә әйтер?» – булды. Егетемә шалтыраттым, әлбәттә, кәефе төште, ул моңа бөтенләй әзер түгел иде. Аборт ясатыр өчен миңа 5 мең сум салды да, социаль челтәрләрен япты, телефон номерын алыштырды, юкка чыкты», – дип искә төшерә Надежда.

Кыз барысын да әнисенә сөйләп бирергә була, ә анысы кызыннан ким курыкмый, аборт ясатырга тәкъдим итә. Хатын-кызлар консультациясенә баргач та, кызга шул ук сорауны бирәләр: «Абортмы, саклап калабызмы?» Надежда күңеленнән үзенчә хәл итеп куйган була инде.

«Йөклелегемнең башында ук кан китте. «Ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә барган вакытта баламны югалтудан бик курыктым. Аборт ясату турында уемда да булмады», – ди ул.

Аборт ясатсам, үкенгән булыр идем, ди Надежда.

Фото: © Елена Фенина / «Татар-информ»

Бәбиен авыр күтәрә яшь хатын, шуңа күрә өйдә укуга күчәргә мәҗбүр була. Тирә-юньдәгеләрдән: «Бәбигә кемнән узганын да белми», – дигән сүзләр ишетә. Җиңел булмады, ди ул.

«Умиление» үзәгендә миңа ярдәм иттеләр – продуктлар белән дә, мораль яктан да. Анда бик яхшы психологлар эшли. Мин аларга бик рәхмәтле», – ди Надежа.

Хәзер яшь ана үзенең 8 айлык кызын әнисе белән бергә үстерә. Балалар бакчасына чиратка баскан инде, урын булу белән, эшкә чыгарга ниятли. Хәзергә исә, әтисе үлү сәбәпле, туендыручысын югалткан гаилә пособиесен һәм 3 яшькә кадәрге балаларга бирелә торган пособие ала – барысы бергә 43 мең сум.

«Әлбәттә, миңа 9нчы сыйныфны тәмамларга һәм аттестат алырга кирәк. Ләкин әлегә 8нче сыйныфта укыйм, мине икенче елга утыртып калдырдылар. Алга таба укуны дәвам итәрмен, дип уйламыйм, аттестат алгач, эш эзли башлыйм», – дип, планнары белән уртаклаша яшь әни.

«Аборт ясаткан булсам, бик үкенгән булыр идем», – ди Надежда. Бигрәк тә хәзер, янәшәбездә әңгәмә вакытында нарасые уйнап утырганда, бу сүзләренең хаклыгына аеруча ышанып әйтә ул.

«Балаларыбыз болай да өчәү, дүртенчесен алып кайту куркытты»

Үзәктәге тагын бер хатын-кыз – 36 яшьлек Любовь. Авырга узуын белүгә үк, аборт ясатырга, дигән фикергә килә.

«Ирем белән безнең өч улыбыз бар, бәләкәй фатирда яшибез, финанс һәм торак шартлары аркасында дүртенчесен алып кайту уе куркытты», – дип искә төшерә ул.

Абортка җибәрер алдыннан, аңа психолог белән сөйләшергә тәкъдим итәләр. Шулай итеп, Любовь «Умиление» белгече Аида Фиогбе кабинетына эләгә.

«Кердем, елап та алдым, ул миңа Серафим-Дивеевский монастырена үзәктән оештырылучы экскурсиягә барып кайтырга тәкъдим итте. Бер хатын-кыз «бара алмыйм» дигән дә, буш урын калган икән. Бу – Аллаһның бүләге булды. Анда барып кайтканнан соң, баламны табарга булдым», – дип сөйли ханым.

«Умиление» үзе тәрбиясендәге хатын-кызлар өчен Серафим-Дивеевский монастырена экскурсия оештырган, шунда барып кайтканнан соң, Любовь дүртенче баласын калдырырга була.

Фото: © diveevo-monastyr.ru

Дүртенче балама да акча табылыр, дип ышана хатын.

«Без ирем белән бик тә кыз теләгән идек. «Әгәр кыз булган булса», – дип, аборт ясатсам, бик үкенгән, гел шул хакта уйланган булыр идем. Бер генә дә үкенмим – кызыбызга 2 яшь тула инде», – дип елмая күпбалалы ана.

Гаиләгә дәүләт пособиеләре нык булыша – ул барысы 50 мең сумга якын, өстәп, иренең хезмәт хакы бар. Авылдагы йортларын сатып, алар хәзер зуррак фатир сатып алырга ниятлиләр.

«Табиб мине абортка җибәрде»

26 яшьлек Нәзилә өчен бәби көтүе турында белү сөенечле сюрприз була. Аборт турында уйламый да, чөнки икенче бала алып кайту турында ире белән планлаштырган булалар, бары тик хәзер үк түгел, соңракка.

Бу вакытта исә ханымның беренче баласы белән декрет ялыннан соң эшкә чыгарга әзерләнгән чагы була. Бәбиен табарга ниятли яшь әни, ләкин гинекологка күренергә баргач, аңа планнарын үзгәртергә туры килә.

«Мин медицина өлкәсендә эшлим. Декреттан эшкә чыгар алдыннан медицина хезмәткәрләре өчен мәҗбүри профилактик тикшерү үтә башладым. Кызамык, коклюш һәм скарлатинадан прививка ясатыр вакытым җиткән иде. Озакка сузмый, прививка ясаттым, шул ук көнне флюорографиягә кереп, төшеп чыктым. Ә тагын 2 көннән үземнең авырга узуым турында белдем», – дип искә төшерә Нәзилә.

Ул шундук гинекологка мөрәҗәгать итә, бу тикшеренүләрем бала сәламәтлегенә зыян китермәсме, дип борчыла. Табиб абортка кыстый башлый.

Авырга узаганын белмичә, Нәзилә прививкалар ясата, флюорография үтә. Табиб исә абортка кыстый башлый.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Ул миңа, яралгы әле бәләкәй чакта, мөмкин кадәр тизрәк аборт ясатырга кирәк, диде. Аның сүзләренә караганда, мондый процедуралардан балада җитди тайпылышлар булырга мөмкин икән. Ахыр чиктә, ул миңа аборт ясату өчен анализлар тапшырырга һәм психологка консультациягә җибәрде», – дип сөйли Нәзилә.

Шулай итеп, Нәзилә «Умиление» үзәге психологы Аида Фиогбе янына килә. Үзенең курку-шикләрен сөйләгән хатынга психолог ашыкмаска киңәш итә, үзенең коллегалары белән киңәшләшеп алырга вәгъдә бирә.

«Ул мине авырлы вакытым әйбәт үтәргә һәм бала белән дә бар да яхшы булырга тиеш, дип ышандырды. Ныклы ышаныч булсын өчен, башка табибларга җибәрде, алар да баланы саклап калырга киңәш иттеләр. Ирем белән икебезгә дә өмет һәм ышаныч иңде. Психолог киңәше буенча, мине абортка кыстаган табиб-гинекологымны алыштырдым. Икенче табибым андый катгый түгел иде. Нәтиҗәдә, 2021 елның сентябрендә 39 атналык срок белән сау-сәламәт кызымны таптым, бәхетемнең чиге-чамасы юк», – дип сөйли Нәзилә.

Бәхетле әти-әни инде 2 кызлары янына 1 малай да алып кайту турында уйлана икән.

Психолог янында консультациядә булганнан соң, статистика буенча, хатын-кызларның 15% чамасы аборттан баш тарта, дип сөйли «Умиление» психологы Аида Фиогбе.

Фото: © Аиды Фиогбеның соцчелтәрдәге битеннән алынган

«Хатын-кыз асылына каршы җинаять»

Психолог янында консультациядә булганнан соң, статистика буенча, хатын-кызларның 15% чамасы аборттан баш тарта, дип сөйли «Умиление» психологы Аида Фиогбе. Зур сан түгел, ләкин шулай да, бу саннарның нәтиҗәсе – саклап калынган бала гомерләре.

«Аборт ясатканга хатын-кыз үкенәме? Хатын-кызлар аборттан соңгы синдром белән еш мөрәҗәгать итә, дип әйтеп булмый, чөнки безнең җәмгыятьтә бу темага табу куелган. Аборт ясаткан хатын-кыз бу турыда уйламаска, тизрәк онытырга тырыша. Шулай да, аның ерак нәтиҗәсен бернишләтеп булмый, бу – апатия, депрессия, тормыш тәмен югалту һәм хәтта үз-үзенә кул салу турында уйлар да булырга мөмкин», – ди психолог. Аборт һәр очракта да диярлек ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләрдә проблемалар тууга сәбәп була, чөнки йөклелекне өзү фикеренә икесе бергә килгән булсалар да, ирнең хатынына инстинктив рәвештә мөнәсәбәте үзгәрә, баласын үтергән хатынга ул элеккечә карый алмый.

«Үзе дә аңламастан, ул хатынына җирәнеп, нәфрәтләнеп карый башлый. Бу хакта сөйләмиләр, әйтмиләр. Ләкин һәр ир-атта андый яшерен уйлар туа. Ул моны үзе дә аңлап җиткермәскә мөмкин. Хатын-кызларда да шул ук хәл — аны бу адымнан саклап кала алмаган иренә карата ышаныч югала», – дип аңлата психолог.

Кайвакытта бу адым – бердәнбер дөрес юл булып күренергә мөмкин, ди Аида Фиогбе, ләкин аборт беркайчан да тормышта килеп туган матди, мораль, гаилә эчендәге проблемалардан чыгу юлы була алмый. Аборт беркайчан да бер проблеманы да чишми, ул аларны тагын да арттыра гына. Кайвакыт хатын-кыз, күп еллар үткәч, үз проблемалары белән психолог янына килә, ләкин аларның сәбәбе кайчандыр үзе ясаткан аборт булырга мөмкинлеге турында хәтта башына да китерә алмый.

«Аборт ясаткан хатын-кыз бу турыда уйламаска, тизрәк онытырга тырыша. Шулай да, аның ерак нәтиҗәсен бернишләтеп булмый, бу – апатия, депрессия, тормыш тәмен югалту һәм хәтта үз-үзенә кул салу турында уйлар да булырга мөмкин».

Фото: © Султан Исхаков / «Татар-информ»

«Абортка барырга карар кылган хатын-кызлар өчен тәкъдимнәр исемлеге юк. Чөнки һәр ситуация үзенә бер төрле, һәркемгә шәхси якын килү кирәк. Хатын-кызларның билгеле бер классификациясе бар, мәсәлән, яшүсмер йөклелеге – анда күбрәк гаилә белән һәм бәби алып кайтканнан соң яшь әнигә ярдәм итә алачак тышкы ресурслар белән эшләргә кирәк», – дип сөйли «Умиление» белгече.

Тагын бер категория – беренче тапкыр бәби көтүче хатын-кызлар. Алар – я студент, я карьера төзү турында хыялланучы яшь белгеч, ягъни балага узу алар өчен кирәкмәс вакытка туры килгән.

«Мин аларга андый адымның нәтиҗәләре, беренче тапкыр авырга узуның соңгысы булып калырга мөмкин икәнлеген аңлатам. Абортның физиологик һәм психологик нәтиҗәләре турында сөйлим», – ди Аида Фиогбе.

Инде балалары булган, күпбалалыкка куркып караучы әниләр дә еш кына аборт юлына баса икән. Психолог сүзләренә караганда, балалары булган һәм инде аборт ясатканы да булган хатын-кызлар – аның эшендә иң авыр категория.

«Әниләр, әбиләр тарафыннан сөйләнеп, баш миенә сеңгән фикер бар, имеш, Россиядә ике баладан артыкны тапмыйлар. Яки тагын: «Минем инде кыз да бар, малай да бар, тулы комплект, миңа башка кирәкми», «Нигә хәерче арттырырга?» – диләр һ.б. Мин монда перспектива төзү методикасын эшкә җигәм», – дип уртаклаша Аида Фиогбе.

Андый вакытта бу хатын-кызга 5,10, 20 елдан киләчәге ничек буласын сөйлим, ди психолог.

«Без аның белән киләчәк образын ясыйбыз. Әйе, бала чүпрәкләре, әйе, баштагы 2-3 елда авыр була. Монда без эчке һәм тышкы ресурсларны каян алырга икәнен эзлибез. Тышкы ресурслар – ул туганнарың; ирең юк икән, әти һәм әни; алар да булмаса, безенең хәзер «Социаль бала караучы» проекты гамәлдә», – дип сөйли психолог.

Ярдәмче-волонтерлар бала белән утыра алалар, өй эшләрен эшләргә, җыештырырга булышалар.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Проект бу елның февралендә гамәлгә куелган. Ярдәмгә волонтерлар килә, бала белән утыра алалар, өй эшләрен эшләргә, җыештырырга булышалар. Ягъни, мондый ярдәм, бер генә тапкыр булса да, яки айга бер мәртәбә генә күрсәтелсә дә, хатын-кызга канатлар үстерергә мөмкин, дип саный үзәк белгече.

«Мин хатын-кызларга, әгәр абортка бармасагыз, мәсәлән, үз хатын-кыз асылын югалтмаган 3 бала анасы булачаксыз, дип аңлатам. Чөнки аборт ясатып, ул барыбер ягымлылыгын, сөйкемлелеген югалта, керпе шикеллегә әйләнә. Балалар тудыру һәм гомер бирү өчен яралган хатын-кыз үзенең хатын-кыз асылына каршы барганда җинаять кыла», – дип саный ул.

Тагын бер төркем хатын-кызлар бар – маргиналь тормыш рәвеше алып баручылар. Алар, гадәттә, балаларын төрле партнердан алып кайта. Кайвакыт бала хатын өчен файда чыганагына әверелә – эшләми, өйдә тик утыра, пособие ала. Болар – инфантиль типлар, аларның эшлисе дә, үз тормышлары өчен өсләренә җаваплылык та аласы килми. Һәр бала табуы исә аның декрет ялын озынайта һәм пособие алу мөмкинлеген бирә. Хәзер пособие күләме алай бик кечкенә түгел, 3-4 балаң булса, эшли торган ханымнар белән тигез күләмдә акча алып була. Андыйлар белән эшләү бик катлаулы, аларны дөрес юнәлешкә кертеп җибәрергә кирәк.

«Яше 37-40 ка җиткән хатын-кызлар да аборт ясатырга килә. Гадәттә, аланың инде балалары бар, әби булырга әзерләр. Элекке көч-дәрман калмады, дип уйлыйлар, үзләре өчен яшиселәре килә. Инде балаларын үстереп аякка бастырды гына, ә монда тагын юеш чүпрәкләр белән кайнашасы. Мондый категория хатын-кызларга без, бу яшьтә әни булу – уйлап, белеп кылган гамәл, ул тагын да зуррак рәхәтлек бирә, дип аңлатабыз. Бу яшьтә хатын-кыз чәчәк ата, дип аңлатабыз. Әйе, әни булу зур көч сорый, ләкин шулай ук, күп көч бирә дә», – ди психолог.

Элина Белянкина: «Әгәр хатын-кыз бәбиен саклап калырга тели икән, без аңа бу мөмкинлекне бирәбез һәм төрле яклап ярдәм күрсәтәбез».

Фото: © Елена Фенина / «Татар-информ»

«Бу проектны яклап, ил буенча бер миллион имза җыелды»

«Умиление» үзәге тәкъдиме белән булдырылган «Плюс 1» проектына үз теләге белән ярдәм итүчеләр дә балалар гомерен саклап калуда зур булышлык күрсәтә.

«Бу проектны яклап, ил буенча 1 миллион имза җыелды. Ярдәм сорап, без Путинга мөрәҗәгать иттек һәм җавап алдык. Абортка тыю юк икән, һичьюгы, профилактика белән шөгыльләнүче оешмаларга ярдәм итәргә кирәк, дип карар кылдык», – дип сөйли «Умиление» әни булуны яклау үзәге президенты Элина Белянкина.

«Волонтер медиклар» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы проектны үз канаты астына ала. Алга таба башка оешмалар да килеп кушыла: «Яшәү нуры» («Жизни луч»), «Хатын-кызлар – яшәү өчен» («Женщины за жизнь») коммерцияле булмаган автоном оешмалар һ.б. Татарстан – проектның нәтиҗәлелеген тикшерү өчен сайланган 10 пилот төбәкнең берсе булып тора.

«Проектны бездә 2020 елның сентябреннән гамәлгә куйдылар. Бу вакыт эчендә 13 психологлар кабинеты барлыкка килде, репродуктив сайлау этабындагы хатын-кызларга консультация бирәләр. Моннан тыш, булачак әниләргә без матди яктан булышабыз, дәүләттән алырга мөмкин ярдәм юллары турында сөйлибез. Шулай ук, абортларга профилактика йөзеннән, яшьләр белән эшлибез», – дип уртаклашты Белянкина.

Волонтерлар булыша торган берничә категория хатын-кызлар бар: кече яшьтәге бәби көтүче аналар, алкоголь һәм наркотикларга бәйлелеге булганнар, ВИЧ-статуслылар, азкеремлеләр һәм катлаулы йөклелек очраклары.

«Яшәү нуры» оешмасы аборт ясатуны медицина күзлегеннән чыгып тәкъдим ителгән хатын-кызлар белән эшли. Эш шунда ки, күп вакытта диагноз расланмый. Табибларның фаразы чынга ашкан очракта да, баладагы тайпылышларны ул туганчы ук төзәтү яки, бала тугач, реабилитация үтү мөмкинлеге бар. Бу – балага да, анага да кагыла. Шуңа күрә, авырлы хатын-кызлар белән эшләгәндә, психологлар бу хакта сөйлиләр», – дип билгеләп үтте Белянкина.

«Умиление» үзәге президенты сүзләренә караганда, табиб аборт ясатырга тәкъдим иткән очракта, хатын-кызга башка белгечләргә дә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Илебездә мондый очракта хатын-кызларга бушлай ярдәм күрсәтә торган махсуслашкан үзәкләр бар, алар турында хәтта бөтен табиблар да белми. Алар Казанда да бар, башка төбәкләрдә дә. Шуңа күрә, әгәр хатын-кыз бәбиен саклап калырга тели икән, без аңа бу мөмкинлекне бирәбез һәм төрле яклап ярдәм күрсәтәбез», – ди Белянкина.

Бу эмбрион макетларын репродуктив сайлау алдындагы хатын-кызларга яралгының зурлыгын чамалау өчен өчен тоттырып карыйлар.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Умиление» үзәгенә үзләре дә бала гына булган мәктәп укучылары һәм студентлар еш мөрәҗәгать итә. Нәкъ менә балигъ булмаган балалар күп вакыт абортка бара да инде. Ә сәбәбе һәрвакытта шул бер үк: «Минем әле бөтен тормышым алда, укырга кирәк. Бала алып кайтсам, тормыш аска тәгәрәячәк», – дип уртаклаша үзәк җитәкчесе.

«Еш кына безгә 15, хәтта 14 яшьлек кызлар мөрәҗәгать итә. Кагыйдә буларак, андый вакытта гаиләгә ярдәм күрсәтергә кирәк, чөнки кыз балага 15 яшь тулмаган икән, карарны аның әти-әнисе кабул итә», – дип сөйли үзәк президенты.

Авырга узган балигъ булмаган кыз бала алдына күп проблемалар килеп баса, шул исәптән, баланың әтисе алдына да. Һәм эш монда көтмәгәндә ишелеп төшкән җаваплылыкта гына түгел. Андый әтиләр еш кына Җинаять Кодексы маддәсе буенча хөкемгә эләгә.

«Кызның әти-әнисе, тагын бер баланы «тартырга» финанс мөмкинлегебез җитмәс, дип куркырга мөмкин. Акчалары җитәрлек булып та, кызларының бала тапмавын теләгән әти-әниләр бар, аларга, бала тапкач, кызларының эшкә урнаша, кияүгә чыга, үз тормышын кора алуы турында аңлатырга кирәк. Ә аборт, киресенчә, кыз бала сәламәтлегенә зур зыян салырга, киләчәктә бала таба алмауга китерергә мөмкин», – ди Элина Белянкина.

Иң авыры – алкоголь һәм наркотикларга бәйлеләр белән эшләү. Анда инде барысы да хатын-кызның бу яман гадәтләреннән арыну теләгенә бәйле, дип сөйли волонтер.

«Умиление» үзәге үзенә килгән хатын-кызларны приютларда яшәү урыны белән тәэмин итә, анда бала һәм ана өчен бөтен шартлар бар.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Кызганыч, безнең турыдан-туры реабилитация белән шөгыльләнергә мөмкинлегебез юк, ләкин андый хатын-кызлар белән дә эшлибез. Әлбәттә, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз, ләкин аларның язмышы алга таба күп төрле факторларга бәйле. Андый хатын-кызлар өчен махсуслашкан үзәкләр кирәк дип саныйм. Кешенең холкы формалашкан икән, без аның язмышына бик аз тәэсир итә алабыз. Бервакыт 5 баласы булган шундый хатынга ярдәм итәргә тырышып карадык, ләкин, нәтиҗәдә, алар барыбер балалар йортларына озатылды, чөнки ул үзенең бәйлелеген ташлый алмады», – дип сөйли Белянкина.

«Умиление» үзәге үзенә килгән хатын-кызларны приютларда яшәү урыны белән тәэмин итә, анда бала һәм ана өчен бөтен шартлар бар. Алар төрле түгәрәкләргә йөри, психологлар белән эшли, юристлар исә пособие һәм торак белән бәйле мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә. Үзәк, шулай ук, кием, продуктлар һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин итә, ягъни әниләргә аякка басарга һәм яңа мөстәкыйль тормыш башларга мөмкинлек бирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100