Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин юк»: Андрей Аршавинның элекке хатыны көчле авыру белән көрәшә

Андрей Аршавинның элекке хатыны берничә ай элек катлаулы аутоиммун авыру аркасында яшәү белән үлем арасында калды.

news_top_970_100
«Мин юк»: Андрей Аршавинның элекке хатыны көчле авыру белән көрәшә
kp.ru/daily

Андрей Аршавинның элекке хатыны елга якын куркыныч авыру белән көрәшә. Авыруы аркасында Алиса Казьмина халык алдына чыгудан туктады. Җәй көне аның хәле кисәк начарланды һәм ул кинәт кенә юкка чыкты. Шушы көннәрдә исә ханым халыкны куркытып элемтәгә чыкты, дип яза «Комсомольская правда» басмасы.

Андрей Аршавинның элекке хатыны белән ниндидер куркыныч хәл булган дип уйлый социаль челтәр кулланучылар. 39 яшьлек Алиса Казьмина үз блогында сәер хәбәр язып калдырган. Ул ике ай элек кинәт юкка чыкканнан соң кабат пәйда булды.

«Белмим, мин юк, башта үтерделәр, аннан агония булды, ә хәзер кем икәнемне белмим, ләкин мин һичшиксез табачакмын. Миңа кызым ярдәм итә, кичен минем белән сөйләшеп, кочаклап утыра», — дип язган Алиса.  

Бу хәбәргә куркынган халыкның бер өлеше Алиса Казьминаны «акылдан язган» дип фаразласа, икенче берәүләре ул кабул иткән катлаулы препаратлар тәэсир иткән дип уйлый.

Андрей Аршавинның элекке хатыны берничә ай элек катлаулы аутоиммун авыру аркасында яшәү белән үлем арасында калды. Әлеге авыру аркасына аның йөзе ямьсезләнгән, аяклары йөрми башлаган. Алисаның хәлендә алга китеш юк, ә дәвалану өчен бик зур суммада акча тотыла.  

Алиса Казьмина беренче иреннән ике бала һәм Андрей Аршавиннан бер кыз тәрбияли. Аларны карашырга аңа әнисе ярдәм итә. Алиса хәле начарланып китсә, төпчек кызы балалар йортына эләгергә мөмкин дип курка.

Хәзер Алиса Казьминага борынына пластик операция ясау таләп ителә, әмма әлегә аның яхшы хирургка түләр өчен акчасы юк. Алисага элекке кайнанасының йортыннан күчеп китәргә туры килгән.

Башта Алиса Аршавинның миллионнарын туздырып бетерүен һәм монда бернинди дә криминал күрмәвен әйткән иде. «Безнең өйдә тумбочка бар иде, анда барыбыз да акча алдык, сүз уңаеннан, ул акчаны әни бирә иде. Хәзер барысы да ул акчаны мин урлаган дип әйтә… Беләсезме нәрсә дип җавап бирәм? Мин аның хатыны идем. Әгәр яратасың икән, хатыныңның өч миллионны алып туздырганын кичерәсең инде! Ул бит синең хатының!» — дигән иде күп балалы ана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100