«Мин ышана алмыйм»: коточкыч юл фаҗигасенә эләккән егетнең әнисе шаһитлар эзли
Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан 21 яшьлек егет Казанда коточкыч юл-транспорт һәлакәтенә эләккән.

Хәзер табиблар Гавриилның гомере өчен көрәшә – ул аңсыз хәлдә хастаханәдә ята. Аның хәле бик авыр, башы җәрәхәтләнгән. Егетнең әнисе, юл-транспорт һәлакәте автомобильнең төзек булмавы аркасында килеп чыккан, дип уйлый һәм авария шаһитләрен эзли.
«Улым ирләрчә адым ясады»
Казанда яшәүче Ульяна Кузнецова 21 сентябрьдә булган коточкыч юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли. Һәлакәт Казанның Авиатөзелеш районында Копылов урамында була.
Audi автомобиле баганага барып бәрелә – машина икегә өзелә. Рульдә 21 яшьлек Гавриил була. Ул 3 атна элек махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан. Егетнең әнисе, авариядә улы гаепле түгел, дип саный. Туганнары фикеренчә, авариягә кадәр берничә көн алдан гына сатып алынган машина төзек булмаган.
Шундый яшь булуына карамастан, Гавриил «хәрби хәрәкәтләр ветераны» статусына ия. Махсус операция зонасында ул ефрейтор дәрәҗәсендә машина йөртүче булып хезмәт итә, алгы сызыкка сугыш кирәк-яраклары ташый. Аның машина йөртү стажы – 2,5 ел. Армиягә аны 2023 елда чакырганнар, ул ДОСААФта укыган, шунда машина йөртү таныклыгы алган.
«Чистай ДОСААФ автомәктәбе бик әйбәт, анда бик яхшы укыталар. Аларны машина белән идарә итәргә генә түгел, ремонтларга да өйрәттеләр. Анда патриотик дәресләр дә булды. Укуны тәмамлагач, безгә хәтта рәхмәт хаты да җибәрделәр», – дип сөйли Ульяна.
2023 елда Гавриилны армиягә чакырганнар – бу вакыйганы ул бик көткән. Туган илгә тугрылык анты кабул иткәннән соң озак та үтми, ул, әнисенә шалтыратып, контрактка кул куярга карар кылуы турында хәбәр иткән.
«Ул шундый ирләрчә адым ясады, көчле карар кабул итте. Ул миңа: «Әни, шундый һөнәр бар – Ватанны саклау», – дип язган иде. Улым җитди кеше булды, хәтта күзләр яшьләнә. Әлбәттә, мин аның өчен бик борчылам, әмма ул, башка ир-атлар кебек үк, безнең Россияне саклый, мин моның белән бик горурланам», – дип сөйләгән иде Гавриилның әнисе «Татар-информ»га узган елның июнендә үк.

Фото: © Кузнецовларның гаилә архивыннан
«В» категорияле машина йөртү таныклыгын алырга өлгермәде – контракт имзалады»
Егетне армиягә озатканнан бирле, әнисе улын 1 генә тапкыр күргән – үзе аның янына хәрби частька барган. Бу – узган елның ноябрендә булган, ул аңа туган көненә шундый сюрприз ясаган.
Быелның 1 сентябрендә Гавриил, ниһаять, өенә ялга кайта. Әнисенең, шулай ук апалары, әбисе һәм башка туганнарының шатлыклары эчләренә сыймый. Аның кайтуы барысы өчен дә чын бәйрәмгә әйләнә.
«2 ел буе ялсыз хезмәт иткәне өчен аңа озын ял бирделәр. 28е көнне ул частька кире кайтырга тиеш иде», – ди Ульяна.
Ялда Гавриил үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырырга була – автомобиль сатып ала.
«Гавриилның «А», «С» һәм «С1» категорияле йөртү таныклыклары бар иде, ул мотоцикллар һәм йөк транспорты белән идарә итә ала. Армиягә кадәр үк алырга теләсә дә «В» категорияле җиңел автомобильләр йөртү таныклыгын алырга өлгермәде, ә аннары контракт имзалады. Махсус хәрби операциядә алган йөртү тәҗрибәсенә ышанган, күрәсең. Моңа кадәр берничә көн алдан ул арендага мотоцикл алган, шәһәр буйлап йөргән. Аның таныклык категориясе мондый транспорт белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Ул хәтта шәһәрнең икенче башына сөйгән кызы янына да шуның белән барган. Ул бит кагыйдәләрне белә, барысы да яхшы иде», – дип сөйли Ульяна Кузнецова.

Фото: © Кузнецовларның гаилә архивыннан
«Операция 2 сәгать барды, ул терелерме, юкмы – безгә көтәргә генә кала»
Якшәмбе төш вакытында Ульянага шалтыраталар һәм коточкыч хәбәр җиткерәләр: юл-транспорт һәлакәте булган, улы аңсыз, машина икегә өзелгән.
«Шунда ук диярлек миңа улымның йөргән кызы шалтыратты, социаль челтәрләрдә авария турында язуларын әйтие, анда Гавриил булуын аңлаган. 10 минуттан кече кызым йөгереп керде, шулай ук ватылган машинаның фотосын күреп, җирдә яткан егетнең абыйсы булуын әйтте, бик каты елады. Улымның баш сөяге һәм баш мие җәрәхәтләнгән, хәле бик авыр. Операция 2 сәгать барды, ул терелерме, юкмы – безгә көтәргә генә кала. Безне реанимациягә керттеләр. Аның башын бәйләп куйганнар, ул аңына килергә тырыша, ләкин аны гел ясалма йокы халәтендә тоталар. Аның бөерләренә зыян килгән – бу бик көчле шок аркасында», – дип сөйли әнм кеше.
Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, әлеге категория автомобильләр белән идарә итү хокукына ия булмаган яшь машина йөртүче имин тизлекне сайламаган, идарәне югалткан һәм бордюрга, шуннан соң баганага бәрелгән.
«Мин авариядә аның гаепле булуына ышанмыйм. Ул тәҗрибәле машина йөртүче иде. Машинаны ул 18 сентябрьдә сатып алды, һәм 3 көннән соң бу хәл булды», – ди әнисе.
«Бәрелүдән машинаның шулай икегә өзелүен беренче тапкыр күрдек, диделәр»
«Мин ЮХИДИгә бардым, үз фаразымны сөйләдем, хәзер анда тикшерү уздыралар. Автоинспекторлар бәрелүдән машинаның шулай икегә өзелүен беренче тапкыр күрүләрен әйтте. Машинаның кузовы киселгән булган, дип фаразладылар, ләкин моны экспертиза билгеләячәк. 1998 елда җитештерелгән бу Audi машинасының былтыр исәптән төшерелгәнлеге ачыкланды. Без машинаның авариягә эләгүен, кузовы алыштырылуын белдек. Әмма зыянның никадәр җитди булуын белмибез. ДАИ хезмәткәрләре улыма машина саткан кешене тапкан инде, әлегә барысы да тикшерелә», – диде ул.
Ульяна фаҗига алдыннан машинаның тәгәрмәче тишелүен, һәм улы аны эвакуаторда автосервиска илтүен сөйли.
«Әгәр улым аңында булса, безгә нәрсә булганын сөйләр иде. Хәзер безгә чамалыйсы гына кала. Бәлки, тәгәрмәчендә проблема булгандыр, бәлки, башкасы. Социаль челтәрләрдә аның бик нык куып баруы турында яздылар, мин моңа ышанмыйм – авария булган Копылов урамында светофорлар күп, анда куып булмый. Ул Социалистик урамыннан чыгып, машиналар агымына кереп китү өчен тизлекне арттырган һәм бордюрга тигән булса гына инде», – дип сөйли әнисе.

Фото: © Кузнецовларның гаилә архивыннан
«Мин улымның үләргә мөмкин булуына ышана алмыйм»
Ульяна улының бик карап кына йөргәненә ышана. Алдагы кичтә егет әнисен эшеннән алып киткән була һәм әнисе аны кагыйдәләрне үтәп йөргәне өчен хәтта мактаган да.
Социаль челтәрләрдә авария урыныннан фотосурәтләр һәм видеолар бик күп, әмма һәлакәт мизгеленең бер генә видеосы да юк. Гавриилның әнисе видеорегистраторларында юл-транспорт һәлакәте мизгеле булган машина йөртүчеләр табылыр, һәм шул вакытта, бәлки, авария сәбәпләренә ачыклык керер, дип өметләнә.
«Улым машинасын исәпкә куярга өлгермәде, чөнки башта техник тикшерү узарга тиеш иде, машинаны тәртипкә китерде. Киткәнче өлгерергә теләгән иде, ләкин җитешмәде, ә хәзер инде кирәк тә түгел. Мин улымның үләргә мөмкин булуына ышана алмыйм. Ул бик яхшы кеше, мин мондый хәл булуына ышана алмыйм. Ниһаять, өенә кайтты, махсус хәрби операциядә бер генә җәрәхәт тә алмаган иде, һәм монда шундый хәл... Әлегә бөтен өметләрем Аллаһка, ул безне ташламас, дип ышанам», – ди Гавриилның әнисе.
Бу һәлакәтнең шаһиты яки нинди дә булса мәгълүматы булган, авария мизгеленең видеоязмасы булган кешеләр имгәнгән егетнең әнисе Ульяна Кузнецованың почтасына яза ала. Почта адресы – uliania80@mail.ru.
Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина