«Мин яратам сине, Татарстан» җырының авторы Роберт Андреев: «Җыр халык гимнына әйләнде»
Керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 60тан артык җыр авторы, үзешчән композитор Роберт Андреев иҗатташ дуслары белән концерт куйды. Роберт Андреев җәмәгатьчелеккә беренче чиратта «Мин яратам сине, Татарстан» җырының көй авторы буларак билгеле.
«Классташымның сукыр әтисенең баянында уйнарга өйрәндем»
– Роберт абый, Сарман ягын җырлы-моңлы як, диләр. Табигатьтән бирелгән сәләт, моңны үзегездә ачып, үстереп, әле дә, шөкер, халыкка иң матур җырларыгызны бүләк итәсез. Һәр кеше талантлы, диләр. Ә менә үзеңнең теге яки бу өлкәдә сәләтле булуыңны ачыклау, белү дә вакыт эше бит әле. Бөтен кеше дә бит үзенең сәләтен белмәскә, яки киресенчә, сәләтле булган кешене күрмәскә мөмкиннәр. Сезнең очракта ничек булды, тормышыгыз сәхифәләре белән безне таныштырып китсәгез иде.
– Дөрес, миңа талант табигатьтән бирелгән. Әти белән әни – гап-гади авыл кешеләре, авыл хезмәтчәннәре булсалар да, бәйрәмнәрдә керәшен җырларын җырларга ярата иделәр. Безнең авылның (Сарман районы Баткак авылы) яртысында – мөселман-татарлар, яртысында керәшеннәр яши. Бәйрәмнәрне аеру булмады: барыбыз бергә бәйрәм иттек. Шулчак, әти тальян гармунын «кычкырта» иде, шуннан миңа да колакка сеңгәндер инде, дим.
Мин гаиләдә бишенче бала. 5 яшькә өлкән апам Түбән Каманың «Надежда» ансамблендә җырлап йөри. Табында утырганда абыем да җырлый, әмма берсе дә аерым чыгыш ясап йөрми.
Беренче классны тәмамлагач, әти миңа тальян гармун сатып алып бүләк итте. Башым күккә тиде! Чөнки ул вакытта әти-әниләргә хезмәт хакы түләмиләр, хезмәт кенәгәсенә «таяклар» куеп бара иделәр бит. Башлангыч мәктәпне – дүрт классны – үзебезнең авылда укыдым. Шунда ук хромка гармунда уйнарга өйрәндем. Ул вакытта музыка мәктәпләре юк иде, безгә музыкаль белем бирмәделәр.
Аннан соң күрше авыл мәктәбенә йөреп, сигез класс белем алдым. Классташымның әтисе сукыр иде, баянда уйный иде ул. Аларга кунакка килгәч, кызыгып карап утыра идем. Кызыгып карап утыргач, миңа баянда уйнап карарга рөхсәт итә иделәр. Уйный белмәсәм дә, баянга тартылдым: сигез классны тәмамлагач, Әлмәтнең төзүчеләр техникумына укырга кердем. Аннары 3 ел хәрби диңгез флотында хезмәт иттем. Владивостокта Беренче Россиякүләм халык иҗаты бәйгесендә иптәш егет белән (Төмән өлкәсеннән иде ул) катнаштык. Иптәш малай баян классы буенча музыка мәктәбен бетергән, русча җыр җырладык. Аннан соң, баянда үзем уйнап, «Кичер мине, әнкәй, гафу ит» җыры белән чыгыш ясадым. Безнең янга бөтен татар, башкорт егетләре җыелды...
Армиядән кайткач, 4 ел төзелештә мастер булып эшләдем. Язмыштыр инде, дим. Очраклы рәвештә нефтьчеләрнең «Ромашкино» санаториенә мәдәни-агарту эшләре буенча директор урынбасары итеп чакырдылар. Бу вакытта кызым туган иде, аңа 1 яшь иде. Кеше өстендә тора идек. Санаторий директоры «фатир бирәм» дигәч, шунда киттек. Шунда мин 1982 елның 23 февралендә эшли башладым. 40 ел эшләп, пенсиягә – лаеклы ялга чыктым.
Пенсиягә чыккач та, санаторийда мәдәни-агарту өлкәсендә әйдәп баручы белгеч булып эшләдем. 1991 елда Казанда мәдәният институтын читтән торып тәмамладым.
– Мәдәният институтына укырга керергә киңәш иттеләрме әллә? Мәдәният-сәнгать өлкәсендә белем алу комачауламас дип, үзегез белем эстәргә ниятләдегезме?
– Санаторийда эшләгәндә, үзлегемнән баян, синтезатор кебек уен коралларында уйнадым. Әлмәттә үзешчән авторлар арасында бәйге үткәрделәр. Үзбәкстан, Самара, Ульяновск, Мәскәү төбәкләреннән барлыгы 62 кеше катнашты. Һәр кеше 2 җыр башкарырга тиеш иде. Жюрида Сиринә Латыйпова, Мирсәет Яруллин бар иде. «Бишек җыры»н җырладым да, Мирсәет абый торып басып: «Мин башкаларны тыңламыйм», – диде. Миңа беренче урын бирделәр һәм Казан дәүләт консерваториясенә композиция факультетына юллама тапшырдылар. Бу вакытта балалар мәктәпне тәмамлый, өй дә төзеп ятам... Әлмәттә музыка училищесында укырга сорадым. Мирсәет абый ризалашты.
Шулай итеп, Әлмәт музыка училищесында композиция буенча 2 ел Татьяна Сәхибуллина классында укыдым. Төп максатым – җырларымны ноталарга салырга өйрәнү иде. Сольфеджио, полифония, гармония буенча белем алдым... Атаклы композиторлар кебек үк булмаса да, нота укырга, җырларны нотага салырга өйрәндем.
2021 елда санаторийдан лаеклы ялга иттем. Шулай да, иҗатны ташлап булмый, аз булса да, җырлар языла. Хәзерге вакытта Әлмәт милли-мәдәни үзәгенә эшкә кердем. «Яшьлек» ансамбленең солисты мин. Тере музыкага җырлыйбыз.
«Күңелем фәлсәфи, тирән эчтәлекле текстларга ныграк тартым»
– Хәзер җырлар язу модага керде: яңа җырлар шулкадәр күп ки, берсе чыгарга өлгерми, икенчесе, өченчесе яңгырый... 1 айдан, 1 елдан «яңа чыккан» дигән җырлары хәтта онытыла да. Чөнки аранжировкалары, стильләре бертөрле. Сез күп итеп җыр язуны максат итеп куймыйсыз, димәк?
– Юк, андый максатым юк. Җырларны үз көемә, илһам килгәндә язам. Көчәнеп иҗат итмим. Соңгы вакытта Филүс Хисаметдинов сүзләренә җырлар яздым. Такмак кебек шигырьләрне алырга тырышмыйм. Алар да кирәктер, бәлки. Минем күңелем фәлсәфи, тирән эчтәлекле текстларга ныграк тартым.
Яшьләр сикереп бии торган җырларым күп түгел, күбесенчә салмак җырлар язам. Җыр язу – сазлыкка кереп баткан кебек, аннан тиз генә чыгып булмый, чыгасы да килми. Матур текстлар кулга килеп эләккәч, фортепиано яки баянда уйнап карыйм. Шунда ук ноталарга теркәп куям. Аннан соң музыка белгечләренә күрсәтәм, алар төзәтмә кертә.
1985 елда Роберт Рәкыйпов сүзләренә «Зөһрә» дип исемләнгән беренче җырымны яздым. Җырларны «штамповкаласаң», кемнеңдер җырына охшый. Көн саен җыр язсаң, 1 көнлек җырга әйләнә. Җырлар яза торган бер дустым бар. «Җырларың күпме?» – дигәч, «Море!» – ди. «Җыр язарга 3 секунд вакыт җитә», – ди бу. Әгәр җыр яза башласам, интегәм, вариантлар эзлим, үземнең башка җырларга охшаш булмасын дип, бөтен нечкәлекләрен уйлыйм. Текст ошый икән, мин аны күпмедер вакытка онытып торам. Искә төшкәч, күңелгә илһам килгәндә, җыр язам.
Мактанып әйтү түгел, 60тан артык җырым бар, яртысын эстрада артистлары башкара: Зөһрә Шәрифуллина, Салават Фәтхетдинов, Галина Казанцева, Бәширә Насыйрова, ИлСаф, Мирсәет Сөнгатуллин, Гөлзадә Сафиуллина, Илсур Сафин, Галина Казанцева, Асаф Вәлиев һ.б.
«Җырларым өчен артистлардан акча сораганым юк»
– Сер түгел, һәр җырның авторын телевидение, радио яки ниндидер чараларда игълан итәләр дип әйтеп булмый. Еш кына онытып та җибәрәләр. Алып баручыларны, җырчыларны гаепләп тә булмый. Нинди матур җыр тыңладык дип, кеше ул җырны тудырган кешеләрне – авторларны белмичә дә кала. Сез язган җырларның халык Сезнеке икәнлеген белми...
– Мин кычкырып йөрергә яратмыйм. Җырларны телевидениедән тапшырганда титрлардан күрсәтәләр. Дөрес, еш кына авторларны әйтмичә калу очраклары да бар.
«Мин яратам сине, Татарстан» җыры 2022 елда бөтен дөньяны әйләнеп чыкты: җырны Америка, Канада, Вьетнам, Кытай, Гарәп Әмирлекләре, Франция, Германиядә яшәүче бөтен дөнья татарлары башкарды... Телевидениедән да бу хакта сөйләделәр. «Салават җыры», – диделәр. Салават җыры түгел, Салават аны җырлаучы гына. Авторларын әйтсәләр, дөресрәк булыр иде. Дөрес, җырның популяр булуында Салаватның да өлеше булды.
Җырларның авторларын әйтмиләр дип, Татарстанда авторлык хокуклары өлкәсендә эшләүче җәмгыятьнең республика бүлеге башлыгы Зөфәр Хәйретдиновка дә әйткәнем булды. Интернетта You Tube хостингында безнең җырларны куялар, авторларны язмыйлар. Авторларны әйтмәгәч, гонорар мәсьәләсе килеп туа. Авторлык хокуклары безнең илдә бик үк эшләми. Татарстанда авторлык хокуклары (РАО) өлкәсендә эшләүче җәмгыятькә 500 сум акча түләп кергән идем. 6 ел дәвамында миңа 1 тиен дә акча түләнмәде, ә җырларымны башкардылар. Аннан соң, шул 6 елга 4 мең гонорар килде...
Әйтик, шул ук «Мин яратам сине, Татарстан» җырын бик күп тапкыр төрле җирләрдә башкаралар, ләкин аның өчен акча түләүче юк. Авторлык хокуклары эшләгән булса, мин әллә кайчан күп акчалы кеше булган булыр идем! (елмая) Әйдә, миңа акча түләгез әле, дип ялынып та йөрмим. Бу дөньяда бөтен акчаны җыеп бетереп булмый.
– Ә Сез җырларны ничек иҗат итәсез, һәр җыр да мизгел эчендә язылмыйдыр...
– Клара апа Булатова сүзләренә язылган «Су буенда кыяк үлән» дигән җырым бар. Мин аны бер утыруда магнитофон тасмасына яздырдым. Шәмсия Җиһангирова сүзләренә «Әткәм-әнкәм каршыласа иде» дигән җырым бар, аны Мирсәет Сөнгатуллин җырлый. Бу текст үзе көй сорап торды. Баянда уйнап, көй яздым, ноталарга теркәп куйдым. Зөһрә Шәрифуллина һәм Илсөя Бәдретдинова Лилия Яруллина сүзләренә «Тимәгез» дигән җырны башкарды. Текст киштәдә озак ятты, аннан соң, тоттым да көй яздым.
– Җырларны теге яки бу җырчыга бирүне ничек хәл итәсез?
– Кайберәүләр: «Роберт абый, җырларыңны бир әле», – дип, сорыйлар. «Алыгыз, рәхим итеп», – дим. Әле беркөнне генә Ришат Төхвәтуллинның администраторы шалтыратты. Хәния Фәрхи белән Дәниф Шәрәфетдинов «Ышан бары йөрәк авазына» дигән җырымны җырлаганнар иде, шул җырны башкарырга сорады. Рәхәтләнеп җырла, дидем.
Рамил Чурагулов, Филүс Хисаметдинов белән иҗат иткән җырларны Бәширә Насыйрова җырлады. ИлСафка җырларны үзем биргәнем бар. Мин алардан акча сораганым юк. Бәлки, алар отчет язып бирәләрдер, миңа әле гонорар килгәне булмады.
«Казанда яшәп, иҗат итү өчен фатир кирәк»
– Бик ихлас күңелле, юмарт икәнсез! Шулай да, Казанга күченеп, зур концертлар, кичәләр оештыру уе булмадымы? Ул бит Сезнең өчен танылу да булыр иде.
– Әлмәттә музыка училищесында 2 ел укыганнан соң, Казанга килеп, консерваториядә укуны дәвам иттерү, музыка белемен арттыру теләге бар иде. Казан, Әлмәт, «Татнефть» җитәкчеләренә хат язып караганым булды. Яшь бара, мин хәзер тулай торакта яши торган кеше түгел. «Социаль найм буенча фатир бирә алмассызмы», – дип яздым. «Безнең андый мөмкинлегебез юк, син Казанда пропискада түгел», – дип җавап яздылар.
Казанга килеп, иҗатымны дәвам итсәм, әйбәт тә булыр иде. Укуымны дә дәвам итәр идем. Казан тормышында кайнар идем. Композитор Азат Хөсәенов белән без күптәннән дус, баянчы Ринат Мөхетдинов, Шамил Шамгунов, Риф Гатауллин ярдәм итәбез дип торалар. Бөтен мәсьәлә фатирга килеп терәлә. Шуңа күрә Әлмәттә калдым.
– Әлмәттә дә Сез иҗат итәсез, әйеме.
– «Яшьлек» ансамбле белән җырлап йөрим, әйе. Зәй районы «Ромашкино» санаторие янында авылда өй салдык, шунда яшибез. Әлмәткә эшкә барып йөрим.
«Мин яратам сине, Татарстан» җырына Тукай премиясен бирүне сорап йөрмәдем»
– Сезнең иң танылган җырыгыз – «Мин яратам сине, Татарстан» җыры тарихы турында сөйләшәсе килә. Җыр 1990 елның 30 августында язылган...
– Кулыма Роберт Рәкыйповның зәңгәр тышлыклы шигырьләр җыентыгы килеп эләкте. Шулар арасыннан «Мин яратам сине, Татарстан» шигырен күреп алдым. Ул вакытта без патриотик рух белән йөри идек. Татарстан 16нчы союздаш республика булыр, без мөстәкыйль дәүләттә яшәрбез, дип горурланып йөрдек.
1990 елның 30 августында мөстәкыйльлек игълан иткәндә, магнитофон тасмасына үзем уйнап җырлап яздырдым. Аннан соң җырны музыка белгечләренә күрсәттем, алар гармонияне төзәтте. 1991 елда Рига шәһәренә Сабан туена баргач, Даугава елгасы буенда кулга баян тотып җырладым, аны видеотасмага да төшереп алдылар. Әлмәттә концертта да җырлаганым булды. Шуннан, бу җыр Чаллы үзешчәннәренә барып эләккән. Ничек барып эләккән? Белмим. Бәлки, берәрсе яздырып алган булгандыр. Габидулла Хөрмәтуллин җырлаган аны.
Аннан соң, Салаватка барып эләккән. Салаватның офисына бардым. Ул вакытта Чаллыда тора иде ул. Күрешкәч: «Мин сине күптәннән эзләп йөрим, әйдә шушы җырыңны җырлыйм әле», – диде Салават. Мин иҗат иткән җыр салмаграк иде, Салават аны үзенчә җырлады.
Шулвакыт, Татарстан Президенты Аппаратыннан 2 ир-ат килде. Җырның ноталарын, магнитофон тасмасын (язмасын), сүзләрен сорап алдылар. Нигә кирәк ул, дигәч: «Татарстанга гимн сайлыйлар», – дип җавап бирделәр. Шулай да, Татарстан гимны итеп Рөстәм Яхин иҗат иткән җырны сайладылар.
2008 елда Азнакайда бер очрашуда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев: «Ничек яздың син моны?» – дип кызыксынды. Сөйләдем. «Дәүләт гимны – Рөстәм Яхин музыкасы. Син моны белеп йөр. Ә синең җырың – халык гимны», – диде.
– Җырыгыз халык гимнына әйләнер дип уйламагансыздыр да...
– Юк, нинди уйлау... Гап-гади җыр яздым дип уйладым.
– Шулай да, Татарстан аерым 16нчы союздаш республика булмады. Өметләр акланмады бит, күңел төшмәдеме?
– Юк, күңел төшмәде. Чөнки республикабыз абруен югалтмады. Минтимер Шәрипович республикабызны зур дәрәҗәгә күтәрде. Хәзер Рәисебез Рөстәм Нургалиевич республиканы җитәкләп алып бара. Дөньяның нинди генә почмагында булмадым, үзебезнең республикабыз өчен горурлык хисләре кичерәм. Татарстанда тотрыклы икътисад сәясәте, республикабыз халыклар дуслыгы белән аерылып тора. Татармы, русмы, керәшенме, чувашмы, маримы... Төртеп кимсетеп әйтүче юк, бөтенебез дус-тату булып яшибез. Республика өчен мин горурланам гына. Һәрвакытта!
– Бу җырны соңгы елларда «Ак Барс» хоккей командасы уеннарында Татнефть аренада «Җиңү җыры» дип җырлыйлар. Бөтен стадион (9 меңгә якын кеше) шушы җырны җырлый. Нинди хисләр кичерәсез?
– Быел ике тапкыр Татнефть-аренада хоккей уенын карарга бардым. Уен беткәч, Салават башкаруында «Җиңү җыры»н куйдылар. Бөтен стадион кушылып җырлый! Каршыда утырган кешеләргә: «Минем җыр бу», – дидем. Белсәләр, титрларда исемемне язарлар иде, экраннан күрсәтерләр иде, белмиләр бит. Шулай да, горурланам! Хоккей уеннарын карарга мөмкинлек булса, телевидениегә әйтмичә калмып булмас.
Әлмәткә Гагарин кубогын алып килгәннәр иде, Зиннәтулла Билалетдинов белән фотога да төштем. Үземнең җырлардан торган дискны бүләк иттем. Казанда, мөмкинлек булса, алар белән якыннан танышып, «Җиңү җыры»ның авторы булуым турында да әйтәсем килә.
– «Мин яратам сине, Татарстан» җыры Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дә лаек булды. Белүемчә, Минтимер Шәриповичның карары хәлиткеч роль уйнаган.
– Иң зур роль – аныкы. Минтимер Шәймиев: «Бу җыр исемлеккә кермәсә, имзамны куймыйм», – дип әйткән булган. Мин бу җырга премия бирсеннәр дип сорап, ялынып йөрмәдем. Бу җыр Минтимер Шәриповичның күңеленә дә хуш килгән. Шуңа күрә, үз өстенә алган.
Дөресен әйткәндә, җырны халык ярата. Аны кайда гына җырламыйлар!
Минтимер Шәймиев «Мин яратам сине, Татарстан» җыры турында: «Гимн уйнаган кебек, бөтен халык аны басып тыңлый»
Ә хәзер бу урында Татарстанның беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясендә шушы җыр турында сөйләгән фикерен тәкъдим итәсебез килә:
– «Мин яратам сине, Татарстан» җыры Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән булган. Ә комиссия тавыш бирмәгән. Тавыш бирмәгәч, җыр төшеп калган... Бу мине бик каты гаҗәпләндерде. Дөресен әйткәндә, бу җырның барлыкка килеп, сәхнәгә чыгуы, халыкның кабул итүе күңелемә шундый тәэсир иткән иде! Менә, Аллага шөкер, шундый җыр да барлыкка килде, дидем.
Документларны кире кайтарып, яңадан уздырыгыз, дисәң, бәхәсләр башланыр иде... Мин комиссия әгъзаларына турыдан-туры әйттем: «Әгәр бу җырны кертмибез икән, имзамны куймыйм, ризалыгымны бирмим», – дидем. Комиссия әгъзалары аптырашып калды. Аларны да аңлап була.
Җаваплылыкны үз өстеңә алып, эш итү кануннарын бозып булса да (барыбер ул – Президент эше), бу мәсьәләнең хәл ителүенә халык шулкадәр рәхмәтләр әйтте! Тормышта була бит бөтен яктан килгән җыр: сүзен, көен язган авторлар, башкаручысы да бер дигән! Мин һәрвакыт «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен мисал итеп китерәм. Ул – кабатланмас әсәр. Аның авторы, режиссеры, уйнаган артистлары да мәңгелек. Бу җыр да шулай. Гимн уйнаган кебек, бөтен халык аны басып тыңлый, – дип сөйләгән ул.
«Мәхәббәт ул булмый җавапсыз» җырындагы сүзләр – үзем белән булган хәлләр»
– Роберт абый, сүзләрен дә, көен дә үзегез иҗат иткән җырларыгыз да бар икән. Салават Фәтхетдинов башкаруында үз заманында, шулай ук, хит булган «Мәхәббәт ул булмый җавапсыз» җырының сүзләре һәм көе дә авторы – Сез. Җырның сүзләре бик мәгънәле, моны үзе аша тирән хисләр кичергән кеше генә яза алыр иде...
– Бу – булган хәл.
– Шәхсән үзегез беләнме?
– Әйе (бу вакытта Роберт абыйның бите алсуланды, елмаеп куйды). Өченче классны тәмамлагач, миңа пионер лагерена юллама бирделәр. Күрше авылда, урман эчендә ял иттек. Шунда минем яшьтәш, күрше авыл кызы «Сиреньнәр хуш исләр тарата» дигән җыр җырлады. Мин аның җырлавына гашыйк булдым! Шуннан соң, ул дуслыкка, мәхәббәткә әйләнде. Шул мәхәббәткә багышлап, «Мәхәббәт ул булмый җавапсыз» дигән җыр яздым. Бу җырны Галина Казанцева, Салават Фәтхетдинов җырлый.
– Ул ханым белән аралашкан бармы?
– Бар. Ул – Гөлнира исемле ханым. Нижневартовскида яши. Ул туган ягына – авылына кайткач, без аларны кунак иттек. Хатыным белән өстәл корып, аларны сыйлап җибәрдек.
– Бу җырны ул үзенә багышланганын беләме?
– Белә.
– Роберт абый, үзегезнең гаиләгез белән таныштырсагыз иде.
– Хатыным Мәдинә белән быел бергә гаилә корганыбызга 45 ел була. Кыз һәм малай үстердек. Кызыбыз Рушаниянең 2 улы, 1 кызы; улыбыз Русланның 2 кызы бар. Икенче оныгым баян классы буенча музыка мәктәбен тәмамлады, кыз фортепиано классы буенча музыка мәктәбен тәмамлады. Матур итеп, гөрләшеп, тормыштан ямь табып яшибез.
– Рәхмәт, Роберт абый! Яңа җырларыгызны көтеп калабыз!
...Бу вакытта Роберт абый «Яшьлек» ансамбле белән репетициягә ашыкты, чөнки ярты сәгатьтән аның иҗатташ дуслары белән концерты башланырга тора иде. Бер генә күрешүдә никадәр яңалык белдем! Әңгәмә вакытында исә Роберт абыйның шулкадәр эчкерсез, ихлас, олы йөрәкле кеше булуын аңладым, сорауларга бик теләп җавап бирде. Арттырусыз әйтәм, Татарстанда яшәгән бөтен кеше диярлек яттан белгән «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән генә дә Роберт абый тарихка кереп калды.
- Андреев Роберт Егорович – 1956 елның 5 апрелендә Сарман районы Баткак авылында туган. Композитор, баянчы, җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002). 1975 елда Әлмәт төзелеш техникумын тәмамлаганнан соң Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәренең төзелеш идарәсендә мастер булып эшли. 1978 елдан – Әлмәттә «Татнефть газ эшкәртү» идарәсендә; 1991 елда Казан мәдәният институтын (читтән торып), 2003 елда Әлмәт музыка училищесының кичке бүлеген тәмамлый. 1982 елдан Зәй районында «Татнефть» «Ромашкино» шифаханәсендә мәдәни-агарту эше буенча директор урынбасары булып эшли. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Әлмәтнең милли-мәдәни үзәгендә «Яшьлек» ансамблендә солист.
- Роберт Андреевның «Мин яратам сине, Татарстан» җыры (Р.Рәкыйпов 1990 сүзләре) халык гимны, Татарстан Республикасының символы булды, «Мәхәббәт ул булмый җавапсыз» (1992), «Мәңгелек Казан» (2000) (Роберт Андреев сүзләре), «Ышан бары йөрәк авазына» (Җ.Дәрзаман сүзләре), «Шаулый урман» (Г.Зәйнашева сүзләре, 1992), «Җавап көтмә» (Р. Чурагулов, 1993), «Бер карасаң, елар сәбәп тә юк» (К.Булатова, 1995), «Әнием, әннекәем» (Д.Гарифуллин, 1996), «Гомерләр бергә үтсен» җырлары (Л.Зарипова, 1997), «Кәләй керәшеннәре» (А.Фәтхи, 1998), «Нахак сүз» (Л.Яруллина, 2006 сүзләре) һ.б. җырлары популяр.