Тәмәке тартучылар нигә якыннары, балалары, яннарында торган кешеләр турында уйлмый икән ул?! Уйласалар, аның кадәр төтенләмәсләр иде. Казан тулган бит тәмәке исенә. Ковидтан соң, саф һаваның никадәр кадерле икәнен аңладык кебек бит инде. Саф һава, күкрәк тутырып сулый алу – нигъмәт бит! Танышым Гөлияләрдә яшәп алырга туры килде. Алар тулай торакта яши. Шундагы биш бүлмәнең өчесендә тартучылар яши. Ирек абый бигрәк тә еш тарта. Карап торышка чиста-пөхтә киенә, портфельләр генә тотып эшкә йөри. Аягында һәрвакыт кремланган, ялтырап торган ботинка, бер бөртек тузан тапмассың. Тик, бик күп тарта. «Кичә көндез алган идем, менә дүртәү генә калган», – ди беркөнне иртәнге сәгать 8дә. Ул тартса, коридорга чыгарлык түгел. Тәмәке төтене борынга тула, киемнәргә, чәчләргә йога. Икенче як күршеләрем дә тарта. Аларныкы ризык пешергән исләр белән кушыла да, тагын икенче төрле бер авыр ис барлыкка китерә. Ботинкасын көн дә чистарта, үпкәсен көн дә пычрата бу абзый.
«Балконга булса да чыгып тартыгыз инде, Ирек абый. Күрше-тирәдә балалар да яши, бөтен җирне камап ала бит бу тәмәке төтене. Тончыгып яшибез шушы искә», – дип әйбәтләп кенә әйттем, исе дә китмәде. Икенче яктагы күршенең ишегенә ымлап: «Минем тәмәке тәмле исле әле ул, бик үк сасы түгел. Әнә тегеләрнеке сасы. Аларның очсызлы тәмәке, минеке – кыйбатлы», – ди. Бу җавапка авызны ачтым да калдым. Менә сиңа мә! Бәлки, чыннан да, кыйммәтрәк булса, тартучылар үзләре аерыр дәрәҗәдә тәмлерәк иследер ул тәмәке. Тик, тармаучы халыкка тәмәке – тәмәке инде ул. Беркайчан да балконга чыгып тартмый ул абый. Җәй көннәре генә чыгарга мөмкин, ә кыш көне балконга чыгып йөрми. Үзенә иң кадерле кешене – үзен саклый. Суыктан курка. Башкаларга ис киләме, тәмәке исе ярыймы-юкмы – моны уйламый.
50 яшькә җитеп, калганнарны колак белән ишетеп тә, күңел белән ишетми яшәүчеләр бар икән шул. Дөньяга үз-үзеңне яратуың көчле икәнне менә шулай аерымачык күрсәтеп яшәргә дә була. Андыйлар, гадәттә, үзләрен генә хаклы саныйлар. Һәрвакыт үз кызыксынуларын гына беренче куялар. Башкаларны үзләреннән өстен күрәләр. Үзеңнең хаклы икәнеңне, синдә гаеп юк икәнне күп сүзләр әйтми генә дә аңлатырга була. Бераз гына башыңны җүләргә салырга һәм «мин хаклы» дигән лозунгны күңелеңнең иң түренә «элеп» куярга кирәк. Үзен хаклы санаган кешенең тәмәкесе дә күршесенекенә караганда хуш исле аның.
«Минеке генә дөрес!» – дип күкрәк кагып яшәүчеләр нык күп икән ул. Бу – тәмәке тартуга гына кагылмый. Уйламый, фикерләми генә үзенең «дөреслеген» йөзгә бәреп әйтеп калырга ашыгучылар адым саен очрый. Алар сине тыңламый, ишетми. Уйлары бары тик үзен күрсәтүгә, нинди юллар белән булса да үз фикерен генә алга чыгарып калдырырга тырышучылар заманасы шул хәзер.
...Тарту дигәннән, «попутчик» машина белешеп, килешенгән урыннан утырып киттем беркөнне. Рульдә – яшь кенә егет. Аның янындагы алгы утыргычта чая гына кыз утырган. Үзебезнең яклар. Мин үзем дә яшь, әмма болар тагын дә яшьләр әле. Кыскасы, алда «яшьлек» кайта... Музыка көенә тәмәкесен тарта-тарта. Икесенең дә кулында – электрон тәмәке. Авызга бик «текә» генә керә-чыга тәмәке, каяндыр төнене барлыкка килә шул арада. «Тәмәке» дип яза башласам да, бу юлы игътибарым үзеннән-үзе башкага юнәлде. Аптыраган әйберем тәмәке генә дә түгел.
Егет янында утырган кыз җәлеп итте игътибарымны. Егетнең йөргән кызымы-юкмы икәнен аңлап бетермәдем. Минем фаразлар буенча, кыз егетнең игътибарын яуларга тырыша иде бугай. Тәмәке төтене «урап», егеткә елмаюлы карашларын җибәреп кайта бу чая кыз. Аңа карап, шофер егетнең әллә ни исе китмәде ахрысы, коры гына 1-2 сүз әйтеп куйгалады. Тора-бара, кыз утыргычка аягын күтәреп үк менеп утырды. Озак та үтмәде, аягын тагын да өскәрәк, машинаның алгы тәрәзәсенә таба сузып куйды. Минем дә арттан уңайлы урын. Нәкъ шул матур аякларга күз төшә торган. Кызның аягындагы ак носки миңа карап елмаеп тора төсле. Бераз торгач, кыз бармак башын селкеткәләп алды һәм шул вакытта, егеткә карап, тагын бер матур елмаюын бүләк итте. Артта янымда утырган пассажир хатын-кыз белән өскә сузып күтәрелгән аякка хозурланып кайттык. Ара-тирә кыз артка да борылгалап алды. Янәсе, күрегез: минем янда – егет, кулда – тәмәке, аягым да түрдә. Кыз әле бик яшь күренә. 1нче яки 2нче курс укучысыдыр. Матур гына авыл кызы. Күренеп тора, йөзе дә самими. Кәттә булырга тырышып, рәвеш китерә. Егет машинасында аякны өскә күтәреп, тәмәке тартып кайтуны дәрәҗәгә саный булса кирәк.
Кемнең ничек, ни рәвешле утырганы, миңа, гади пассажирга, кагылмый, әлбәттә. Мин – бу машинада утырып кайтучы гына. Ләкин, кызларны бизи торган, беркайчан да актуальлеген югалтмаячак сыйфат ул – әдәплелек. Әдәп дигәч, кайберәүләргә ниндидер гайре табигый образ килеп баса. Имеш, хәзер дөрес кенә булыйкмени, дигән кебегрәк. Тик, әдәп ул синең башыңа килгән «дөрес кеше» образы түгел. Әдәп ул күпьяклы. Зәвык, тәрбиялелек ул. Заманча яшәргә, тик шул ул вакытта әдәп кагыйдәләрен дә сакларга була. Мәсәлән, аякны пассажирлар барында булса да төшереп барырга мөмкин. Ирең, егетең янында булса күтәреп барырга мөмкин, әлбәттә. Тик чит кешеләр барында аякны өскә күтәрми дә түзеп буладыр. Чөнки алар – җәмгыять. Ә җәмгыятьтә һәркем үзенең «мин»ен генә алга чыгара алмый. Соңгы арада шуңа таба барабыз да бугай инде. Күпчелекнең эчке «мин»е алга йөгерә. Шуңа күрә дә әкәмәт хәлләр белән еш очрашабыз. «Мин»нәрен генә алга чыгарып яшәүчеләр аңласын иде. Алар кайберәүләрнең «мин» дип яшәмәве аркасында гына шулай кылана. Һәрберебезнең эчке «мин»е алга йөгерә башласа, тормыштан нәрсә көтәргә?
Мондый хәлләр кыз баланың дәрәҗәсен күтәрми. Болай «крутой» булырга тырышу заманчалык түгел. Бу – балалыктан чыгып җитмәү һәм акылсызлык. Боларсыз да бик «заманча» яшәргә була. Кайбер яшь кызлар өйләреннән иреккә чыгып китүгә үк моны аңламаска да мөмкиннәр. Нәрсә күрсәтәләр, шуны «иң яхшысы» дип кабул итә торган чаклары. Бөтен ялтыраган сиңа кирәк, дигән әйбер түгел. Кызлар аякларын күтәреп барсалар да, чит күзләр күрмәгәндә, егетләре янында гына шулай «кылансыннар». Иң хәерлесе: никахлы ирләренең машиналарында гына рәхәтләнеп кинәнеп, аякларын сузып барсыннар. Кыз бала ислам динендә дә ире тарафыннан бик бөек билгеләнә. Электрон тәмәкене дә чүплеккә ташлау яхшы булыр. Үзегезнең сәламәтлекне тәмәкегә «бүләк» итмәгез.