...Сания. Сания һәрвакыт бер үк сорау белән яшәде: нигә мине яратмадылар?
Кечкенәдән ул моны белә иде – әнисе аны тудырырга теләмәгән. Кешеләргә сөйләргә ярамый торган сер түгел, әнисе моны, ачык итеп, һәр хәрәкәте, һәр сүзендә күрсәтте.
Зоя – чибәр, белемле хатын. Әмма аның күңелендә балага урын булмаган. Ул тормышында иң зур хата дип саналган нәрсә – ана булу. Чын исеме Зәлияне дә ул бик яшьли Зояга алмаштырган иде...
…Сания дөньяга килгәч, Зоя бала тавышын ишетүгә үк йөзен читкә борды:
– Алып китегез аны! Ул минем тормышымны бозды!
Ләкин әтисе дә, ире дә:
– Син – ана! – дип кычкырды.
Шул мизгелдән башлап, Зоя үзенә богау кидергәндәй тойды. Сания үсте – әмма аңа кул җитми иде: кочаклау – юк, иркәләү – юк, назлау – юк.
– Кулга ияләшмәсен, йомшак булмасын, – ди торды Зоя.
Сабый исә назга мохтаҗ иде. Тик, үсә-үсә, Сания наз эзләүдән туктады. Үзенә үзе терәк булырга өйрәнде.
Әйе, Зоя аны ашатты, киендерде, укытты, әмма аның йөрәгендә бала өчен урын булмады. Ул Саниягә хезмәтчегә кебек карады: артык сүз юк, артык елмаю юк.
Сания исә бер әйберне бик иртә аңлап алды: әнидән берни дә сорамаска кирәк.
Аның бердәнбер терәге абыйсы Фәрит иде. Ул Зоя кебек түгел иде: җылы, ярдәмчел, терәк булырга әзер.
– Бер дә борчылма, – ди иде ул. – Син минем өчен – дөньяда иң кадерле кеше.
Әмма язмыш аны да сыный: Фәрит, ялгыш адым ясап, 8 айга төрмәгә эләгә.
Әнисе аңа болай диде:
– 18 тулды – үзең өчен үзең җаваплы.
Шуннан соң Фәрит да өйдән чыгып китте. Сания кабат ялгыз калды.
Вакыт үтте. Сания тәрҗемәче булып эшләде, фатир алды, үз тормышын корды. Ир-егетләр табылды, ләкин ул берсен дә күңеленә якын җибәрмәде. «Мин дә әни кебек салкын булырмын», – дип курыкты.
...Эльвира… Зоя гаиләсенә соңрак килеп кергән икенче кыз. Аны ташлап калдырганнар. Авыр язмышлы бала. Сания башта аңа көнләшеп карады – әмма Зоя аны да яратмады. Ике кыз – бер язмыш: анадан мәхрүмлек.
Эльвира үсеп тормыш корды. Ләкин бер мизгелдә бар да коелып төште: хыянәт, җимерелгән гаилә, буш фатир... Һәм ул кем янына йөгерде?
Әнисе янына...
Парковкада аны каршы алган салкын тавыш: «Сиңа 18 тулды. Мин ярдәм итмим», – диде.
Эльвира китте – һәм кабат әйләнеп кайтмады.
...Зоя-Зәлия...
Бер көнне Саниягә шалтыраттылар: «Әниең авыр хәлдә».
Ахыргы сулышлар… Госпиталь бүлмәсендә Зоя тагын да кечерәйгән, тиресе саргаеп тартылган, күз карашы буш иде.
Сания янәшәсендә утырды. Күкрәгендә еллар буе йөрткән авырлык чатнап чыкты:
– Ни өчен? Ни өчен син мине беркайчан да яратмадың?
Тынлык.
Бераздан көч-хәл белән тавышы чыкты:
– Мин… үземне… ярата алмадым… Шуңа… сезне дә…
Сүзләр өзелде.
Зоянең күзләрендә тәүге тапкыр – үкенеч, оят, бәлки… мәхәббәт чаткысы күренде. Кыз елый алмады – яшьләре күптән кипкән иде.
Әнисе кулын Сания кулына сузды. Сания… кыюсыз гына, тәүге һәм ахыргы тапкыр әнисен кочаклады.
Тик Зоя инде кабат җавап кайтармады.
Зиратта берни дә – кыйммәтле таш та, җылы сүзләр дә булмады. Бары тик исем һәм ике дата. Һәм Зояның ике кызының йөрәгендә калган тирән яра…
Сания әйләнеп кайтканда, көзге яфраклар җиргә тын гына коела иде. Ул тирән итеп сулыш алды.
– Мин башкача булачакмын, – дип пышылдады. – Минем балаларым, минем юлым – мәхәббәттән башланачак.
Сания күзләрен йомды. Һәм күңелендә беренче тапкыр җылы хис кабынды: аның баласы назга ияләшкән булачак….