news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мин үземне эзлим!

КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Татар теле, әдәбияты, журналистика» юнәлешендә 2 курста укучы Руфинә Гарифуллина үз тормышында булган югалтулар, иң кайгылы вакыты һәм киләчәккә карашы турында яза.

news_top
Мин үземне эзлим!
Фото: Руфинә Гарифуллина

Болар — минем хисләрем, еллар буе үз эчемдә саклап йөрткән «әйтелмәгән сүзләрем». Нидән башларга да белмим… Үземә бик авыр булып күренсә дә, укучыга бу язмамның нинди дә булса әһәмияте булыр, дип өметләнәм.

2006 елның 23 июлендә, бик тә кызу көннәрнең айлы аяз төнендә туганмын. Кызык... Төнге 23.45 сәгатьтә... Әйтерсең туган көнем 15 минуттан гына булырга тиеш... Инде 16 ел дәвамында мин шул хакта уйланам. Җитмәсә, соңарып та туганмын. Эмоциональ кысла буласы урынга, мин үз-үземә гашыйк, амбициоз арыслан булып тууны кулайрак күргәнмен. Әйе, әйе, махсус сайлаганмын! Бәлки, бу – ничек тә булса минем киләчәгемә йогынты ясар, тик мин бүгенге көнне сайлыйм, аны соңгы көн кебек үткәрәм. Дөресме бу, юкмы? Анысын һәр кеше үзе билгеләр.

Моны язганда, гакылымда төрле уйлар җилләнә. Киләчәккә карыйм. Бүгенге көндә без Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н кабат-кабат укыган кебек, бездән соң киләсе буыннар бу язманы табып укырлар микән? Алар аны ничек кабул итәрләр икән?

Хатирәләр бик күп. Нидән башларга белмим. Авыр.

Менә миңа 5 ай... Яңа ел мохите... Яшь ата-ана һәм кечкенә бала төенчеге. Колакка ниндидер сәер тавышлар ишетелә, тик мин аңламыйм, мин әле бик тә кечкенә. Янымда ике зур кеше. Берсе – әтием, икенчесе – әнием. Янәшәмдә – җылы көлү тавышлары, ә тышта, салкын буран җиленә уралып, салют, бәйрәм тавышлары. Рәхәт... Үз яныңда яклаучыларны тою – ул үзе бер ләззәт.

6 айлык чор – беренче тапкыр торып утыру. Кызык. Мин үзем хәтерләмәсәм дә, миңа балачагым турында бик күп сөйлиләр. Димәк, тагын бер хатирә.

Үземне 14 яшькә кадәрге вакыты аралыгында мин бик хәтерләмим. Әллә барысы да бик яхшы булгангамы, әллә, киресенчә, бөтенләй берни дә булмагангамы? Анысы хәзер билгесез. Минем 1 нче сыйныфка аяк басуларым, беренче көнне мәктәпкә чабыш аты төсле йөгереп баруларым, үзем белән шунда төрле-төрле этләр ияртүләрем – боларның барысын да елмаеп искә алып була. Тик 15 яшь – мәңге күңелдә бер яра булып калган чор.

Бик тә авыр һәм бик тә кайгылы 2021 ел. Бар күңелем белән сөймәгән ноябрь ае... Һич тә онытылмас мизгелләр белән тулы 2021 ел. Нишләргә? Онытыргамы, юкмы? Онытылырга тырышсам да, артымнан йөри, бумеранг төсле әйләнеп кайта да, мине хисләр дәрьясына алып кереп китә.

Көзге каникул... Әниемнең туган көне: мәктәптән кайтышлый бүләк алу, бергәләп, гаилә белән кибетләрдән тәм-томнар, кирәк-яраклар ташу... Ничек күңелле башлана бит, ә? Бәйрәм, каникул, күңел ачу... Тик азагы... Нишләп азагы шундый соң аның? Авыр һәм кайгылы. Сөйләве түгел, язуы да авыр... Әмма нәкъ шушы авырлыклар кешене рухи яктан ныгыта, аңа киләчәктә сыгылмаска ярдәм итә.

Туган көннәрне гөрләтеп үткәргәч, күршеләребезгә әтиемнең ярдәме кирәк булды. «Берничә көннән соң авылыбызда медицина пункты ачыла, район башлыклары килә, ә бу – беркем дә яшәмәгән йортның иләмсез коймасы нәкъ күз алдында тора. Моны һичшиксез төзәтергә кирәк», – дип китте авыл җирлеге башлыгы. Әти күнде. Бик тә тырышып, кайнар тирләргә батып, ул бу эшне башкарып чыкты. Күп тә үтмәде, каһәр суккан 3 ноябрьдә әти эштән хәлсез кайтты. Бер дә кәефе юк иде. Һәрвакыт елмаеп килеп кергән әти бу көнне бөтенләй башка төрле иде. Берничә көннән хәле тагын да авырлашты. Аның үпкәләре күпмедер дәрәҗәдә бирешергә өлгергән иде инде. Хастаханәдә ул бер атна чамасы ятты. Анда аның хәле яхшырган төсле булып тоелды: тавышы да яңгырап чыга иде, йөзенә дә елмаю кире кайтты. Тик аны өйгә алып кайтабыз дип йөргән җирдән ашыгыч рәвештә Чаллыга алып китүләре билгеле булды.

Күп тә узмады, әбекәй авырып китте. Өйдә дәваланырга тырышты, тик барыбер хастаханәгә барырга мәҗбүр булды. Өйдән киткәндә: «Бәбкәм, мин кире кайта алмам...» – дип, ишек бусагасын атлап чыкты. Үзенең йомшак куллары белән чәчләремнән сыйпады, соңгы тапкыр кочаклаган төсле, күкрәгенә нык итеп кысты. Шул вакытта йөрәк ничек кысылганын да, ничек һава җитмәгәнлеген дә үзем генә беләмдер.

Барып урнашкач та, ул әтине эзләп караган, тик эзләнүләре нәтиҗәсез булган. Һәм, икенче көнне, 15 ноябрьдә, иртәнге 5тә әбекәй вафат иде. Аны ак кәфенлеккә дә үзебез төрә алмадык, соңгы юлга озатканда да ишегалдына гына кертергә рөхсәт бирделәр. Әбекәйне алып кайткан кара машинаны башка беркайчан да күрмәскә дип күпме теләсәм дә, шуннан озак тормый, төгәл бер атнадан соң, әтине дә шул кара машина алып кайтты.

Аны озатканда барлык авылдашлар җыелган иде. Һәрберсе елый, хәтта песи балалары да күңелләре авыр яралардан сыкраган төсле ыңгырашалар иде. Ул вакытта үземнең күңелемдә барлык кешеләргә карата нәфрәт уты яна иде. Үз хисләремне тыя алмыйча, кара машина артыннан чабуым әле һаман да истә.

Алар бер-берсенең үлемен белмәделәр, тик теге дөньяда алар һичшиксез очрашканнардыр дип өметләнәм! 15 ноябрь белән 22 ноябрь – 7 көн аерма, 1 атна... Моның куркыныч әкият булуын теләр идем. Әйтүе җиңел, аңлавы гына авыр. Шулай кинәт безнең арадан китүләре – үзе бер зур яра.

Нишләргә соң? Ничек алга таба яшәргә? Бу сорауга җавапны һаман эзлим, берара елыйм, сөйләшергә кеше тапмыйм. Һәр кеше үзенең тормышын кору белән мәшгуль, анда миңа урын юк. Ә мин һаман алга барам, яңалык эзлим, тормышымны көйлим. Авыр, тик шулай кирәк. Мин үземне эзлим!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 ноябрь 2025
    Исемсез
    Искэ тошсэ,йорэк елый.Сау сэламэт ир уртасы,жир жимертеп ,кумэк хужалыкта эшлэп йоргэн,уз йорт-жир,каралты кураларын ныклы итеп корган авылдашым Рузилне хэм анын энисе Инсия апаны явыз чир бик тиз алып китте.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар