"Мин улым кеше үтерүче булып үсәр дип уйламаган идем". 17 яшьлек кызны урамда егете кыйнап үтергән
Кыз балага беркем дә ярдәм итмәгән.

Пермь өлкәсен Яйва бистәсендә 17 яшьлек кызны урамда кыйнап үтергәннәр. Моны күреп торган узып баручылар ярдәм итмәгән. Бу турыда Пермь басмасы яза.
Фаҗига 26 февральдә Александровский районында Яйва бистәсендәге балалар бакчасы янында була.
20 яшьлек егет
Егет бу урыннан качып китә, аны башка бистәдә кулга алалар.
"Мин фаҗига булган урынны күрдем, коточкыч хәл. Карда - кан гына. Кыз бигрәк кызганыч", - дип язалар социаль челтәрләрдә.
"Мин улым кеше үтерүче булып үсәр дип уйламаган идем, - дигән 20 яшьлек егетнең әнисе Татьяна. - Мескен кыз бала! Мин үземә урын таба алмыйм. Нинди үлем белән киткән!"
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр вакыйганың сәбәпләрен ачыклый.
«Үтерү факты буенча җинаять эше тикшерелә. Шикләнелүче тоткарланды», — дип әйткәннәр Россия Тикшерү комитетының Пермь өлкәсе буенча идарәсендә.